Выбрать главу

– Бардым шул, күбәләгем! – диде, кызу гына пышылдап. – Бардым, күрдем, сиңа тау чаклы сәлам китердем.

– Кай арада өлгердең?

– Өлгердем инде… Торгач та апа мине базарга күмер алырга җибәрде. Шул форсаттан файдаланып, тиз генә барып таптым бит үзен, Салих абыеңны, җаным!

– Йә соң, йә?.. Нәрсә диде ул сиңа?

– Бик куанды… Бик төпченеп сораша башлаган иде дә, мин әйттем, вакытым юк, бик ашыгам, туташка нәрсә дип әйтим, дидем.

– Ә син ни өчен килүеңне әйттеңме соң?

– Әйтмичә!..

– Йә, шуннан?..

– Салих абый әз генә уйланып торды да, туташка әйтегез, бүген сәгать дүрткә Бакыр бабай бакчасына24 килсен, мин аны шунда көтәрмен, диде. Берүк килмичә калмасын, дип кабатлады да әле.

– Рәхмәт, Сабира җаным, мең мәртәбә рәхмәт сиңа! – дидем мин, сөенечемнән еларга җитешеп. – Мәңге онытмам синең бу яхшылыгыңны!

– Йә, тагын… яхшылык!.. Минем үземә дә кызык ич гашыйкларга ярдәм итү.

– Кызык дисең?

– Уйнап кына әйтәм, туташ! – диде Сабира, мине юатырга ашыгып. – Сезгә Ходай үзе ярдәм итсен инде. Тик апа гына сизә күрмәсен. Мин чыгыйм әле, аның бүген болай да сөремнәре коелып25 тора…

Ялгыз гына калгач та әле, мин юка одеял астыннан чыкмыйча бераз уйланып яттым. Уйларым минем хәзер бик гади генә нәрсәләр тирәсендә иде: әйтик, нигә ул миңа Бакыр бабай бакчасына килергә кушты икән? Бездән шактый еракта ич ул бакча. Күрәсең, аулаграк, тынычрак урын булсын дигәндер инде. Дөрес, шәһәрнең бай руслар торган матур бер җирендәге ул кечкенә бакчага җомга көннәрендә безнең бу түбән яктан татар хатын-кызлары да менеп йөрергә яраталар. Ләкин бүген җомга түгел, бүген атнакич шикелле. Димәк, төркем-төркем йөрүче безнең тирә кызлары анда булмаячак… Ә менә вакытны Салих белеп диярлек билгеләгән. Төшке аштан соң әтием гадәтенчә бераз ял итеп алырга ярата, әнием дә кухня эшләреннән туеп, берәр сәгатькә үз бүлмәләренә кереп ята. Минем дә бу – чыгып йөргәли торган вакытым. Тик шул вакытны бүген көтеп алырга гына кирәк!

Хәзер мине иң борчыганы һәм куркытканы – әниемнең яңадан сүз башлау ихтималы иде. Әгәр башлый калса, бу минем хәлне шактый читенләштерәчәк. Мин, билгеле, каршы торачакмын, сүз үзеннән-үзе зурга китәчәк, һәм икебезнең дә кәеф һичшиксез бозылачак. Әниемнең әле минем чыгып китүемә дә каршы төшүе бик мөмкин иде.

Менә шул сүз чыкмасын өчен ниндидер бер хәйләсен табарга кирәк. Иң яхшысы – берәр эш табу, эш белән мәшгуль булу, ул чагында әнием дә чарасыздан тыелып торырга мәҗбүр булачак.

Шуларны уйлап, мин тиз генә урынымнан тордым да, сатин халатымны гына киеп, түбән төштем. Әнием мине күргәч тә йомшак кына сорады:

– Йә кызым, кәефең ничек, башың авыртмыймы инде?

Моңа да җавапны уйлабрак бирергә кирәк иде. Һәрхәлдә, авыруга сабышырга ярамый.

– Кәефем зарарсыз кебек, әни, – дидем, әз генә боеклык саклап. – Башым авыртыбрак тора иде торуын, ләкин үтсә кирәк.

– Үтсен инде, авырый торган чак түгел, – диде әнием.

Мин, сабын, сөлге алып, бакчага юынырга чыктым. Бакча эчендә беседкабыз да бар. Матур-җылы көннәрдә шунда ашап-эчәбез дә. Бүген дә чәйне шунда гына эчкәннәр икән – өстәлендә самавыр белән җыелмаган чынаяклар тора.

Ишегалдына чыккан Сабираны яныма дәшеп, шыпырт кына әйттем үзенә:

– Син эш тап әле, эш!..

– Нинди эш?

– Ниндие дә ярый, миңа эш кирәк бүген.

Сабира, зирәк кыз, шунда ук «эш»не аңлап алды.

– Кергә тотынабыз!

Тагын кер!.. Хәер, ярый инде, хатын-кыз өчен иң әйбәт сылтау бу – кергә тотыну.

– Тик кереңне бик күп чыгарма, – дидем мин аңа.

Сабира шунда ук чарасына да кереште: ишегалдында торган бакка су салып, астына ягып җибәрде, аннары өйгә кереп, әнием алдында: «Кичәдән бирле шушы нәрсәләргә кулым кычый, юып ташлыйм әле үзләрен, булмаса!» – дип, сөйләнә-сөйләнә, керләнгән сөлгеләрне, салфеткаларны, савыт-саба сөрткеч тастымалларны бер өемгә җыя да башлады. Әнием: «Каян исеңә төште әле?» – дип әйтергә өлгергәнче, мин дә тизрәк үз сүземне кыстырдым:

– Бик әйбәт, минем дә юасы нәрсәләрем бар иде.

Шулай итеп, без, әниемнең ризалыгын да көтмичә, керләребезне тышка чыгарып, рәшәткә буена тагаракларны куеп, эшкә дә тотындык. Керебез күп түгел иде, ләкин соң гына башлагач, ашыкмыйча гына югач, эшебез бер-ике сәгатькә сузылды. Аннары әле юган нәрсәләребезне, иске кәрзингә салып, Кабанга төшеп чайкап та мендек. Бакчада сузган бауга киптерергә элеп тә куйдык. Шул рәвешчә төшне дә җиткердек, ул арада әниемнең ашы да өлгерде. Без, «эшләп арыган» ике кыз, ашны кухняда гына ашадык.

Табак-савытларны җыештыргач, мин үз бүлмәмә менеп киттем. Ә бераздан өй эче дә тынды – безнекеләр ял итәргә ятканнардыр. Сәгать өченче ярты… Вакыт та күп калмаган икән… Ниндидер бер киеренкелек мине били башлады. Йөрәгем дә сулгып-сулгып куйгалый… Тынычлыгым шулай кача, күрәсең… Башта, үтмәсме бу дип, күпмедер вакыт тик кенә утырдым, аннары торып ашыкмыйча гына җыена башладым. Иң элек кулларымны одеколон белән әйбәтләп сөрттем. Аннары өстемә көмеш төслерәк ефәк күлмәгемне, кыска кара жакетымны, аягыма биек үкчәле ак туфлиләремне кидем… Башыма нәрсә кияргә?.. Шушы киң читле эшләпәмне кисәм? – Юк, килешмәс ул бүген… Йөземне дә, кирәксә, капларлык булсын дип, юка гына кара челтәр шарфымны ябындым. Булды, бетте шикелле. Чыгар алдыннан, көзге каршына бастым. Мин җитеп килгән (әллә җиткән?) сылу гына кыз икәнмен ләбаса! Миңа үз язмышымны хәл итәргә вакыттыр инде. Аллага тапшырдым!

вернуться

25

Сөмсере коелу.