Выбрать главу

Әмма кайвакытта бу «тилевәзир» бик әкәмәт нәрсәләр дә күрсәтеп куя, ахрысы. Шундый әкәмәтләрнең берсен өйдәгеләр «футбол» дип атыйлар. Нәрсәдер инде ул футбул дигәннәре, Хода белсен!.. Ләкин шуны күрсәтә башласалар, хуҗалар да, килгән кунаклар да ашау-эчүләрен дә, дөньяларын да оныталар. Бервакытны шул хәерсез футбул аркасында Акъәби бичара чак җаныннан аерылмады. Тик кенә уйланып ятканда, залдагы бер ханым кинәт:

– Керде! – дип чинап җибәрде.

– Гол! – дип үкереп салды җитмәсә тагын бер ир кеше.

– Әстәгъфирулла, тфү, тфү! – диде карчык, тәмам агарынып.

Кунакларның күбесе читтәге кечкенә бүлмәдә авыру карчык ятканны белмиләр дә иде шикелле… Һәрхәлдә, авыру бар дип борчылучы яки аның хәлен белергә керүче булмый диярлек – утыралар, көләләр-шаулыйлар, ашыйлар-эчәләр дә таралышалар… Шулай да ешрак килеп йөрүче бер кунак Акъәби янына кергәли торган иде. Бу – тәбәнәк буйлы, ашыкмыйча, елмаеп кына сөйләшүче, исеме шактый билгеле булган олы яшьтәге бер шагыйрь иде.

Залда кунаклар шаулап утырган чакта гына, ул карчык янына мыштым гына килеп керә, керә дә: «Саумы, әбекәем!» – дип, ике куллап күрешә, аннары урындык алып, карават кырына утыра. Ул күп сөйләшергә яратмый иде, күбрәк тезләренә таянып тик кенә утыра һәм ара-тирә берәр хикмәтле сорау гына биреп куя торган иде. Карчык аның эчкәнме-түгелме икәнен дә аера алмый, чөнки шагыйрь һәрвакытта гел бертөсле була торган иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул бу уйчан, сәер кешене көтеп ала иде. Ничектер алар, аз сөйләшсәләр дә, бер-берсенә бик тиз ияләшеп киттеләр.

– Акъәби, Акъәби! – ди шагыйрь, үзалдына әйткәндәй әкрен генә. – Ә ни өчен Акъәби, ни өчен Кара әби түгел?

– Минем исемем Акбикә, – ди карчык, бу көтелмәгән сорауга бераз пошынып. – Кыз чагымда мине Аксылу дип йөртәләр иде, кияүгә чыккач, Аккилен булдым, аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби…

– Димәк, син гомерең буена ак кеше булгансың икән. Ак күңелле, пакь күңелле кеше… Менә миңа да шундый әсәй кирәк иде.

– Ни сөйлисең, улым, синең үз әсәең бардыр бит?!

– Юк шул, юк… Күптән оҗмахта инде ул… Ә әсәйсез авыр, әсәй сабый балага гына түгел, менә минем кебек сакалы агарган кешегә дә кирәк икән ул!

– Рәхмәт, улым! – ди карчык, нигәдер ирене калтырый башлап.

Шагыйрь, тезләренә таянган килеш, бераз уйланып утыра, аннары тагын сорап куя:

– Юлкотлыны сагынасыңмы?

– Сагынам, улым!

– Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән. Юлкотлы! Юлың котлы булсын, Акъәби! – дип әйтәсе килеп тора.

– Безнең ерак бер бабаебызның исеме Юлкотлы булган диләр. Аның кышлавын «Юлкотлы кышлавы»3 дип йөрткәннәр. Тора-бара авылга да шул исем күчкән.

– Ә-ә, шулаймыни? – ди шагыйрь, кызыксынып, һәм карчыктан ипләп кенә аның кыз чакларын, кайчан, ничә яшендә кияүгә чыгуын, туйларның ул заманда ничек узуын, шул чактагы йолаларны, уеннарны, җырларны сорашырга тотына. Акъәби, еш кына тыны кысылса да, үзенең истәлекләрен, күргән-белгәннәрен иренмичә сөйли, ә шагыйрь аны бик игътибар белән тыңлап утыра… Карчык сөйләп беткәч тә әле, ул ни дә булса әйтергә ашыкмый, тик бераздан гына үзенең берәр эчке уен раслагандай әйтеп куя:

– Ийе… узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да!.. Шулай ди җыр, сулар үргә акса да ди, усал әйтә! Берсе дә – узган гомер дә, үтеп киткән тормыш та кире борылып кайтмаячак. Син дә, әбекәем, моның белән килешә торгансыңдыр?

– Килешмичә нихәл итәсең инде…

– Юк, син дөресен әйт, син олы кеше, бәлки борынгы тормыш сиңа кадерлерәктер, син аны сагына торгансыңдыр?..

– Хәзергесе начар булса сагыныр идем, – ди карчык, уйланып кына. – Хәзергесе, Аллага шөкер, әйбәт бит.

Шагыйрь аңа күзләрен тутырып карый.

– Шулаймы?.. Син дөньяны таный беләсең икән, әбекәй, яшә, яшә!.. Ләкин сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән халыкның матур йолалары – бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары – берсе дә онытылмаска тиеш, минемчә… Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да… Дөрес, яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәктер ләбаса!

– Борчылма, улым, – ди карчык сабыр гына. – Халыкныкы халыкта саклана, югалмас, Алла бирсә!

вернуться

3

Кышлау дип борынгылар күчмә башкортларның җәйләүдән соң кыш уздырыр өчен тукталган җирләренә әйткәннәр. – Ә. Еники искәр.