…Моннан бер ел чамасы элек булган иде ул вакыйга… Көз ахыры иде, көннәр шактый суытты, тугай өстенә ак бәс кунды, ниһаять, менә Дим култыгы Комач өсте дә күксел боз белән тигез генә капланды. Ә кар юк, кар әле төшмәгән иде. Ике-өч көн узуга, Комач бозы безнең ише малайларны күтәрерлек ныгып та өлгерде. Әнә шундый көннәрнең берсендә өч кыз Арыслангәрәй тык- рыгыннан су буена төштеләр. Болар безнең каршыдагы Таифә апа һәм Гайшә апа белән Һаҗәр иде. Мин аларны яр башында очраттым һәм нишләптер үзем дә аларга ияреп төштем. Мөгаен, Таифә апа дәшкәндер, ул хәйләкәр кыз иде, минем хәлне дә белә иде, хәер, дәшмәсә дә, Һаҗәрне күргәч, иярмичә булдыра алмадым инде. Төштек шулай, мин шунда ук боз өстенә кереп киттем – ул тәмам ныгыган, зурларны да күтәрерлек иде. Кызлар да әзрәк таптанып тордылар да сакланып кына бозга бастылар. Шуа-шуа гына киттек. Мин, кыюлык күрсәтергә теләп, алдан йөгереп барып шуып та китәм, ә алар кулларын җәеп, аумаска тырышып, вак-вак кына шуышып киләләр. Шулай бара торгач, шактый киң Комачның аръягына да чыгып җиттек. Кызарышкан идек, куанышкан идек, миңа да бик күңелле иде. Ни сәбәптәндер бу вакытта боз өстендә беркем дә юк, тик бераз ерактарак бер рус малае үзе ясаган «тимераяк»та шуып маташа иде. Малай буйга да миннән зур, яшькә дә олы булырга тиеш иде. Без бераз тын алгач, кире үзебезнең якка чыга башладык. Шул чагында теге малай, кулындагы таягын күтәреп, туп-туры минем өскә җилләнеп килмәсенме?! Күрәм, усал ният белән килә бу, ә минем кулымда берни дә юк. Шуннан мин тоттым да ярга таба чаба башладым. Барып җитсәм, каты җиргә басам, кулыма ташмы, таякмы да ала алам. Малай чакта мин бик шәп йөгерә идем, берәүне дә уздырмый идем, бәлки, хәзер дә аны җиткермәгән булыр идем (ул бит агачтан ясаган «тимераяк»та иде), ләкин, бәхетсезлеккә каршы, ярга җиткәндә генә нәрсәгәдер сөртенеп, йөзтүбән барып та төштем. Малай килеп тә җитте, кулындагы таягы белән минем тубыкка китереп тә сукты. Минем сыным катты, хәтта тавышым да чыкмас булды – тубыкның никадәр авырта торган җир икәнен белсәгез иде!.. Ә кызлар алдында хурлыгы ни тора?! «Гашыйк егет» пычрак ярда аунап ятсын әле! Мин кызулык белән сикереп тормакчы булган идем, ләкин, аякның яман авыртуына түзә алмыйча, яңадан бөгелеп төштем. Шул арада кызларым килеп җиттеләр. Таифә апа юри генә кызгангандай: «Йә, егет, сиңа ни булды?» – дип сорады, ә Гайшә апа белән Һаҗәр, туктап та тормыйча, көлә-көлә үтеп киттеләр. Йә, шәфкатьсезлек түгелме бу? Күсәктәй малайның куып җитеп, таяк белән тубыкка сугуын күрделәр ич, күрделәр!.. Бәлки, минем куян шикелле качуымнан көлә торганнардыр?.. Чын малай эшемени ул качу?! Бигрәк тә кызлар алдында! Әлбәттә, канга батканчы сугышырга кирәк булган, тагы да катырак кыйналырга, ичмасам, бу кадәр хурлыгы булмас иде.
Әнә шундый тән һәм җан ярасы алган идем мин ул чакта. Әмма адәм баласы әрсез, тиз оныта барысын да, яра да әкренләп төзәлә, тик җөе генә торып кала. Боз өстендәге вакыйгадан соң бер-ике ел үтеп тә китте. Без тагын шактый гына үстек. Миңа инде уналтынчы яшь, егет булып барам. Ә Һаҗәр чын туташ булып җитте. Аның миннән ике яшькә олырак булуын да белдем. Өлгергән туташка мәхәббәт тә аеруча көчәя икән… Дөрес, безнең ара әүвәлгечә ерак, әүвәлгечә салкын, ләкин хәзер без бер-беребезгә карата әдәп саклыйбыз, очрашканда исәнләшәбез, сирәк кенә сөйләшүдән дә качмыйбыз. Һаҗәр мине яратмавын электәге шикелле ачык күрсәтми һәм ачыктан-ачык кырын да тормый. Боларны ул ничектер эчкәрәк яшерде. Шулай да мин чын хәлне күреп торам, Һаҗәрдә өметем юк диярлек, әмма аның турында хыялланырга яратам. Гашыйкның бер үҗәтлеге бар – ул чигенә белми. Гашыйк ул – шыр тиле!
Соң, кай тирәдәрәк йөри минем хыялларым? Хәер, башта менә нәрсәне әйтергә кирәктер, ахрысы: мин инде язу-сызу белән чынлабрак мавыга башладым. Почмакка куйган кечкенә өстәлем бар, өстәлдә бәләкәй генә өем китапларым тора, каршыдагы стенага уку китабыннан копировка аша күчереп алган Тукай белән Лермонтов рәсемен дә ябыштырып куйдым. (Лермонтовны яхшы белгәнгә күрә түгел, ә күчереп алыр өчен ансат булганга күрә.) Көн дә шул өстәлемдә күпмедер утырган булам, аны-моны сызгалыйм, шигырь нишләптер чыкмый, ә хикәя-мазар язарга мәүзугъ33 таба алмыйм. Әллә пьеса язып караргамы?.. Театр куярга җыенсак, пьеса таба алмыйча йөдибез. Шәп булыр иде, барып чыкса!.. Көннәрдән бер көнне Дәүләкән коймаларында шәмәхә кара белән язылган афишалар: «Бәлдәй клубында фәлән-фәләневнең биш пәрдәлек әсәре куелачак!..» Ха, моңа хәтта Һаҗәрнең дә исе китәр иде. Тик менә нәрсә хакында язарга?.. Үзебезнең тирәдән бернәрсә дә табылмый бит әле… Әллә, булмаса, Англиядәге эшчеләр хәрәкәте турында язып караргамы?.. Тәк, тәк, газеталарда да күп язалар андагы эшчеләрнең революцион көрәше турында… Валлаһи дип әйтәм, мин шундый пьеса язарга тотынган да идем. Газеталардан инглиз исемнәрен чүпләп алдым, шуларны «катнашучылар» итеп тезеп чыктым һәм яңа биттән аларны «уйната» да башладым… Ярый әле тиз айныдым мин бу эштән… Юк, егетләр, язучы буласы килгән кешенең балачакта да ахмак булырга хакы юк!..