Һәм әйтергә кирәк, Уфа, чынлап та, минем исемнән бервакытта да чыкмады. Мин аңа һәрвакытта бик теләп, сагынып кайтам. Егет чагымда да һәм менә картайгач та… Асылда бит Уфа ул минем туган калам. Уфага якын җирләрдә мин туып үскәнмен. Иң якын туганнарым да Уфада яшиләр. Мин үзем дә Уфага кайтып яшәү турында күп уйландым. Иң элек аның коры тау һавасы миңа килешә, авыру йөрәккә сулавы җиңелрәк анда. Соңгы елларда мин моны аеруча ныграк сизә башладым… Һәм, гомумән, Уфа – таза шәһәр, яшеллек тә күбрәк, чистарак та ул.
Бик табигый рәвештә укучыда «Нигә, алайса, Казанга киттегез, нигә Уфада гына торып калмадыгыз?» дигән сорау туарга мөмкин.
Моның бер сәбәбе шунда ки, мин кече яшьтән диярлек татар әдәбиятын укып үстем. Казан ул минем өчен кәгъбә сыманрак бер җир иде. Әдәбиятка керәсе килгән һәркем шунда барырга тиеш кебек иде. Аннары Казан – элек-электән үк үзенең уку йортлары белән танылган шәһәр. Анда белемнең, һөнәрнең төрлесен алырга була. Бу уку йортларының төрле милләт яшьләренә кайчандыр бикле ишекләре революциядән соң, ниһаять, киң итеп ачылды. Егерменче еллар белән утызынчы еллар арасында бер Башкортстаннан гына күпме яшьләр шәһәри Казанга укыр өчен агылып килмәде! Менә шул агымга ияреп мин дә киттем. Минем дә төп максатым, билгеле, уку иде. Хәер, дөресен генә әйткәндә, Казан һәрбер белем эстәп килүчене кочагын җәеп каршы алмады. Берәүләр максатларына тиз ирештеләр, икенче берәүләргә ирешүләре шактый авыр булды. (Ул чакларда социаль чыгыш дигән нәрсә еш кына кешенең язмышын билгели иде.) Әмма ничек кенә булмасын, мин дә шушы бик теләп, бик хыялланып килгән каламның шактый ук комлы туфрагына, азаплана торгач, тамыр җибәрә алдым. Әкренләп булса да үстем, әчерәк булса да, җимешләр дә биргәләдем… Мин инде карт агач, ә карт агачны, үзегез беләсез, күчереп утыртырга ярамый – бөтенләй корып китүе бар.
Шулай да яшерә алмыйм, Уфа мине тарта. Ничектер менә яшьтән үк мәхәббәтем төшкән бу калага. Бигрәк тә Уфаның иске үзәге, шул үзәккә килә торган төз урамнары, шул урамнардагы капка-коймалы, алма бакчалы җыйнак кына матур йортлары әле дә булса исемнән чыкмыйлар. Бигрәк тә мин күп йөргән Тукай урамы, «Госмания» мәдрәсәсе тирәләре, текә яр өстендәге Случевская (хәзерге Крупская) бакчасы ничектер аеруча җанга якын урыннар булып хәтердә сакланалар. Әгәр кодрәтемнән килсә, мин шушы «Госмания» мәдрәсәсе белән Аксаков йорты урнашкан мөешне28 бер дә кул тидермичә саклаткан булыр идем. Иске Уфаның үзенә күрә бер кабатланмас почмагы, шунда кайчандыр Аксаков яшәгән, шунда ук безнең шәкертләр дә укып йөргәннәр… Кызганычка каршы, мин «Галия» мәдрәсәсе урнашкан тирәләрне яхшы белмим (без аннан ерак тордык), хәлбуки Уфаның демократик яшьләре шунда тупланган, халыкка кирәк чын мәгърифәт тә шуннан таралган булырга тиеш.
Уфа соңгы бер утыз ел эчендә искиткеч үзгәрде, галәмәт үсте, зурайды. Иң күп өлеше бер яки ике катлы агач йортлардан гыйбарәт иске кала сүтелеп бетте дияргә ярый. (Һәрхәлдә, бик аз өлеше генә калган булса кирәк.) Хәзерге Уфа ул тоташы белән диярлек зур-зур биек йортлардан торган таш кала. Озынлыгы аның, чын булса, йөз километрга җитә, диләр. Шуңадыр инде Уфада метро төзү чарасына да керештеләр.
Уфада торучылар Уфаны бик яраталар. Билгеле, аларга хәзерге Уфа ошый, хәзерге Уфа кадерле, шуңа күрә минем «искесен» сагынуымны, ихтимал, аңлап та бетермәсләр. Әмма хатирәләр бит үзләре искермиләр – хатирәләр шуның белән кадерле дә.
…Менә без яңадан үзебезнең Дәүләкәндә!.. Йортыбыз исән-сау торган, кызыл сыерыбыз да исән-сау, күршеләр дә сау- сәламәт, Дәүләкәннең үзенә дә берни дә булмаган. Диме, тугае, күлләре дә әүвәлгечә җәйрәп ята – шәп иттек без өебезгә кайтып.
Хәзер инде сугыш Дәүләкәннән ерак китте, яңадан әйләнеп килмәскә тиеш. Кызыллар акларны Себер буйлап куалар, дип сөйлиләр. Бусы бик әйбәт. Ләкин шулай да вакыт хәвефле, талау-үтерүләр дә ишетелгәли (авыллар арасында ниндидер кораллы бандитлар йөри, имеш), яшәү шартлары да авыр, ачлык, бөлгенлек, һәртөрле чир-зәхмәт хөкем сөрә. Дөньяны бет басты, аны бетерергә һич әмәл юк, тифның котырган чагы. Менә без дә Уфадан кайтып, күпмедер торырга өлгермәдек, өй эчебез белән тифтан егылдык. Башта инәй, аннары мин, аннары энем өч-дүрт атна ут эчендә яттык. Инәй мескен тифны бик авыр үткәргән, саташкан чакларында урын өстеннән торып-торып китә икән. Атакай берүзе безне көне-төне карады, өсләребезне алыштырды, урыннарыбызны җыештырды. Тифның эчендә кайнаса да, аның үзенә берни дә булмады, ни гаҗәп!.. Ә без өрәкләр шикелле агарып, нечкәреп, тәмам хәлдән таеп аякка бастык. Бик әкренләп кенә рәткә кердек. Тифтан соң адәм баласында ашыйсы килү бик көчәя икән. Нәфес анысын тели, монысын тели, ләкин кайдан табарга?.. Кибетләр ябык, алу-сату юк, атнага бер килә торган базар да бик ярлы, агайлар азык-төлекне качып-посып итәк астыннан гына саталар. Сыерыбызның да сөтне киметкән чагы. Шәптән түгел эшләр. Шулай да мин ул чактагы тормышыбызны бик үк начар димәс идем. Һәрхәлдә, ризыктан аерылмадык. Миңа калса, безнең атакай ул чакларда да тик ятмагандыр, якын-тирә авылларда аның танышлары күп иде, анысын алып, монысын биреп дигәндәй, кирәк нәрсәне тапкандыр, ахрысы. Аннары Ташлыкүлдән Кашшаф җизни дә бәрәңгесен, онын китергәли иде, алар ягы азык-төлеккә һәрвакытта мул булып торды, үзләре дә бик ярдәмчел туганнарыбыз иде.