Выбрать главу

…Кышка кергәч, озын төннәрнең берсендә, Зәйнәп апа бездә беренче бәбиен тапты. Берничә көн без аны күрми тордык, тик бала тавышын гына ишеткәли идек. Өчме-дүртме көн узгач, бәбиен күтәреп, безнең якка да чыкты. Апабыз бер дә үзгәрмәгән диярлек, шундый ук шат, мөлаем, сүзчән, тик беркадәр агара гына төшкән иде. Инәй аларга, бәбине котлап, ит бәлеше пешереп кертте һәм чиккән башлы озын бер сөлге дә бирде.

Хуш, Муса абзыйга да эш кирәк бит әле, гаиләсен асрарга кирәк. Ләкин Дәүләкән кебек кечкенә җирдә эш табулары бик читен иде. Озак та тормый ул үзенең кара айгырын тарантасы-ние белән сатып җибәрде. Шуннан соң минем атакай белән әйбәтләп сөйләшә, мәслихәтләшә торгач, алар үзара килешеп, «Аллага тапшырып», яңа «эш» башлап җибәрергә булдылар. Көзгә табан базар мәйданында такта кибет (ларёк) ачып, бакалея әйберләре белән сату итәргә тотындылар. Товарлары – чәй-шикәр, өрек-йөзем, кәнфит-ландрин, прәнник-клиндер, тагын шуның кебек азык нәрсәләре иде. (Аларны оптом сатучылардан алалар иде бугай.) Алмашлап сату итәләр – ярты көн Муса абый кибеттә торса, калган ярты көнне атакай торып уздыра. Ике арада, әлбәттә, тулы ышаныч, һәр көннең сатуын махсус кенәгәгә теркәп баралар. Ай тулгач, йомгак ясыйлар да файдага чыккан акчаның күпмесендер тигез итеп бүлешәләр… Ләкин сатулары шәп бара дип әйтмәс идем. Базарда аларныкы шикелле ларёклар аз түгел иде, аннары бакалея белән сату итүче зур-зур кибетләр дә бар – халык та, күбрәк шуларга кереп, ашыкмыйча сатулашып алырга ярата (ә ларёктан ашыккан кеше генә ярты кадак, чирек кадак нәрсә эләктереп китә). Кыскасы, безнекеләр бәләкәй генә такта куыш эчендә таптанып, салкын кышны ничек җитте алай үткәзеп җибәрделәр дә, язга чыккач, сәүдәне бетерергә, кибетне ябарга булдылар. Бу сәүдә аларга көткән нәтиҗәне бирмәде, шуның өстенә шактый зур налог та китереп салдылар. Аеруча Муса абзый «эшне» тизрәк очлап бетерүне ашыктырды – аның инде сәүдәне генә түгел, Дәүләкәнне дә ташлап китәсе килә иде. Калдык-постык товарларын сатып бетерделәр, налогларын кертеп түләделәр, шулай итеп, кечкенә генә бер «ширкәт» нэпның башыннан ук диярлек яшәүдән туктады. Бу «ширкәттән» минем атакай тагы да зәгыйфьләнебрәк чыкты шикелле, чөнки шуннан соң инде ул патент алып сату итүдән туктады. Ә Муса абзый, җәйгә чыккач та, хатыны белән баласын алып, Ташкент тарафларына китте дә барды. Әнә шулай бөлгән яки үзенә эш эзләгән татарларның Урта Азиягә китүләре 1925 елдан ук башланды дияргә ярый. Ачлык елында халыкның ул якка агылуы бер булып узган иде инде, хәзер исә яңа «Һиҗрәт»нең башлануын көтәргә була – эшләр шуңа таба бара иде бугай.

Инде миңа да киләчәгем турында уйланырга вакыт иде. Унбишем тулды бит… Бәлки, иртәрәктер дә?.. Юк, бер дә иртә түгел, нәкъ менә уйланыр чак. Дөрес, күп нәрсәне белү дә, аңлау да юк әле, әмма сизенү бик көчле. Нәрсә көтә безнең ишеләрне алда? – Заман үзе мәҗбүр итә япь-яшь кенә башларны шул хакта уйланырга… Бу нэп дигән нәрсә бик гөрләп башланса да һәм озакка сузылыр кебек тоелса да, ике-өч елдан ук инде аның кыска гомерле булачагын чамаларга мөмкин иде.

Хәер, нэп озак яшәсә дә, атамның сәүдәсе шәп барса да, мин инде бу сату эшенә үзем теләп кереп китә алмас идем. Дөньяны әкренләп таный башлавым ул эштән тыйган булыр иде. Сез беләсез, мин бик иртә татар китапларын укый башладым. Ә китапларның берсе дә сәүдәне мактамый, сәүдәгәрне яхшы итеп күрсәтми. Киресенчә, китапта язганнарга ышансаң, руханилар белән сәүдәгәр-байлардан да гүя начаррак кеше юк. Ә мин китапка, әлбәттә, ышана идем. Аннары бит әле мин үзем дә язучы булырга курка-курка гына хыялланып маташам. Кая инде ул монда сәүдәгәрлек турында уйлау!.. Әгәр дә мәгәр хыялым вөҗүткә36 ашса, мин бит бөтенләй башка дөнья кешесе булачакмын!.. Киләчәктә, боерган булса! (Ләкин бу киләчәк минем өчен шактый ук ерак булып чыкты – бер егерме-егерме биш елдан соң гына мин, ниһаять, әдәбиятка үтеп керә алдым.) Ә хәзерге вакытта исә мин мәктәпнең эчендә дә, тышында да бик активлашып киттем. Җәмәгать эшләренә дә зур дәрт кузгалды миндә… Укыйм, язган да булам, Мәскәү һәм Казанда чыккан газета-журналларны да алдырам. (Атакай моның өчен акчасын кызганмады.)

вернуться

36

Вөҗүткә – чынга. – Ә. Еники искәр.