Выбрать главу

Революция вакыйгаларында һәм гражданнар сугышында актив катнашкан кешеләр дә бар. Шуларның берсе, мәсәлән, Нигъмәт Еникеев, Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары – аны хәтерләүчеләр хәзер дә бардыр әле. Ә менә Исхак Еникеев дигән партия работнигы утызынчы елларның башында «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы булып торды… Аннары Хисмәтулла Еникеев дигән Каргалы кешесенең 1912 елны Лена вакыйгаларына катнашуы билгеле: ул баш күтәргән эшчеләр тарафыннан прииска хуҗалары белән сөйләшү өчен сайланган булган. Һәм шул чакта кулга алынып, төрмәгә дә ябылган. (Бу турыда архив материалы бар.)

Билгеле инде, Каргалыдагы башка фамилияләрдән, әйтик, Терегуловлардан да чыккан укымышлы һәм исемле кешеләр бик күп, ләкин бу очракта мин үз фамилиям белән генә чикләнергә мәҗбүрмен, чөнки сүз дә бит хәзергә минеке турында гына бара.

Тик, кызганычка каршы, мин үз фамилиямнең кайчан, кайдан килеп чыгуын моңарчы ачык кына белми идем. Гомумән, Каргалы халкының үткәне белән танышлыгым бик чамалы, бик өстән генә иде. (Каргалыда тусам да, миңа бит анда үсәргә туры килмәде.) Мәсәлән, безнең халык үзләрен «төмәннәр» дип йөртәләр. Ни өчен төмән, ни өчен, әйтик, мишәр түгел? Мишәрләр иленнән килгән халык ич, телләре дә мишәрчә, алайса, эш нәрсәдә?.. Дөрес, килеп чыгышлары белән алар татар-мишәрләр, моны берсе дә инкяр итми, ә шулай да үзләрен ни өчендер «төмән» дип атарга гадәтләнгәннәр. Хәтта «татар» сүзен беркадәр өнәп бетермәү дә сизелә – гүя ул аларга көчләп тагылган исем. Моның, билгеле, бик ерактан килгән ниндидер бер сәбәбе булырга тиеш.

Аннары Каргалының бер катлау кешеләрен «морзалар» дип атыйлар иде заманында. Еникеевләр, Терегуловлар, тагын берничә фамилия менә шул морзалардан санала иде. Бүтән фамилияләр, мәсәлән, Утяшевлар белән Янгуразовлар, морзаларга кермәгән. Шулай итеп, Каргалы халкы сословие ягыннан икегә бүленгән – күпмедер өлеше морзалар булса, калган өлеше гади халык булып саналган.

Хуш, ә безгә – Еникеевләргә һәм Терегуловларга – морзалык кайдан килгән соң? Һәм, гомумән, кем ул морза29, нәрсәне аңлата? Әгәр ялгышмасам, морза ул аерым хокук һәм өстенлек белән файдаланучы бер кеше. Әйтик, русның дворяны кебек. Димәк, җыеп әйткәндә, морзалар алар гади халыктан өстен торган үзенә аерым бер сословие. Ерак заманнарда алар хаким сыйныф – дәүләт терәге булганнар.

Шулай итеп, без фәкыйрегез дә чыгыш җәһәтеннән морза булабыз. Дворян, аксөяк – чыдап кына тор! Әле хәзер дә кайбер өлкән абзыйлар миңа беркадәр көлеп тә, әзрәк кенә үстереп тә «морзам!» дип дәшкәлиләр. Минем моңа үпкәм юк. Әйдә, шулай да булсын ди… Дворяннардан кемнәр генә чыкмаган, аңа китсә!

Тик шул кадәресе бар инде, безнең «морзалык»ка тагын бер сүз өстәгәннәр: чабаталы, ягъни чабаталы морза! Мәгънәсе ачык булса кирәк: морзасын морза син, әмма аягыңда мужик чабатасы! Тагы да ачыклый төшкәндә, аны болай аңларга кирәктер инде: әйе, «морза» дигән хәтәр исем бар барын, әмма аның реаль нигезен (көчен) тәшкил иткән байлык та (мәсәлән, җир-сулар биләү) һәм ниндидер зур өстенлек (привилегия) белән файдалану хокукы да юк, бирелмәгән. Бу җәһәттән караганда, рус дворяны белән Каргалы морзасы арасында чагыштырмаслык аерма ярылып ята. Юкка гына бит халык та, Каргалы морзаларыннан көлеп:

Бәләбәйгә барганда итектән дә читектән.Бәләбәйдән кайтканда чабатага интеккән, –

дип такмак чыгармагандыр. Бәләбәй – безнең өяз шәһәре, Каргалы морзалары елына бер тапкыр шунда дворянский собраниегә бара торган булганнар.

Ләкин, ничек кенә булмасын, дәрәҗәле исем сакланган, титул рәвешендәрәк тагылып та йөргән (әнә Гайса морза дигән кебек), хәтта безнең авылны да тирә-якта «морзалар Каргалысы» дип йөрткәннәр. Әмма минем үзем өчен бу «морзалык» дигән нәрсә электән үк шактый караңгы, чуалчык бер мәсьәлә булып кала килде. Әлбәттә, аның бик борыннан килгән тарихы булырга тиеш, төрле чорларны, төрле хәлләрне дә кичергәндер ул (гел генә чабаталы да булып тормагандыр), ләкин, махсус эзләнмәгәч, болар барысы да миңа җир астында күмелеп яткан борынгы әйберләр шикелле билгесез иде.

вернуться

29

Хәзер әдәбиятта күбрәк «мирза» дип язалар. Ләкин безнең Каргалыда «морза» диләр иде – мин дә шулай алам. – Ә. Е.