– Сез гел киная белән сөйлисез!
– Ә мин әйтеп бетермәдем әле, – диде ул, минем күзләремә карап. – Тагын бер сәбәбен әйтәсем килә, бәгырь!
– Нәрсәнең?
– Авырырга ярамый диюемнең… Иң төп сәбәбен!.. – Һәм ул башын иеп, бик азга гына тукталып калды. Аннары икеләнүе җиңгәндәй кисәк кенә күтәрелеп, яңадан миңа төбәлде.
…Бик тын иде. Без икәүдән-икәү генә. Бүлмә эче ярым караңгы, түшәмдәге ут сүндерелгән, тик почмаклардагы шәмдәлләр генә яна. Нигә ул миңа бу хәтле төбәлеп карый? Минем йөрәгемә үтеп керергә телиме яки миннән берәр нәрсә көтәме? Ә мин… мин аның тагы да караңгылана-тирәнәя төшкән күзләренең гипнозына эләккәндәй тәмам югалып, тын алырга кыймыйча утырам.
…Менә ул миңа үрелә төште, сузылып кулыма әкрен генә орынды һәм, ашыгып, кайнар пышылдап әйтте, ниһаять:
– Юк, сез белергә тиешсез, Гөләндәм!.. Вакыт, әйе, вакыт! Мин бит сезне яратам, иң саф, иң мөкатдәс бер ярату белән яратам! Ишетәсезме?
Мин ике куллап йөземне капладым. Йа Хода, менә кайчан ишеттем мин бу сүзне, хәтәр-көйдергеч сүзне! Ә бит көтә идем, көтә идем, күптән инде йөрәгем аның мәхәббәт сүзенә зарыгып, ачылып тора иде… Әмма ләкин менә хәзер ни әйтә алам мин, нишли алам?! Шундый хәлсез мин, бөтен тәнем утта яна, буыннарым таралып китәргә тора, тик елыйсым гына килә, үксеп елыйсым гына…
Салих ашыгып урыныннан торды, яныма килде, иелеп, ике кулымны да алмашлап үбә башлады.
– Кичер, бәгырь! Кичер…
– Юк, сез кичерегез мине… Әллә ни булды миңа… Кайтасы иде.
– Әйе, әйе, сезгә кайтырга кирәк. Үзем озатам. Тик авырый гына күрмәгез, авырый гына!
Без буфеттан чыктык. Фойе буш, бер җирдә беркем юк. Залда һаман әле концерт бара. Гардероб янында Салих миңа киенергә булышты, үзе дә киенде.
Урамга чыккач та, ул мине шундагы извозчикларның берсенә утыртты. Аякларымны калын япма белән урнаштырып куйды. Артсыз чанага үзе дә менеп утыргач һәм шома гына кузгалып киткәч, ул мине җил-суыктан саклар өчен билемнән алып, ышык- лап барды. Башка вакытта мин моны, бәлкем, рөхсәт тә итмәгән булыр идем, ләкин бүген инде хәлсезлектән үземнең аңа сыенасым килә иде.
…Бер-ике көннән хәлемне белергә вәгъдә биреп, Салих шул ук извозчикта кире театрга китеп тә барды.
ХIII
Мин чынлап торып авырдым. Икенче көнне инде урынымнан да тора алмадым. Дөрес, башта, өйдәгеләрне хәвефләндермәс өчен, әзрәк кенә салкын тигән, башым гына авырта, дигән булып, чын хәлемне яшерергә тырыштым. Ләкин шул ук кичне температурам кырыкка җитә язды. Моны күреп куркуга төшкән әнием электән үк безгә таныш карт врачны тизрәк чакыртып китерде. Сакал-мыегы белән бераз Чайковскийны хәтерләткән карт врач килеп карагач, миндә «испанка»22 дигән авыруның башланганын әйтте. Бу бик йогышлы авыру икән. Шуңа күрә мине кем дә булса бер генә кеше карарга тиеш, диде. Аннары ул берничә төрле дару язып калдырды, бары урын өстендә генә ятарга, кайнар сөт эчәргә, тирләргә һәм аз гына өргән салкыннан да бик сакланырга кушты.
Әйтергә кирәк, авыру мине бик кисәк һәм бик каты бөтереп алды. (Күрәсең, авыруның башы миндә «Шәрык кичәсе»нә барганчы ук булгандыр инде, тик салкын арандай сәхнәдә өшеп торуым аны көчәйтеп кенә җибәргәндер…) Температура, әйткәнемчә, кырыкка җитте, башым ярылырдай булып авыртырга тотынды, көчле томау, ютәл башланды. Мин үземә урын таба алмыйча ут эчендә бәргәләнеп яттым, вакыт-вакыт хәтта аңымны да югалткаладым. Билгеле инде, әтием-әнием минем бу көтелмәгән авыруымнан тәмам куркуга төштеләр һәм баштарак аптырап-каушап та калдылар. Шулай да әнием, врач кушканнар белән генә канәгатьләнмичә, мине үзе белгәнчәрәк тә дәваларга кереште. Мәтрүшкә кайнатып эчерде, төнгелеккә кайнар сөткә бал изеп эчерде, аякларыма кайнар су салган шешәләрне чүпрәккә урап куйды.
Боларның барысы да ярдәм итте булса кирәк, бер дүрт-биш көннән соң мин үземне җиңелрәк сизә башладым. Температурам әкренләп утыз җидегә кадәр төште, баш авыртуы һәм томау да бетте диярлек, тик ютәл генә һаман җибәрми иде әле. Әмма мин бик нык хәлсезләнеп калдым, биш көн эчендә авыру минем бөтен көч-куәтемне әйтерсең суырды да алды. Түгәрәк өстәлдәге кечкенә көзгене үрелеп алып, шуңа карагач, үземнең дә исем китте: күзләрем баткан, күз төпләрем каралып уелган, борыным шешенеп, зураеп киткән, ә битемдә әллә нинди хәвефле кызыл таплар!.. Бик әшәке нәрсә икән бу матур исемле явыз чир!
Иң авыр хәлдә яткан минутларымда да мин… Салихны онытмадым. Алай гына түгел, үз-үземне оныткалаган чакларда да ул ничектер минем аңымда яшәде. Соңыннан уйлыйм: әнә шул онытылып киткән чакларымда мин аның исемен дә телгә алмадым микән? Моның булуы бик мөмкин ич! Тик белә генә алмыйм, әйтүче дә юк миңа… Әнием ләм-мим бер сүз әйтми, хәтта нидән, ничек авырып китүемне дә сорашмый. Ә бу хәерлегә булмаска тиеш. Белә, барысын да белә, күрәсең… Белмиме соң?! Теге «ахирәтләрем» «Шәрык кичәсе»ндә күргәннәрен түкми-чәчми күптән сөенчеләп китереп җиткергәннәрдер инде. Ләкин әнием сабыр хатын – мине мондый хәлемдә, әлбәттә, борчымаячак. Шулай ук Салих турында да хәзергә берни дә әйтмәячәк. Әмма ахыры моның ни булып бетәр, ахыры?.. Бигрәк тә әтием белә калса… Менә нәрсә «испанка»дан да яманрак көйдерә дә яндыра мине хәзер!
22
«Испанка» дип ул елларда бик нык таралган гриппның бер төрен атаганнар. – Ә. Еники искәр.