Выбрать главу

…Каяндыр кытайлар килеп чыкты. Беришеләре, бигрәк тә кеп-кечкенә сабый аяклы хатыннары, төрле төстәге махсус кәгазьләрдән чәчәкләр һәм башка бик матур әкәмәт нәрсәләр ясап саттылар, беришеләре исә ачык прилавкаларда тимер аршыннарын уйната-уйната ситсы һәм ефәк белән сату иттеләр, ә тагын берничәсе базар чатындагы йортта ниндидер бер исерткеч ясап сатарга тотындылар. Баштарак аларның бу әллә нинди сихер белән ясалган эчемлекләренә халык ябырылган иде дә, соңга таба күпмедер кеше шул зәхмәттән үлә язып калгач, аңардан бик тиз бизделәр. Ахырда Дәүләкән властьлары ул кабакны бөтенләй ябып та куйдылар… Шунысы тагын кызык: әлеге кызыл мал белән сату иткән баерак кытайлар Дәүләкәннең чибәр-чибәр генә марҗа кызларын үзләре белән дә алып киттеләр.

Әйе, дөнья бик тиз үзгәрде, гүя иске тормыш көтмәгәндә борылып кайтты. Магазиннар, кибетләр, такта ларёклар көн буе ачык, хәтта кичләрен лампалар яндырып та сату итәләр. Җаның ни тели – шул бар, тик акчаң гына булсын!..

Мин Дәүләкәннең 1924–1925 еллардагы көзге базарларын бик яхшы хәтерлим. Бу чакларда базар үзенең иске мәйданына гына сыймый иде инде – ул ак чиркәүдән дә арырак башланып Дәүләкән чокырына хәтле барып җитә иде. Чиркәүдән ары ачык урында мал базары – анда атлар, сыерлар арасында авыл агайлары, маклерлар, чегәннәр, анда коелган юеш печән исе, буы чыгып торган яңа тизәк исе, чыпчыклар чыр-чуы… Мал базарыннан соң чиркәү урамы буйлап үзәккә таба Бурангол, Кыдырач башкортлары, Бәләбәй ягы чувашлары китергән утын йөкләре тезелеп киткән. Боларга ялганып, ләкин аркылы мәчет урамына да борылып, Дим тугаеның печән йөкләре тезелеп тора. Шуннан соң без төп базар мәйданына керәбез. Монда инде азык-төлек… Чиркәү урамының дәвамы буларак сузылган Кәримовлар бакчасы буенда ит рәтләре. Дәүләкәннең үз итчеләре дә, авыл агайлары да ит-майларын шушында саталар. Әле дә исемә төшкәндә гаҗәпләнәм, сугым вакытында базарга ит заты шулхәтле күп керә иде, сарык түшкәләрен, мәсәлән, утын әрдәнәсе шикелле өеп куялар иде. Чана саен йә сыер түшкәсе, йә тана түшкәсе ята торган иде. Сугым вакыты узганчы кереп торачак әле бу симез түшкәләр!

Мәйданның каршы ягында – он-ярма рәте. Монда онның төрлесен – арышныкын, бодайныкын, карасын, агын – өчаякка аскан соскылы бизмәннәрдә саталар. Монда шулай ук зур тәпәннәрдән бал сатучылар, җирдән генә чабата-чыпта, тимер-томыр, табак-савыт сатып утыручылар – кыскасы, бу базарның иң тыгыз җире. Кулдан иске кием, вак-төяк чүп-чар, куян тиресе сатучылар да һәм кесә караклары да шушында кайнаша.

Бу тыгыз җирне узгач, таш кибетләр башлана. Алар берничә рәт, күбесе татарларныкы, шулай ук русларныкы да бар. Кибетләрнең ишекләре киңенчә ачык – монда инде зур сәүдә, җитди сәүдә бара. Ләкин шуны әйтергә кирәк: аерым кибетләрнең (мәсәлән, «Алга»ларның) сәүдәсе ничаклы гына зур булмасын, әмма элекке замандагы шикелле приказчиклар тоту юк иде. Һәрбер хуҗа бары тик үзе генә яки компаньоны белән генә сату итә, ә базар көннәрендә исә хатынын һәм малаен эшкә җигә. Чөнки ул бик тиз белеп алды: совет шартларында кеше көченнән файдалану бик хәтәр эш икән. Шуңа күрә нэп сәүдәгәре кырыкка ярылса да, кибетенә кеше ялламады. Хәер, ул үзе дә искиткеч өлгер – алучы алдында теле телгә йокмый, кулларына күз иярми торган иде.

…Кибетләр рәтен үтеп, вокзал урамын да аша чыккач, янә бер зур базар башлана. Бу – Марҗа базары (марҗалар саталар икән дип уйлый күрмәгез тагын!). Исеме бик күптәнге, чөнки шушы шактый зур мәйданда элек-электән үк рус, хохол, немец хатыннары бричкалардан һәртөрле яшелчә һәм дуңгыз балалары сата торганнар иде32. Монда ниләр генә юк, хәтта Дәүләкәннең эссе туфрагында үскән вак кавын белән юка кабыклы карбыз да була иде. Татар һәм башкорт үзе үстерергә иренгән бөтен яшелчәне (бәрәңгедән башкасын) шушыннан ташый торган иде.

Марҗа базарын ерып узганнан соң, Дәүләкән чокырына барып чыгасың, Чиркәү аръягыннан ук башланган шау-шулы, әкәмәт кызыклы чуп-чуар озын базар менә шунда инде төгәлләнә иде. Безгә дә кайтыр якка борылырга вакыт.

Чокыр буендагы кыска урамны үтеп, Эткол (русча – Итколовская) урамына чыгабыз. Бу инде Дәүләкәннең төп урамы – иң озын урам. Мондагы күп кенә йортлар базар көнне базарчылар кертәләр. Үзенә күрә бер кәсепкә әйләнде бу… Безнең күршедә генә берничә йорт «базарчылар» белән тула торган иде. Агайлар шунда атларын тугарып калдыралар, базарда йөреп эшләрен бетергәч, кайтып, кибет күчтәнәче белән тирләп-пешеп чәй эчәләр. Ул көнне ике самавыр алмаш-тилмәш кайнап кына тора. Моның өчен хуҗа һәр базарчыдан ничә тиендер акча алып кала. Төшеме әйбәт булгандыр, ахрысы… Әнә безнең каршыдагы Бибикамал апа да үзенең бик кечкенә ишегалдын базарчылар белән тутыра иде. Асылда, базарчылар кертү Бибикамал апа кебек тол хатыннар эше иде дә. Озын сүзнең кыскасы, һәр сишәмбедә булып уза торган Дәүләкән базары әнә шулай бик зур да, бик җанлы да һәм карап йөрер өчен бик кызыклы да була иде.

вернуться

32

1978 елны Уфадан Оренбург аша Сакмар буена барып чыккач, мин Куандык базарында бер кызыклы тамаша күрдем: дуңгыз балаларын авылдан «Жигули» машинасының багажнигына төяп китергәннәр – кычкырта-кычкырта шуннан гына сатып җибәрәләр. – Ә. Еники искәр.