Выбрать главу

Хәзер менә уйлыйм – ул авыл Келәш булмады микән? Чөнки, Уфага җитәрәк, юл өстендә башка бер зур татар авылы барлыгын белмим һәм ишеткәнем дә юк. Утырган җире дә тигез ялан түгел иде бугай, әйләнә-тирәсендә калкулыклар, сай чокырлар бар кебек иде. Каян беләсең, бәлки, без чынлап та мәшһүр шагыйрьләр авылында кунып чыкканбыздыр. Хәер, мәшһүр шагыйрьләрнең берсе ул чакта тумаган да булган әле.

Икенче көнне караңгыдан ук торып, чәйләр эчеп, юлга чыктык. Уфа инде якын, егерме-егерме биш чакрым чамасы гына, диләр. Хәл алып өлгергән атлар җиңел юрттыралар. Күзләребез гел алда – еракта, Уфаның ачылганын тизрәк күрәсебез килә, ләкин офыкны, үч иткәндәй, авыр-салынкы ала-кола болытлар каплап алган. Аннары берзаман юлыбыз калын урман эченә кереп китә, ике яклап сузылган куе-таза агачлар арасыннан берни күрмичә озак кына барабыз. Шулай да төш вакыты җитәрәк, без ахырда Уфа каршысына килеп чыктык. Менә ул биек тау башындагы зур кала!

Чынлап та биекме соң Уфа таулары?.. Әлбәттә, биек! Миңа, тугыз яшьлек малайга, моның кебек үзе зур, үзе биек тауны моңарчы әле күрергә туры да килгәне юк… Әнә бит аның өстендәге ак таш биналар, чиркәү гөмбәзләре, мәчет манаралары әллә кайлардан ук күренеп тора. Ә тауның битләренә, чокыр-чакырларына сырышкан агач йортлар, кош ояларыдай, әнә ничек вак кына булып күренәләр.

Ләкин каршыбызда ачылган бу күренеш каланың тау башындагы чите генә иде әле. Чын кала үзе кайдадыр эчтәрәк булырга тиеш. Без аны, чын каланы дим, Агыйдел күперен чыгып, тавына күтәрелә башлагач кына күрдек. Йомры чуерташ түшәлгән һәм сөзәк кенә югары күтәрелгән бер озын урам буйлап дыңгыр-дыңгыр әкрен генә менгән чакта гел уңга-сулга каранып бардык. Монда да йортларның күбесе агачтан, әмма матур-бай йортлар, ике катлылары да шактый, өчәр катлы таш йортлар да очрады. Бер зур бакча яныннан да уздык, бакча эчендәге галәмәт зур чиркәүне күреп, аңа да исебез китте… Бара торгач, ахырда ике катлы агач йорт каршында туктадык – монда безнең Шәриф җизниләр тора икән. Без менә шуларга килеп төштек, ә Гали абзый үзенең белгән кешеләренә китте.

Шәриф җизниләргә безнең әле беренче килүебез. Алар инде чын шәһәр кешеләре – үзләре дә, тормышлары да шәһәрчә. Безне яхшы каршы алдылар. Фатирлары шушы чибәр генә йортның икенче катында. Иркен генә зал, берничә бүлмә, зур гына балконнары да бар – аңа залдан пыялалы ишек чыга. Монда җизни, Срур тутакай, аларның бер яшьлек балалары һәм янә җизнинең әнисе – куе кара кашлы, озын-чандыр гына карчык – Һаҗәр әби белән Сәгыйть абзыйның (Сәгыйть Сүнчәләйнең) миннән кечерәк Таһир исемле улы да тора иде. Һаҗәр әби нәкъ җизни төсле икән. (Дөресрәге, әлбәттә, җизни әнисенә бик охшаган.) Карчыкның кыяфәте генә түгел, тавышы да, сөйләшүе дә улларын бик нык хәтерләтә иде. Сәгыйть абзый бу вакытта кайда булгандыр, белмим, ләкин без аны монда күрмәдек. Улы Таһир авыру бала – йөзе күксел, үзе үтә ябык иде. Әмма акыллы, әдәпле бала булгандыр инде, бер дә ятсынып тормыйча безгә якынлашты, самими бер гадилек белән бөтен булган нәрсәләрен күрсәтергә тотынды. Авыру сәбәпле мәктәпкә йөрмәсә дә, ул инде укый да, яза да белә, рәсем дә ясый белә, өстәвенә мине шашка дигән уенга да өйрәтте. Алгарак күчеп әйтәсем килә: зур үкенечкә каршы, Таһир гомерсез булды, унике-унөч яшенә җиткәндә, ул үлеп тә китте. Әтисе Сәгыйть абзый аның үлемен бик авыр кичергән булырга тиеш. Егерменче елларның уртасында улы хатирәсенә «Әбү Таһир» имзасы белән ул башкорт телендә берничә кечкенә китап та бастырып чыгарды. Шулай ук ул соңыннан Әминә Милюшевадан27 туган кызына да «Таһирә» дип исем куштырган иде. Әмма, ни үкенеч, аның бу кызы да гомерсез булды, бик авыр шартларда үсеп, туташ булып җиткәч кенә дөньядан китеп барды.

…Шушында торган чакта миңа тагын бер шагыйрьнең улы белән танышырга туры килде. Бу Мәҗит Гафури малае Әнвәр иде. Минем чамада булыр, шактый тере, сүзгә дә юмарт малай иде. Ул чагында Гафурилар шул ук урамда, җизниләргә каршырак бер катлы сары йортта торалар иде. Әнвәр белән ничек танышып китүемне ачык кына хәтерләмим, өйләрендә булмадым, бәлки, Әнвәр үзе Таһир янына кергәндер дә шунда танышып киткәнбездер. Ничек кенә булмасын, мин, Әнвәргә ияреп, Уфа тавының якын-тирәдәге чокыр-чакыр буйларында бераз йөреп килгән идем. Ләкин безнең бу танышлык озакка бармады, җизниләрдән икенче фатирга күчеп киткәч өзелде һәм яңадан инде беркайчан да ялганып китмәде.

…Кунак булып яту күңелле, әмма торыр өчен үз куышың булырга тиеш. Шуңа күрә тиздән, туганнар ярдәме белән фатир табып, шунда күчеп киттек. Күченеп барган урамыбыз җизниләрдән шактый еракта, Спасская дип атала иде. (Хәзер Новая Мостовая урамы.) Аулак кына, тыныч кына, яшеллеккә дә бай гына бер урам. Уфаның башка урамнары белән чагыштырганда артык озын да түгел һәм, урамыбызга аеруча бер ямь биреп, аның бер башында ак чиркәү, икенче башында ак мәчет күренеп тора иде. Ләкин чиркәү үзе – Большая Казанскаяда, ә мөфти мәчете – Тукай урамында, безнең урам исә ике очы белән нәкъ әнә шул ике гайбадәтханә каршысына барып чыга иде. (Большая Казанская ул хәзерге Октябрьская революция урамы, тик анда мин әйткән мәһабәт ак чиркәү генә юк хәзер.)

вернуться

27

Әминә Милюшева – актриса, егерменче елларның ахырында безнең театрда да уйнап китте. С. Сүнчәләй аклангач, Әминә ханым аның Соловкидан язган хатларын миңа җибәргән иде. Бу хатлар хәзер Риза Ишморат кулында. Әминә Милюшева Кировабад шәһәрендә вафат була. – Ә. Еники искәр.