Выбрать главу

…Тагын өстәп шуны да әйтәсем килә: мин әүвәлгечә һаман китап укырга ярата идем. Күбрәк иске әдәбиятны, чөнки яңасы бик аз табыла иде әле… Ул чактагы минем хыялларыма иске әдәбиятның турыдан-туры йогынтысы булгандыр, ахрысы… Мәсәлән, мин өметсез мәхәббәттән чахоткага сабышканмын, имеш. Мин үлем түшәгендә, көннәрем дә санаулы гына калган… Ә күршебездә Һаҗәрнең туен гөрләтеп үткәрәләр икән. Аны кызыл симез чырайлы бер таза егеткә бирәләр, имеш. Мин менә шул туйны – ишегалларыннан ишетелеп торган җыр-музыка тавышларын, егетләр-кызларның шатланып көлүләрен ишетеп ятам… Бик авыр, имеш, минем хәлем… Ул да булмый, берзаман кыңгыраулы пар атларда Һаҗәрне егет йортына алып китәләр. Шул чагында мин актык көчемне җыеп урынымнан торам да, ачык тәрәзәгә сөялеп, соңгы мәртәбә скрипкада бик моңлы бер көй уйныйм, имеш!..

Очтылар «моңнар» фәзага җырлашып кызлар белән.Мин торып калдым, торып калдым күңел сызлау белән!..34

Әнә шундый төче, сентименталь, мәгънәсез хыял… Әлбәттә, каяндыр кергән инде ул миңа…

Егерме бишенче елны Казанга киткәч тә, мин Һаҗәр турында уйланудан туктамадым. Казан минем дәрәҗәмне аның алдында күтәрергә тиеш иде. Дөрес, килгән елны ук миңа уку насыйп булмады, китап магазинында курьер булып кына эшләргә туры килде. Аның каравы «Безнең юл»да минем «Озын көй тыңлаганда» дигән беренче зәгыйфь кенә әйберем басылып чыкты… Әйбер зәгыйфь булса да, журнал үзе бик авторитетлы иде – шул заманның бөтен мәшһүр язучылары аның битләрендә басыла иде. Менә мин дә шулар арасына кысылдым.

Егерме алтынчы елның җәендә мин яңа чалбар, яңа ботинкалар киеп, «Безнең юл»ны да үзем белән алып, Дәүләкәнгә ялга кайттым. Бу вакытта шактый гына чибәрләнеп тә киткән идем, коңгырт чәчләрем дә ак маңгаема алкаланып төшеп тора иде. Дәүләкәндә калган иптәш малайларым да, таныш кызларым да миңа, билгеле, шунда ук игътибар иттеләр, кызыксынып, сокланыбрак карадылар. Как же, Казаннан кайткан егет!.. Ә Казан ул елларда Дәүләкәннән бик еракта иде.

Кайткан көнне үк мин Борһан абзыйларга да кердем, һәммәсе белән дә күрештем, һәммәсе дә мине шаулап каршы алдылар. Һаҗәр дә миңа игътибар итмичә калмады – күреште, төбәлебрәк карады, хәтта сөйкемле генә елмайды да…

…Ул чакларны искә төшерсәм, бәгырьне үкенү хисе телеп уза: Ходаем, нигә дим мин шулхәтле җебегән булдым икән?! Үземне иркен, бәйсез тотасы урында, тагын элеккегечә кызара, тотлыга башлыйм. Гүя мин, чәч җибәреп кайтсам да, һаман әле малайлыктан чыгып җитмәгәнмен, ачу китергеч хәл! Тагын иң хәтәре: Һаҗәр алдында каушау ничектер гадәткә керә язды, соңыннан башка кызлар алдында да мин еш кына югалып кала торган булдым. Ә туташым яңадан салкын калыбына керде, горур-өстен ул, хәтта Казан журналында минем исемем белән басылган «Озын көй…» дә аңа тәэсир итмәде бугай… Һәрхәлдә, укыды да, бер сүз әйтмичә, кире кайтарып бирде. Әмма шунысына шөкер итәм: аның тирәсендә күп чуалмаска минем шулай да көчем җитте. Бик тиз бергә үскән, сагындырган дусларым арасына кереп киттем. Безнең бергә иңләгән Димкәебез бар, аның киң тугайлары бар, тугайларында камышлы күлләре бар – җаның теләгән кадәр чап, чум, уйна, ауна!.. Миңа, Казанның салкын кышын ике-өч көнгә бер генә ягылган һәм юньләп яктыртылмаган да ташландык йортында үткәргән, тәмам суырылып, агарып кайткан япь-яшь егеткә тагын ни кирәк?! Ул йорт турында, җае чыкса, сүз булыр әле, ә хәзергә әйтәсе килгәнем шул: минем үпкәләрем элек тә бик үк сәламәт түгел иде, язын үземне начар тоя башлап, Әбүбәкер абзыйга35 күренгәч, ул миңа туп-туры әйтте: «Энекәш, йөрмә монда, Дәүләкәнеңә кайт, саф һавада йөр, кояшта кызын, күбрәк сөт-май аша, хәлеңнән килсә, кымыз эч!» – диде. Димәк, мин әле сәламәтлегем турында да уйларга тиешмен икән. Әбүбәкер абзый киңәшләрен тоту Дәүләкән шартларында бик җиңел иде… ул елларда. Барысы бар, барысы җитәрлек, һава да, ризык та саф, пакь, шифалы. Сөт-май үзебезнеке, яшь сарык ите көн дә базарга чыгып тора, ике көннең берендә Акколайдагы дус башкортыбыз бер чирек кымыз да калдырып китә.

Аннары минем белән бер вакытта Казаннан Фәтхелислам белән Хәбибрахман да кайтканнар иде. Уфадан кайтучылар да бар иде. Дәүләкәннең үз яшьләре дә күп, бик активлашып барган чаклары. Клубка җыелу, спектакльләр кую, кичке уеннарга чыгу, Дим өстен яңгыратып көймәләрдә йөрү – болар гадәткә кергән күңел ачулар, ләкин мин алар хакында хәзергә сөйләп тормыйм, чөнки бу күңел ачуларның берсенә дә Һаҗәр йөрми-катнашмый иде. (Бәлки, атасы тыйгандыр, ә бәлки, үзе теләмәгәндер.) Шул сәбәпле минем өчен иң якты хатирәләр белән бәйләнгән күмәк уеннарда аның урыны буш, бары тик күңелне әкрен генә сызландырып, кайдадыр эчтә генә ул саклана иде.

вернуться

34

Шәехзадә Бабичтан. – Ә. Еники искәр.