Выбрать главу

Түбән төшүемә әнием очрады. (Кай арада торып та чыккан!)

– Кая болай киенеп-ясанып? – дип сорады.

– Йөреп кайтам әле, – дидем мин, тукталып тормыйча гына. Шулай да аның миңа шактый сынап каравын күреп өлгердем… «Озак йөрмә!» – дип калды ул артымнан. (Әниләр сүзе һәрвакытта безне бәйли – гүя гомер буена бәйләүдәбез…)

Печән базары чатына барып җиткәч, мин трамвай көтәргә булдым. Ара да шактый ерак, вакыт та аз калган иде… Ә ул андадыр инде, көтә торгандыр.

Бу юлы, артык зарыктырмыйча гына, иске трамвай да шалтырап килеп җитте. Мин кереп ачык тәрәзә янына утырдым. Урамны, кешеләрне гамьсез генә күзәтеп барам. Әллә нинди сәер бер бушлыкмы, тынычлыкмы үземдә. Хәтта кая баруым, ни өчен баруым турында да уйлап азапланмыйм. Гүя барысын да язмышка тапшырганмын.

Грузинский чатына җиткәч, трамвайдан төшеп, урам аша чыктым да, борынгы юнан26 шагыйрьләренә охшатып эшләнгән Державин һәйкәле яныннан узып, бакчага кердем. Бакча юлларында һичкем күренми иде. Тик карт имән төбендәге эскәмиядә бер хәрби кешенең тезләренә таянып утырып торуы күземә чалынды, ләкин мин, аңа карамаска тырышып, үтеп китмәкче булдым. Аз гына китә төшкәч тә артымнан берәү- нең:

– Ах, туташ, туташ, танымый да башлагансыз! – дигән тавышы ишетелде. Сискәнеп артыма борылсам, каршымда Салих басып тора!.. Озын кунычлы итекләрдән, гимнастёркадан, фуражкадан! Салих хәрби киемдә!.. Кинәт эчемдә нидер өзелгәндәй булды… Ә ул көлә.

– Танырсыңмы икән дип юри урынымнан тормадым.

– Каян таныйм инде!.. Хәрби киемнән күрермен дип башыма да китермәдем мин.

– Әллә хәрби кием миңа килешмиме? – диде, көлүеннән туктап.

Мин аның өс-башына игътибар беләнрәк карадым. Килешми дип әйтерлек түгел, киресенчә, бөтенесе дә өстендә бик ыспай утыра. Асыл сөяккә килешмиме соң?.. Ләкин минем аңа «килешә» дип әйтәсем килмәде. «Белмим» дип кенә куйдым. Башымда бөтенләй икенче уйлар иде.

– Кайчан алдылар соң әле сине? – дидем мин, аптыравымны яшерә алмыйча.

– Мин инде, бәгырь, алганнарын көтмәдем, үзем барып язылдым, – диде ул, гаепле сыманрак итеп.

– Үзең? Гаҗәп!.. Син музыкант ич, сугышка синең ни кирәгең бар?

– Ах, Гөләндәм, сугыш музыкасыз буламыни? – диде ул, гүя чын күңелдән.

Мин ни әйтергә дә белмәдем. Әллә тагын көлә инде, Ходаем! Ләкин Салих, минем боегып, нәүмизләнеп калуымны күреп, ике кулымнан тотты да йомшак кына: «Әйдә, утырыйк!» – диде. Без шул ук карт имән төбенә утырдык. Аннары, мине юатырга теләп, ахрысы, җитди-сабыр гына:

– Син борчылма, кадерлем! – диде. – Шулай кирәк булды. Бер мин генә түгел. Әнә артистларның күбесе фронтларда уйнап йөриләр. Күп кенә әдипләр, шагыйрьләр дә кызыл гаскәр сафында хезмәт итә. Азатлык бик кадерле нәрсә, аны һәркем якларга тиеш. Бу намус эше, аңлыйсыңмы, бәгърем!

– Аңлыйм, – дидем мин әкрен генә.

– Син – акыллы! – дип куйды ул, сөенгәндәй. – Тик син хафаланма. Бу озакка бармаячак. Күп булса бер ел, ике ел үтәр, контрреволюция, һичшиксез, җиңелер, сугышлар бетәр, без яңадан бергә булырбыз – сабыр гына итик!

Хафаланма! Сабыр гына итик!.. Ә менә хәзер, шушы минутта, минем бөтен өметләрем җимерелеп бара – ул шуны белми әле. Мин тәмам гаҗизлеккә төшеп, ни уйларга, ни әйтергә дә белмичә, башымны салындырып утырам… Китмә, ташлама, димме? – Әмма бу бит аның… намус эше!.. Чигенәме соң ул?! Шулай ук барысы да бетәмени, өзеләмени инде, өзеләмени?! Йа Раббым!..

Аз гына көткәннән соң, ул минем кулымны яңадан ике учына алды, йөземә карап:

– Син бүген бик күңелсез, әйтмәсәң дә аңлыйм инде, бәгырь, аңлыйм, минем үземә дә һич тә җиңел түгел, – диде. – Мин сине өзелеп көттем, Гөлгенәм! Күрми калам дип бик курыккан идем. Сүзләрем бар сиңа, бик мөһим сүзләрем… Ләкин башта үзең сөйләле, синең тирәдә ниләр бар? Сабира әйтеп бетермәде, әмма аның мине эзләп килүе юкка гына түгелдер бит. Сөйлә, ни булды?..

вернуться

26

Грек – Ә. Еники искәр.