Билгеле инде, Дәүләкән халкының күпмедер өлеше үзе дә «ак»ка, «кызыл»га бүленә. Яшьләр арасыннан кызылларга ирекле язылучылар булган шикелле, акларга язылучылар да табыла. Рус байларыннан Самсонов һәм Антемонов малайлары акларда офицер булып йөриләр. Ә татарлардан Муллаҗан дигән бер талчукчы абзый үзенең Носрулла исемле улын көчли-көчли акларга биреп җибәрә. Шуның өстенә Дәүләкәннең күп кенә яшьләрен аклар мобилизовать итеп тә алалар. Болар арасына хезмәт иясе һәм ярлы-ябагай балалары да эләгеп китә. Җамалетдин бабайның Вәлетдине, тимерче Миңнегали картның Муллагалие, Сафа купец ялчысы Кәфи картның Хәйретдине әнә шундыйлардан. Ләкин Муллагали абзый белән Хәйретдин абзый чигенә башла- ган аклардан качып кире кайталар. Әмма бик күпләр шул китүдән гаип тә булалар26. Кыскасы, безнең Дәүләкәндә вакыйгаларның төрлесе – гыйбрәтлесе дә, аянычлысы да аз булмаган ул бик катлаулы, бик киеренке хәтәр елларда…
Имай Карамалысыннан кайткач, без яңа йортыбызда тагын үзебез генә тора башладык. Безнең бит әле үз йортыбызда юньләп тора да алганыбыз юк. Ә йортка ияләшәсе, йортның кадерен белеп кенә торасыбыз килә… Инде җәй дә үтеп бара. Тиздән көз, аннары кыш, ләкин алда нәрсә булачагы билгесез. Каядыр бездән еракта сугыш дәвам итә – яңадан безгә әйләнеп килерме ул, юкмы?.. Кешеләрнең уе-кайгысы әнә шуңа юнәлгән.
Шушы вакыт эчендә без зур гына казалы да булдык. Атакай һаман да күк айгыр өчен куркып тора иде. Айгыр – шәп, күрә калсалар, һичшиксез, алып китәрләр дип, ул аны абзарда гына бикләп тора иде. Юньләп беркая җигеп тә чыкмый иде. Үзебездә торучы кызыллар, билгеле, айгырны күрделәр, өстенә сокланып та карадылар, әмма тимәделәр. Шулай да арадан берсе әйткән, ярый әле, абзый, атың икәү түгел, дигән… Аклар вакытында да атакай аны бик сакларга тырышты, ләкин барыбер саклап кала алмады. Көннәрдән бер көнне ул, күк айгырны җигеп, Әлшәй базарына барып кайтыр өчен чыгып китә. Ләкин Дәүләкәннән ерак та китәргә өлгерми, аңа акларның ниндидер бер отряды очрый. Каршыларына нечкә аякларын эре-эре ташлап, җиңел генә «очып» килгән айгырны күрү белән, солдатлар, мылтыкларын югары күтәреп, атакайны туктаталар. Бу асыл сөякне карап торасы да юк дигәндәй, шунда ук тугарырга да кушалар. Атакай тугарырга ашыкмый, нидер аңлатмакчы була, ләкин отряд башлыгы аңа, җикеренеп: «Без бер сүзне ике тапкыр кабатларга яратмыйбыз, тиз бул, гражданин!» – дип кенә кычкыра. Шуннан соң атакай, чак еламыйча, күк айгырны тугара, башыннан, ял астыннан сыйпап-сыйпап сөя, ә тегеләр шунда ук айгырны иярләп тә алалар. Буш тәртәләр янында аптырап басып торган атакайны кызганыпмы, әллә кирәге булмаганга күрәме, алар шулай да айгыр урынына сырты чиләнгән, бик өшән, бик арык бер атларын калдырып китәләр. Атакай менә шул мәхлукны тарантасына җигеп, атлатып кына өйгә кайтып керә.
Күк айгыр өчен без барыбыз да бик кайгырыштык. Гүя кеше шикелле үк бик кадерле җан иясен югалттык, йортыбызның ничектер берьюлы яме китте һәм, билгеле инде, талап алып китүчеләргә гаять ачуыбыз да килде. Күк айгыр кебек асыл сөякне безгә инде бүтән күрергә туры килмәячәк иде – без моны алдан ук белеп тордык. Аяк урынына тояк дигәндәй, атакай әлеге арык карт алашаны карарга, ашатырга, җәрәхәтен дәваларга тотынды. Һәм озакламый ул безгә бик кирәк тә булды.
Әйткәнебезчә, көз кергән иде инде, тагын сугыш якынлашып килә дигән сүзләр ишетелә башлады. Кызыллар Бәләбәй тирәсендә генә, имеш, ә Бәләбәй белән Дәүләкән арасы, күп булса, алтмыш-җитмеш чакрым чамасы булыр. Кайчан килеп җитәрләр? Бәлки, бик тиз… Ләкин аклар Дәүләкәнне бирергә җыенмыйлар, каты торачаклар, яңа көчләрен монда тарттыралар, дип сөйлиләр. Чынлап та, Дәүләкәндә кинәт солдатлар бик күбәйде, станциягә килгән ачык вагоннардан туплар да бушаттылар, аннары «нимеч ягында» лазарет ачып, шунда яралы солдатларны ташый башладылар. Күренә ки, нык хәзерләнәләр, бу тирәләрдә каты сугышлар булуы бик ихтимал икән.
Кыскасы, урман янгыны шикелле дөрләп безгә тагын сугыш килә, һәм безнекеләрнең башына тагын «нишләргә?» дигән кайгы төшә. Хәер, мондый курку һәм борчылу күпләрнең башына төшкән булса кирәк. Баерак кешеләр, сугыш килеп җиткәнне көтеп тормыйча, Дәүләкәннән киткәли дә башладылар. Безнең күрше Борһан абзый да, ишле бала-чагасын төяп, Уфага китеп барды. Аңа хәтле Шәймәрдән абзыйның да китүен әйткәннәр иде. Ә безнең атакай һаман икеләнә иде әле – йортны ташлап китү дә жәл, әмма җан дигән нәрсә дә газиз. Бигрәк тә ул безнең өчен борчыла иде шикелле… Мондый чакта төрле шомлы хәбәрләр күп тарала, кешеләр юри бер-берсен куркытудан гүя ләззәт табалар… Әмма иң куркытканы, билгеле, сугыш үзе иде. Иң элек атыш-кырылышлардан башны сакларга кирәк иде.