– Абыйлар, сезгә әллә фатир кирәкме?
Ханымнарның әлеге яшьрәге һәм җитезрәге бик ачык тавыш белән:
– Кирәк иде шул, энекәш! – диде. – Син мондагы фатир төшерүчеләрне беләсеңме әллә?
Мин аптырап калдым – кемне әйтергә? «Базар» төшерүчеләр күп бездә, ләкин боларны анда илтеп булмый, билгеле… Теге мәһабәт дәү абый да калын тавышы белән сорап куйды:
– Может, сезнең бу салагызда алама гына булса да мосафирханә бардыр?..
– Юк шул, мосафирханә юк! – дидем мин, уйланып, һәм, абыйларның йөзендә «булмады бу малайдан!» дигән төслерәк бер чырай күргәч, тиз генә әйттем үзләренә: – Ә мин сезне үзебезгә алып кайтам!
– Үзегезгә?.. Сез фатир кертәсезмени?
– Кертәбез.
– Без бит берничә көнгә генә…
– Барыбер.
Алар ышанып бетмәгән шикеллерәк бераз миңа карап тордылар. Мин бит инде малай түгел, уналты яшьлек… егет дияргә дә ярый – ышанырга тиешләр иде. Шулай да ак чырайлы юка ханым йомшак кына итеп миннән сорады:
– Әти-әниең риза булырмы соң, туганым?
– Булырлар, безнең залыбыз хәзер буш тора, урын җитәрлек.
«Зал» дигәнне ишеткәч тә, аларның йөзләре ачылган кебек булды: барырга ярый, димәк!
– Йортыгыз еракмы соң? – диде яшь ханым җәһәт кенә.
– Юк, әллә ни ерак түгел.
– Бик хуп! – диде калын тавышлы абый. – Киттек, алайса… Әйдә, шәкерт, алдан атла!
Чемоданнарын җирдән алдылар, һәм мин ияртеп алып киттем бу шактый мәзәк, чибәр, сөйкемле кешеләрне!.. Безгә тимер юл буйлап бераз барасы да аннары «Холодный переулок» дигән кыска бер урамга керәсе. Урамның аргы очында безнең йорт инде күренеп үк тора… Үзем атлыйм, үзем әзрәк кенә борчылам да: берьюлы дүрт кеше ияртеп кайтып, мин инәйне уңайсыз хәлдә калдырмам микән, алай-болай ризасызлыгын белдермәс микән? Ничек тә аңа алданрак әйтәсе иде бит… Сылтавын табып, артымнан килүчеләргә: «Әнә безнең йортыбыз, мин парадный ишекне барып ачыйм әле», – дидем дә тиз генә алдан йөгердем. Өйгә килеп керү белән инәйгә кабаланып әйттем:
– Инәй, мин вокзалдан дүрт кунак алып кайттым, бик әйбәт кешеләр, син инде ачык кына каршы ал!
Инәй тәмам каушап калды:
– Ай Аллам! Ни сөйлисең? Нинди кунаклар, әйтми-сөйләми…
– Шулай туры килде инде… Уфадан, берничә көнгә генә… Тик син, зинһар, ризасызлык белдермә!
– Нишләп белдерим, үзләре риза булсалар…
– Риза, риза! – дидем дә мин, тизрәк төшеп, парадный ишеген ачтым.
Кунакларым килеп җиткәннәр иде инде. Керделәр, каушабрак торган инәй белән бик ачык исәнләштеләр: «Кабул итсәгез, абыстай, менә без улыгызга ияреп килдек», – диделәр. Инәй дә: «Рәхим итегез, яратсагыз торырсыз, урын җитәрлек», – диде аларга. Мин, зал ишеген ачып, кунакларны эчкәре уздырдым. Керделәр, әйберләрен куйдылар, карандылар, ошаттылар булса кирәк – ничектер җиңел сулап, иркенәеп киткән шикелле булдылар.
Ак чырайлы апа миннән: «Исемең ничек, туганым?» – дип сорады. Әйткәч, «Әдипләр исеме икән», – дип тә куйды.
– Атаң кем? – диде дәү абзый.
– Нигъмәтҗан.
– Фамилиясе?
– Еникеев.
– Еникеев?.. Каргалы морзасы?
– Шулай шикелле, – дидем мин кызарып һәм, кайдан белә икән дип, бик гаҗәпләндем.
Апалар инәйнең исемен сорадылар, мин әйткәч, икесе дә аның янына чыгып: «Хәдичә апа!» – дия-дия бик ягымлы-ачык итеп сөйләшергә дә тотындылар. Инәйнең самавыры куелган иде инде. Залга табын әзерләнде. Инәй сөтен, маен, ак күмәчен тәлинкә тутырып кертте. Кунаклар бик мәмнүн37 булып чәйгә утырдылар.
Хуш, кемнәр булып чыкты соң бу мин ияртеп кайткан Өфе кунаклары?.. Моны үзләреннән туп-туры сорап булмый иде, килешмәячәк иде, шуңа күрә аларның үзара сөйләшүләреннән генә белергә мөмкин иде. Ирләрнең берсенә Нури, икенчесенә Шакир дип дәшәләр. Апаларының өлкәнрәгенә Нәгыймә, яшьрәген Маһирә диләр икән. Кыскасы, бер-ике көннән генә, ниһаять, мәгълүм булды: кунакларымның бер пары Нури Сакаев белән Нәгыймә Таҗдарова, икенче пары Шакир Шамильский белән Маһирә Мирвәлиева иде. Татарның дан тоткан артистлары – мин инде аларны ишетеп белә дә идем.
…Килүләре исә чынлап та кымызга икән. Бездән Көрмәнкәйгә китәргә тиешләр. Ләкин, Дәүләкән кебек кечкенә шәһәрне хәтерләткән җайлы гына бер урында тукталырга туры килгәч, алар үзара сөйләшеп монда бер спектакль уйнап китәргә булдылар. Ул елларда сезон бетереп, эштән бушаган артистларның җай чыкканда сбор өчен спектакль уйнап китүләре гадәти бер эш иде. Менә Нури абый белән Шакир абый да каядыр барып, кемнәр беләндер сөйләшеп, тимер юл буендагы элекке зур рус мәктәбенең сәхнәсен бер кичкә алып торырга килешеп кайттылар. Хәзерләнүгә бер дүрт-биш көн вакыт киткәндер. Мин дә аларга әзрәк булыштым – ак кәгазьгә шәмәхә кара белән язган афишаларын урам чатларына ябыштырып чыктым. Шуның өстенә әле алар мине спектакль көнне сәхнә будкасына суфлёр итеп тә утырттылар… Уйнаган әйберләре «Ташландык бала» исемле өч пәрдәле драма белән «Чалбарлы туташ» дигән бер пәрдәлек комедия иде. Бу соңгысы халыкның игътибарын бик җәлеп итте бугай, чөнки чалбар кигән туташны берәүнең дә күрү түгел, ишеткәне дә юк иде. Шуңа күрә тамашачы шактый күп килгән иде, хәтта бик сирәк күренә торган кайбер мөхтәрәм кешеләр дә бар иде. Мәсәлән, нэп вакытында гына Дәүләкәнгә күчеп килгән һәм сату итәргә керешкән Эстәрлетамак мулласы Мөбарәкша Хәнәфи дә остабикәсе белән әнә иң беренче рәткә килеп утырган! (Бу кайчандыр шактый мәгълүм, искечә әйтсәк, тәрәккыйпәрвәр мулла иде. Аның эчүчелек һәм тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләргә каршы язган кечкенә китабы да заманында басылып чыккан иде. Бу мулла хакында Шәехзадә Бабич болай дип язган иде: