– Нәрсәне?
– Менә шул нәрсәңне, дим… Йә өзлегеп китәрсең.
– Мин болай да бик озак онытып тордым инде. Музыка яратмый ул онытып торганны.
– Сихәтләнгәч, кызым, сихәтләнгәч, Алла бирсә!
– Ә Салих абый килерме соң? – дидем мин, балаларча беркатлылык белән.
Әнием әз генә дәшми торды. Аннары туры гына җавап бирәсе килмәгәндәй әйтеп куйды:
– Син үзең дә хәзер яхшы уйныйсың, кызым!
– Ләкин бит безнең дәресләребез бетмәгән иде әле.
– Алары инде казага калып торыр…
– Ни дигән сүз ул, мин аңламыйм!.. Музыка дәресләрен өзәргә ярамый бит, әни…
– Ярамаса да туры килә инде.
– Ни өчен?
– Шулай кирәк таптык әтиең белән.
– Ләкин минем үземнән сорамадыгыз ич!
– Әй бала! – диде әнием, ачынып. – Сорарлык хәлдә идеңмени син?!
– Ул чагында минем терелгәнне көтәргә иде.
– Бу бит инде, кызым, ата-ана эше! Салих әфәндене сиңа мөгаллим итеп әтиең үзе чакырды, үзе менә, вакыты җиткәч, аңа әйбәтләп кенә әйтте дә.
– Нәрсә дип?
– Кызыбыз Гөләндәм белән мондый хәл булып киткәч, без инде сезне артык тотарга җөрьәт итә алмыйбыз, диде. Әнә шулай әдәп белән генә… Шунда ук тиешле акчасын да чыгарып бирде.
Мин ике куллап йөземне капладым: әдәп белән генә, акча сузып, бусагадан борып җибәргәннәр!..
– Оят, оят! – дидем мин, әрнеп-сыкранып.
– Оят? Кемгә оят? – диде әнием, ачулана төшеп. – Син ай ярым урын өстендә яттың, кыл өстендә калган чакларың булды, без әтиең белән атналар буе баш очыңнан китмәдек… Ә кем аркасында?..
Ах, әнә нәрсә икән ул!.. Бик нечкә җирдән тотты әнием. Мин хәтта бер сүз әйтә дә алмадым. Йөземне каплаган килеш, бөгелеп өнсез утыра бирдем.
Әнием йомшара төште:
– Әлбәттә, Салих әфәнде – яхшы музыкант, сине дә күп нәрсәгә өйрәтте, ләкин ул, яшьлеге аркасында булса кирәк, үзенең төп вазифасыннан чыга башлады. Без бит аңа сине җырчы артист итәргә кушмадык.
Бу юлы инде дәшмичә каласым килмәде. Әнием күптән ишетеп белгәнне, ниһаять, үзем әйтергә булдым:
– Әйе, мин «Шәрык кичәсе»ндә чыгып җырладым, ләкин бу бит әле артистка булам дигән сүз түгел. Анда минем кебек һәвәскәрләр күп иде.
– Инде үзең дә танмыйсың икән! – диде әнием, авыр гына сулап. – Әй кызым, кызым!.. Ә нәтиҗәсе ни булып чыкты?.. Юк инде, безнең бердәнбер кызыбызны югалтасыбыз килми – Салих әфәнде гафу итсен!
– Ләкин бит минем авыруыма ул гаепле түгел!..
– Ә котыртып илтүче кем соң?
– Ах, әни, ник алай дисең?! Үзең рөхсәт иттең ич!
– Минем сиңа якмаган сәхнәләргә чыгып җырларга рөхсәт иткәнем юк!
– Аның ни гаебе бар соң?! – дидем мин, ниһаять, яшьләремә буылып.
Әнием чынлап курка калды.
– Гөләндәм, балам, тукта, җитәр! – диде ул, башымны ике кулы белән дә күкрәгенә кысып. – Сиңа болай гасабиланырга ярамый, ярамый, ишетәсеңме? Бетерик, сөйләмик, буласы эш – булган, ахырын Алла хәерле итсен!
…Озак тыела алмадым мин. Йөрәгемә бик күп җыелган икән шул… Көчсезлек, гаҗизлек, билгесезлек, әйтелмәгән, әйтеп тә булмый торган сүзләр – барысы да әче, кайнар яшькә әйләнеп акты да китте. Сау чагым булса, бәлки, тыела да алыр идем, ә хәзер, әйдә, аксын, чыгып бетсен инде, булмаса! Мин тынычлана төшкәч, әнием мине сак кына урынымнан торгызды һәм үз бүлмәмә хәтле озата да менде. Урын-җиремне яхшылап рәтләгәч, ятарга кушты.
– Менә шулай тыныч кына ят, кызым! – диде, өстемә юрганымны каплап. – Берүк өзлегә күрмә инде…
Ләкин үзе чыгып китәргә ашыкмады. Аз гына нидер уйланып торды да аяк очыма карават читенә генә утырды. Беравык миңа сынагандай карап торганнан соң, сабыр гына:
– Кызым, Гөләндәм! – диде. – Бер сүз чыкканда, сиңа шуны да әйтәсем килгән иде. Тик син борчылма, тыңлап кына ят!.. Ийе, менә шуны әйтмәкче идем: дөньяның хәзер бик хәвефле чагы, кызым. Сугышлар тагын көчәйде булса кирәк. Уралдан Колчак дигән берәү кызылларга каршы һөҗүм итеп килә, диләр. Уфаны алган икән инде… Ә җәнүптән23 Деникин дигән бер генерал һөҗүм башлаган, имеш. Бу власның гомере әллә бар, әллә юк – Хода белсен!.. Шәһәрдә төрле шомлы хәбәрләр йөри, тентүләр, кулга алулар да көчәйгән, шикле кешеләрне чүпләп кенә торалар икән. Әтиең менә елдан артык кәсепсез утыра, беркая чыкмый-йөрми, көн итүләре бик авырлашты, кызым! Үз хәлебезне үзебез генә беләбез… Авырып китмәсәң дә, музыка дәресләрен барыбер өзәргә туры килер иде. Бел, аның кайгысы түгел бездә – баш кайгысы!.. Бер Ходаның үзеннән иминлек сорап, заманның тынычланганын сабыр гына көтеп ята торган чак… Шуңа күрә, Гөләндәм, сиңа да әйтәсем килә: онытып тор әле син барысын да, онытып тор!.. Күңелеңне дә бозма, юк-бар уйлар белән башыңны да ватма!.. Сәламәтләнәсең бар әле синең, аякка басасың, ныгыйсың бар… Хак Тәгаләдән шуны сорыйк, кызым!.. Бик куркыттың син безне, бик куркыттың… Уеннан уймак дигәндәй, бик хәтәр авырып киттең шул… Ә хәзер тыныч кына ят инде, балам, йокларга тырыш, йокы бик файдалы ул синең өчен!..