Выбрать главу

Тагын безне борчыган бер мөһим мәсьәлә – ул да булса уку мәсьәләсе иде. Күргәнсездер инде, бу аклар-кызыллар сугышы аркасында безнең укуның бер дә рәте-юне булмады. Бер генә кышны мин тоташ укып үткәрдем. Икенче кышым бер өзелеп, бер ялганып ничек җитте шулай үтеп китте. Уфага баргач, тагын шул сугышлар аркасында өйдә генә утырырга туры килде. Гаеп атайларда да булды шикелле. Сабир хәзрәт мәдрәсәсенә илтеп биргәч, мине сабакка йөрүдән туктатмаска иде. Имеш, минем әле укырга вакытым узмаган. Ә уку елын югалтуы жәл, мин моны чамалый идем инде.

Ахырда менә, шактый соңга калып булса да, без энем белән икәү Дәүләкән мәдрәсәсенә йөри башладык. Энемнең киндер букча тагып беренче баруы, ә бит аңа да инде сигез яшь!.. Укулар һаман да әле мәчет каршындагы иске мәдрәсәдә бара. Иркен генә ихата эчендә ике йорт: берсе, зуррагы, такта белән тышлап сарыга буялган, икенчесе, кечерәге, гади авыл ызбасы кебек кенә. Икесен дә Искәндәр ахун мәдрәсәсе дип йөртәләр. Зурысында рөшдиләр (урта сыйныфлар), кечесендә ибтидаи (башлангыч) сыйныфлар укыйлар. Без менә шул кечесенә йөрибез.

Әйтергә кирәк, ул кышны (бу 1919–1920 уку елы) ике мәдрәсә дә шәкертләр белән тулы иде. Бигрәк тә сары мәдрәсәгә Дим буе авылларыннан буй җиткән башкорт егетләре килеп тулган иде. Аларның күбесе кайчандыр монда укып, сугышлар вакытында бер-ике кыш аерылып торучылардыр, ахрысы, ләкин араларында солдатка алынмас өчен килеп кергәннәре дә бар дип сөйлиләр иде. Болар барысы да диярлек кайры ак тун, ак ката, кама читле хәтфә бүрек кигән, муеннарына ак шарф ураган шактый мут һәм көяз шәкертләр. (Күренеп тора, хәлле кеше малайлары.) Аларның яту-тору, ашау-эчүләре дә мәдрәсәнең үзендә үк – көндезләрен Ахун хәзрәттән дәрес алалар, ә кичләрен… кичләрен, белмим, нишләгәннәрдер. Без, бәләкәйләр, сары мәдрәсә тирәсенә барып йөрми идек, чөнки андагы мыеклы шәкертләр безне гел генә: «Каениш, нихәл?» «Каениш, апаңа миннән сәлам әйт!» – дип үртиләр иде. Кайчагында кичләрен сары мәдрәсәдән курай уйнаган, җырлаган тавышлар да ишетелә иде. (Бусын тыңламыйча түзеп булмый, бусы күңелләрне әллә нишләтә!) Әйтәләр иде: мондый кичләрдә шәкертләр Шәйморат бичәсеннән койган бал китереп эчәләр, мич авызына чүгәләп кенә фифруз29 да тартып җибәрәләр, дип… Булыр да, алар бит инде, кем әйтмешли, үгезне мөгезеннән тотып егарлык егетләр иде.

Ул кышны әле дин сабагы белән дөньяви дәресләрне укыту бергә алып барыла иде. Бер үк хәлфәдән без әфтиякне дә, башлангыч шәригать кагыйдәләрен дә һәм тел, хисап, җәгърафияне дә укый идек. Шулай ук безнең кечкенә мәдрәсәдә дә якын-тирә авыллардан килеп укып ятучы малайлар да бар иде. Шулардан ике малай – Тазлар Дәүләкәненнән (бу – зур Дәүләкәннең Дим түбәнендә аерылыбрак торган бер өлеше генә, ни өчендер аңа әнә шундый «матур» исем кушканнар). Аталары бик иске кеше булгангадыр, ахрысы, аның таләбе буенча хәлфә абзый малайларны кадимчә укытып маташты. Мескеннәрдән бик көләләр иде, кемдер ике малайның да бишмәт аркасына акбур белән «таз» дип язып та куйган иде.

Еш кына без, Дәүләкән малайлары да, култык астына мендәр кыстырып, үзебезнең мәдрәсәгә куна килә идек. Анда кызык, анда уен-көлке, мендәр сугышы, урлашып ашау – тик шулай да зур мич артында йоклап ятучы кизү бабай бар, бабайның матчага кыстырган озын чыбыгы да бар, әгәр артык онытылып китсәк, бабай мич артыннан кашына-кашына чыга да, бер сүз әйтмәстән, зәһәр тал чыбыгы белән чыжлатып безне тәртипкә утырта иде.

Әмма иң кызыгы һәм куркынычы – идәндәге киезгә тезелешеп яткач сөйләнә торган әкиятләр! Ниләр генә сөйләнми иде! Җен, пәри, албасты, абзар иясе, мәчет өрәге, кабердән чыгып, очып йөргән ут шары, яшь кыз кыяфәтенә кергән юха елан – берсе дә калмый иде. Монда, билгеле, иске китаплардан отып алган падишалар, шаһзадәләр, хан кызлары турында да күп сөйләнә, ләкин малайларның үзләре уйлап чыгарган уйдырмалары да җитәрлек. Һич тузга язмаган булса да, ант итә-итә безне ышандыралар, һәм без ышанабыз, без куркудан юрган астында калтырана башлыйбыз, йоклап китә алмыйча азапланып бетәбез… Инде төнлә тышка чыгасың килсә – бәла!..

вернуться

29

Фифруз – папирос.