Салих, минем хәлемне ачык сизеп, дәшми-нитми тын гына янымда утыра. Мин беләм: ул көтә, минем соңгы сүземне көтә. Ләкин ашыктырырга, ирексезләргә теләми. Соңгы сүз – соңгы сызык, мин аңа язмышымны тапшырам – ул моны аңламыймыни?.. Аның үзенә дә җиңел түгелдер – бик зур мәсьүлият27 ала ич ул өстенә!..
Ахырда мин сорадым аңардан:
– Кайчан соң?..
– Безнең вакытыбыз бик аз, Гөләндәм, – диде Салих. – Якшәмбе көнне безне озаталар, ә бүген атнакич… Димәк, калган ике көн эчендә… Иң яхшысы – иртәгә.
– Иртәгә?! – дидем мин, ирексездән хәтта сискәнеп.
– Кичектерергә ярамый, бәгырь!.. Кичектерү – хәтәр, тимерне кызуында сугарга кирәк… Аннары Казанда, һич югы, бер генә көн без бергә булырга тиешбез. Минем сине апам белән җизнигә күрсәтеп каласым килә.
Иртәгә, иртәгә… Соңгы сызыкның өстендә үк басып торам икән ләбаса мин! Тәңрем, көч бир миңа!..
– Син курыкма, кадерлем, кыю бул! – диде Салих, ничектер йомшак-тыныч кына. – Без саф, без гөнаһсыз кешеләр. Без никахсыз кушылмабыз. Әти-әниең дә ахыр чиктә безне кичерерләр. Ул хәтле иске, кара кешеләр түгел ич алар… Аңларга тиешләр… Йә, шулай сөйләштекме?
– Яхшы! – дидем мин, әллә ничек үзем дә аңламас бер җиңеллек белән.
– Көндезме, кичме? – дип сорады ул да, гади генә итеп.
– Көндез мөмкин булмас, җаным… Иң яхшысы – кич. Әти-әниләр яткач… Минем бит әле төенчегем дә булыр… (Гаҗәп, гаҗәп, без әнә шулай бик гади-җиңел генә сөйләшә башладык.)
– Күп әйбер алма.
– Бер төенчек инде.
– Алайса, болай сөйләштек, мин сине кичке тугыздан көтә башлармын, беләсеңме кайда?
– Тугыздан ук иртә булмасмы?
– Зарар юк. Мин килеп, унга, уникегә, кирәксә, таңга чаклы да көтәрмен. Сезнең тыкрыктан ерак түгел, Кабан буенда йөреп торырмын.
– Караңгыда танырсыңмы соң?
– Һе, танымаска!.. Җилеңнән таныйм мин сине, бәгърем!
– Ә очрашкач кая барырбыз?
– Минем апаларга… Әлбәттә, алар синең киләсеңне алдан белеп торачаклар…
– Миңа бик оят булыр инде.
– Борчылма, бәгърем! Минем апа да, җизни дә бик белә, аңлый торган кешеләр. Кызлары шикелле каршы алырлар сине… Үзеңә генә аерым урын әзерләрләр… Менә шулай… Сөйләшеп бетердекме инде?
– Бетердек шикелле…
– Менә… алдым-бирдем дә ясадык! – диде ул, кинәт балаларча сөенеп. – Изге сәгатьтә, бәгърем!
– Изге сәгатьтә, җаным!..
Әйе, барысы да хәл ителде. Нинди газаплардан соң һәм нинди… ансат кына!.. Ә бакча эченә кичке караңгылык иңә башлаган икән инде. Мин ашыгып урынымнан тордым.
– Ходаем, бик озак утырганбыз!.. Мин кайтыйм инде.
Салих та урыныннан торды. Бәхете ташыган кешенекедәй яктырып киткән йөзе, дымлана төшкән күксел-зәңгәр күзләре белән ул миңа сөеп, сөенеп, сүзсез генә төбәлде, сүзсез генә кулымнан тотып, агач ышыгына табарак тартып китерде һәм аз гына калтырануын сиздергән тавыш белән:
– Гөләндәм!.. Гөлгенәм! – диде. – Син – минеке! Ярабби!.. Төш кенә түгелдер ич бу?
– Түгел, – дидем мин, инде үзем аңа сыена төшеп.
Шуннан ул мине ике иңбашымнан кысып алды да кызу-кайнар гына сөйләп китте:
– Гөләндәм, кадерлем, бу – безнең озын сәфәрнең башы гына. Башы аның, бәлки, җиңел булмас, әмма ул безне зур бәхеткә илтергә тиеш… Сиңа сер итеп кенә әйтәсем килә: мин гади бер музыкант кына булып калмаячакмын, мин музыканы, боерган булса, үзем язачакмын!.. Ышанасыңмы? Хәзер үк инде мин күкәй салырга урын эзләгән тавык шикелле кыткылдап кына йөрим. – Һәм ул тыелырга теләсә дә, ничектер тыела алмыйча, бик бәхетле итеп көлеп тә җибәрде. Мин дә көлмичә кала алмадым. Шушындый чакта да каян шук сүзен таба, ничек итеп балаларча шатлана белә ул… минем Салихым!..28
Көлеп туктагач, ул маңгаемнан йомшак кына итеп үпте.
– Хуш, бәгърем! Хуш, акыллым!.. Рәхмәт фәрештәләре сакласын үзеңне!..
Ул мине бакча капкасыннан чыкканчы озата килде һәм әлеге мәһабәт һәйкәл янында басып калды. Мин, яңадан трамвайга утырып, түбән төшеп киттем.
XVI
Әнием мине сынаулы караш һәм җитди чырай белән каршы алды. Борчылуы йөзенә үк чыккан иде. Шулай да ул миңа каты бәрелмәде.
– Озак йөрдең, кызым, әтиеңнән яхшы түгел, – дип кенә куйды.
– Озаграк йөргәнмен икән шул, – дидем мин, акланып тормыйча гына. Миңа үземне ничек тә табигый тотарга кирәк. Бер төрле дә шик-мазар уятмаска тиеш бит мин… Әлбәттә, бу җиңел булмаячак. Бигрәк тә җитди сүз чыга калса (ә ул чыкмыйча калмас), минем хәлем бик мөшкел булачак. Каракның бүреге яна дигәндәй, һич юктан да үземне фаш итеп куюым бар. Менә ни өчен калган бер тәүлек, озын бер сират күпере булып тоела миңа!..
28
Мәгълүм булганча, Салих Сәйдәшев үзенең «Озын сәфәр» дигән иң беренче көен 1920 елны Оренбургта яза. – Ә. Еники искәр.