Выбрать главу

Бу җәйнең һич көтелмәгән тагын бер хикмәте – ул да булса шушындый корылыкта алабута котырып үсте. Бернәрсә юк, бөтенесе янды-көйде, хәтта читән буендагы кычытканнар да, ә ул, хөрмәтле алабута, бөтен ташландык кырларда урман-урман булып утыра! Гүя табигатьнең адәмнәргә күрсәткән соңгы шәфкате иде бу… Һәм адәмнәр аңа шунда ук игътибар иттеләр, тизрәк җыеп алдылар, орлыгын уып киптерделәр, җилгәрделәр… Элек халык мәкале «Алтын-көмеш – таш булмас, алабута – аш булмас» дип әйтә торган иде. Хәзер исә шул ук халык моны нәкъ киресенә әйләндерде дә куйды: «Алтын-көмеш – таш, имеш, алабута – аш, имеш!..» Әйе, шушы кара-яшькелт әче бөртек ул елны бик күпләр өчен бердәнбер ризык булды.

Чын ачлык әле килеп җитмәгән иде, ул тик көннән-көн якынлаша, аңардан котылып булмаячак – инде нишләргә?.. Ничек итеп алдагы елның икмәгенә чаклы җан асрарга?.. Башак җыеп, алабута киптереп кенә торып булачакмы?.. Бигрәк тә бала-чагасы ишле семьяларның хәле бик мөшкел. Нинди котылу чарасы бар?.. Ярый, нидер чәчкән кешеләр бик аз гына булса да бөртек җыеп алдылар, бәрәңге утыртканнарның күпме-азмы бәрәңгесе булыр, аяклы малы барлар, көннәр суыткач, малларын суярлар… Ләкин бит Дәүләкәндә берни чәчмәгән, утыртмаган, бер кәҗәсе дә булмаган кешеләр дә аз түгел.

Шундыйларның берсе – тимерче Миңнегали карт. Дөрес, аны фәкыйрьләрдән санап булмый, эше күп, алачыгында чүкеч тавышы тынып тормый, димәк, яшәрлек килере бар. Әле күптән түгел, яр башындагы йортын сатып, безнең каршыдагы урамда яңа йорт та торгызып керде. Ялгышмасам, сыерлары да бар иде шикелле. Ләкин картның гаиләсе зур, бала-чагасы күп иде. Өчесе әле бик яшьләр – ачлык алар өчен аеруча куркыныч булачак… Хәзер инде тимерчелек эше көннән-көн бетә бара, акча юньләп керми, бернинди запаслары юк, билгеле. Миңнегали карт нидер уйларга тиеш иде. Аның зур улы Зөфәр белән зуррак кызы Маһирә җәй ахырыннан ук немец басуларына башак җыярга йөри башладылар. Ләкин бу инде, бичарадан ни чара дигәндәй, бушка әлсерәп йөрү генә иде. (Ач башактан нәрсә чыксын, Ходаем!)

Без элек тә алар белән якын күрше идек, хәзер дә күршеләр дип әйтерлек, һәрвакыт бергә аралашып яшәдек. Ике гаиләнең дә йорт башлары бер-берсен хөрмәт итәләр һәм еш кына үзара киңәшләшә дә торганнар иде. Һәм шушы бик хәвефле чакта, Миңнегали карт, тәмам аптырауга төшеп, үзе безнең атакай янына килде:

– Нишлибез, Нигъмәтҗан, эшләр харап бит! – диде ул, чал йөгергән кара сакалын учлап.

– Әйе, эшләр шәптән түгел, Миңнегали абзый, – диде атакай да, авыр көрсенеп. – Ни күрергә язгандыр инде?!

– Күрәчәгебез – ачык. Тик шуңардан ничек котылырга, ә, күрше?! Шуны әйтсәң иде син миңа!

Алар, безнең бакча рәшәткәсе буена чүгәләп, әнә шулай сөйләшеп киттеләр. Мондый чакта күпме генә уйлама-сөйләшмә, дөрес бер карарга килүе бик читен булырга тиеш. Чынлап та, юкны кайдан табарга? Шулай да атакай, сөйләшә торгач, ахырда Миңнегали картка әйтте: әйдә, булмаса, Себергә таба барып карыйк, анда әле туклык, азмы-күпме азык алып кайтырбыз, диде.

Билгеле, минем атакай – күп йөргән кеше, Себер ягын да яхшы белә, аңа ерак юлга чыгып китү әллә ни хәтәр эш түгел. Әмма Миңнегали картның үз гомерендә Дәүләкәннән беркая да аяк атлап чыкканы юк, хәтта туксан чакрымдагы Уфаны да барып күргәне юк, шул сәбәпле аның өчен Себер хәтле Себергә чыгып китү бик зур тәвәккәллек сорый торган гадәттән тыш бер вакыйга булырга тиеш иде. Ул, әлбәттә, шунда ук ризалык белдермәде, тирән уйга төште, торып-торып авыр сулады, кайтып, карчыгы, балалары белән киңәшеп карарга булды. Ләкин барыбер күпмедер вакыттан соң, башка чарасы калмагач, ниһаять, тәвәккәлләде карт!

Әйбәт кенә җыендылар, бар кадәренчә ризыкларын алдылар, азыкка дигән кадерле акчаларын ерак яшерделәр, шуның өстенә капчыкларына иске-москы киемнәр дә салдылар. Шулай итеп, ике күрше шәрә көзнең салкын бер көнендә, узгынчы товар поездына эләгеп, Себер тарафларына китеп тә бардылар. Ул чакларда йөрүләр әнә шулай иде: кайчан, ничек, нәрсә туры килсә, шуңа утыралар да китәләр. Юлда ни була, исән-сау барып җитәрләрме, бәла-казасыз гына кайтып керерләрме – моны алдан белүче юк. Өйдә калучылар, күпме вакыт үтмәсен, сабыр гына көтәргә тиешләр. Без инде моңа өйрәнгәнбез. Ләкин Миңнегали карт семьясы ут эчендә иде бугай… Гомерендә Әлшәй30 базарына да чыкмаган кеше әллә кайдагы Себергә китеп «югалсын» әле!.. Шулай да алар икеме-өчме атна йөреп, Петропавловскига хәтле җитеп, шуннан исән-сау Дәүләкәнгә әйләнеп кайттылар. Юл азабын күп күргәннәр, әмма барулары бушка китмәгән – үзләре белән күтәрә алган кадәр ит һәм карындыкка тутырган куй мае алып кайтканнар иде. Әйтәсе дә түгел, атайларның шундый кадерле ризык белән исән-имин кайтып керүләре ике гаилә өчен дә зур бәйрәм булды. Бигрәк тә Миңнегали карт өендә корбан гаетендә дә мондый бәйрәм булмагандыр, шәт! Киң сәке түрендә көрәк сакаллы карт үзе, ике яклап тезелешкән җидеме-сигезме уллары һәм кызлары, каршысында карчыгы Сабира җиңги, ә табын уртасында зур шава31 белән хуш исләр тараткан симез итле, кара чумарлы шундый тәмле тансык аш! – йә, моның ише сыйны кайчан күрерләр иде әле алар?! «Нигъмәтҗан абзыйга рәхмәт инде – тәки йөртеп кайтарды бит картны!..» Ә карт Себернең туклыгына, ит-маеның күплегенә шулкадәр хәйран калган – балаларына сөйләп кенә дә бетерә алмый икән. Һәм бу ерактагы туклык аны харап та итә язды. Ул, баксаң, Себергә семьясын алып китү нияте белән кайткан икән. Билгеле, семьяда бу турыда сүз күп була. Себернең итен-маен авыз иткән һәм аталарының мактап сөйләвен ишеткән балалар моңа бик шатланып риза, хет бүген үк чыгып китәргә әзер торалар. Әмма картның зуррак уллары алай ашыгып ризалыкларын белдермиләр. Бигрәк тә карчыгы борчыла, икеләнә, аңа яңарак кына тора башлаган өе жәл, – итәк тулы балалары белән җылы оядан бер дә чыгып китәсе килми. Карт үзе дә чамалый, аңа Себердәме яки кире монда кайтыпмы, яңадан йорт-җир торгызуы җиңел булмаячак. Шуларның барысын да исәпләп, карт, ниһаять, соңгы сүзен әйтә: йортын хәзергә сатмаячак, уллары Муллагали белән Зөфәр монда калачак, алар инде үзләре дә тимерчелектә бик әйбәт эшлиләр, иншалла, ат дагалап булса да, тамакларына таба алырлар. Ә менә бу бер табын бәләкәйләрне коткарырга кирәк. Шуңа күрә ул хәзергә әле карчыгы белән шушы балаларын гына алып китәчәк. Анда, әйтик, шул ук Петропавловскида аның һөнәре белән тамаклары ач булмаячак. Калганы исә Алла кулындагы эш. Бу афәтле елны исән-имин үткәреп җибәрә алсалар, йә үзләре кайтырлар, йә барысы да яңа урында тупланып, шунда калырлар.

вернуться

30

Әлшәй – Дәүләкәннән унсигез чакрымдагы базарлы авыл. Станциясе Раевка дип атала. Район үзәге. Элек Әлшәй базары дүшәмбе, ә Дәүләкән базары сишәмбе көн була торган иде. – Ә. Еники искәр.

вернуться

31

Шава – зур агач табак.