Выбрать главу

«Укырга, укырга, укырга!» – дигән Ленин бабай. Һәм бу ялкынлы өндәү татар, башкорт яшьләренең дә колагына кергән иде. Егерме бишенче еллардан башлап, бигрәк тә татар яшьләре арасыннан, читкә укырга китүчеләр күбәйде. Озакламый бу үзенә күрә бер хәрәкәт рәвешен алды. Авыл егетләре һәм кызлары Бәләбәй, Уфа, хәтта Казан белән Мәскәүгә таба да юл сала башладылар.

Миндә дә шул ук теләк, шул ук кайгы… Әмма бу кайгы бары укыйсы килү белән генә чикләнмәгән иде. Әйткәнемчә, яшьтән үк әдәбият уку, соңгы вакытта газета-журналларны карап бару һәм үземнән олырак яшьләр белән аралашу нәтиҗәсендә минем күңел күзем шактый ук ачылган иде. Мин инде сизәм: дөнья үзгәрәчәк. Миңа үз юлымны табарга кирәк һәм соңга калмыйча!.. Әгәр Дәүләкәндә торып калсам, мин югалырмын, мин беркем дә була алмам – менә шундый бер эчке сизенү минем җанымны гел борчый да тора. Тыштан гамьсез йөрсәм дә, уйнасам-көлсәм дә, мин тыныч түгел, мин һаман уйланам… Билгеле, гел китү турында, каядыр китәргә кирәк, тик Дәүләкәндә генә калмаска!.. Әлбәттә, минем өчен иң якыны, иң уңае Уфа иде. Анда җизниләр тора, җизни зур урында эшли (Шәриф Сүнчәләй Башкортстан гыйльми мәркәзенең рәисе иде) – аларга барып сыенырга, алар ярдәме белән берәр җиргә укырга да кереп булыр иде… Һәм шушы өмет белән, җәй уртасында ниндидер сылтау табып, Уфага барып та кайттым. Ләкин баргач күрдем (хәер, электән дә белә идем), алар Рокыя тутакайның өч ятим баласын укыталар, Каргалыдан Зөләйха да килергә тиеш икән, шулар өстенә мин дә килсәм, бу бик күпкә китәчәк, килешмәячәк – мин менә шуны аңладым. Әлбәттә, теләгемне әйткән булсам, алар тарафыннан, бәлки, бертөрле ярдәм дә булыр иде, ләкин әйтеп, белдереп тормадым инде… Мин әле аларга әйтмичә генә үземә эш тә эзләп карадым, бер-ике учреждениенең коридорына да кереп чыктым, әмма юкка гына вакыт әрәм итеп, каңгырап йөрү иде бу… Әйләндем-тулгандым да тизрәк Дәүләкәнемә кайтып киттем.

…Һәм кайтсам, минем алдымда һич көтелмәгән икенче бер юл ачылырга тора, имеш!.. Эш шунда ки, мин Казаннан Татарстан газетасын алдыра идем. (Җае чыккач шуны да әйтим: ул заманда татар газета-журналларына, кайда гына алар чыксалар да, һичбер нинди тоткарсыз язылып була иде.) Билгеле инде, Казанның үзеннән килгән газетаны мин башыннан ахырына чаклы бик җентекләп карап чыга идем. Бу юлы да Уфадан кайтуыма килеп торган газеталарны дикъкать белән күзәтеп чыктым. Шул чакта берсенең соңгы битендә басылган игъланга күзем төште. Укыйм, яхшырак төшенер өчен икенче тапкыр да укыйм – хуш, нәрсә бу?.. Казанда рәссамчылык, һәйкәлтараш, гыймарәтчелек мастерскойлары бар икән. Игъланда менә шушы мастерскойларга укырга керү шартлары басылган. Ягъни мәсәлән, бу мастерскойлар имтихан биреп кергән яшьләрне йә рәссам, йә һәйкәлтараш, йә гыймарәтче итеп чыгарачак икән. Татар яшьләрен махсус менә шунда укырга чакыралар! (Ул мастерскойлар русча Архумас дип атала иде.)

Бу игълан мине бердән канатландырып җибәрде, бөтен уем бары шуңа тупланды: рәссамның кем икәнен мин беләм, һәйкәлтарашын бик үк белеп бетермәсәм дә, чамаладым – һәйкәл ясаучы булырга тиеш, ә гыймарәтчелекне лөгатьтән38 карарга туры килде, анысы – архитектура, имеш, ягъни матур биналар салдыручы. Нинди шәп, нинди гүзәл һәм мактаулы һөнәр иясе булырга мөмкин икән ләбаса! Шартларына караганда, анда керер өчен минем белем җитәргә дә тиеш кебек.

Кыскасы, бу игълан мине тәмам хыялыйга сабыштырды, мин инде башка бернәрсә турында да уйлый алмый башладым. Ятсам да, торсам да минем уемда бары Казан, бары шундагы мастерскойлар, бары шуларда укып һәйкәлтарашмы, гыймарәтчеме булу хыялы! (Рәссам булырга күзем җитми, чөнки рәсемне бик начар ясый идем.) Ә күңелгә бер кереп утырган уйдан котылу мөмкин түгел – димәк, китәргә, һичнигә карамыйча китәргә, китәргә!

Әмма минем юлымда гаять зур киртә бар: атам-анамның ризалыгын алырга тиешмен. Бу ансат булмаячак, ялгызым гына Казанга чыгып китү өчен ризалык алу – юк, бу бик авыр булачак… Ләкин мин тәвәккәлләргә тиеш, вакыт аз, сузарга ярамый, ашыгырга, ашыгырга кирәк! Берничә көн бәрелеп-сугылып йөрдем дә ахырда туп-туры әйттем үзләренә: Казанда менә шундый уку йорты бар, ул менә шундый кешеләр укытып чыгара, мин менә шунда китәргә булдым, дидем. Билгеле, алар минем «һәйкәлтарашлар»ымны тамчы да аңламадылар. Инәй, шунда ук ике кулын селтәп: «Ни сөйлисең, балам, куй, җүләрләнә күрмә, беркая да җибәрмим!» – диде һәм яшьләрен тыя алмыйча елый ук башлады. Атакай исә ашыгып каршы төшмәде, ул шактый ук уйга калды. Әлбәттә, ул укуның кирәклеген белә, укуга каршы да түгел, әмма Казан хәтле җиргә барып кергән мәктәбем нәрсә ул, нәрсәгә укыталар анда, рәтле кеше чыгачакмы аннан – менә нинди уйлар аны борчый иде булса кирәк. Бу хакта сүз күп булды, көн дә диярлек миңа үзем дә юньләп белмәгәнне аларга тотлыга-тотлыга аңлатырга, төшендерергә, еш кына кызып китәргә, елап та алырга туры килде. (Духтырлыкка яки агрономлыкка укыйм дисәм, билгеле, бик тиз аңларлар иде.) Ләкин иң төп авырлык бу түгел иде, иң төп авырлык минем «ике бөртек»нең берсе булуымда иде. Ничек итеп шундый газиз балаңны җаныңнан аерып, әллә кайдагы зур калага җибәрмәк кирәк, китәр дә югалыр, эзен дә таба алмассың, Ходай үзе саклый күрсен!.. Бигрәк тә инәйнең бөтен курыкканы, гел әйтеп торганы әнә шул иде. Ә менә атакайны минем еракка китүем ул хәтле куркытмый иде, чөнки ул үзе күп йөргән, күп җирләрне күргән кеше. Тик яшең бәләкәйрәк, улым, ди ул миңа, берәр ел сабыр иткәндә яхшырак булмасмы, ди. Ләкин инде мин сүз-киңәш тыңлаудан узган идем. Һичнигә карамыйча, китүне өзлексез таләп итүем, өзгәләнүем, бәргәләнүем ахырда аларның каршылыгын сындырды. Ниһаять, атакай соңгы сүзен әйтте: «Ярый, улым, бар, бәхетеңне сынап кара!» – диде. Тик шулай да бер шарт белән: мин үземә ышанычлы бер юлдаш табарга тиешмен. Аңлыйм инде, аңлыйм шартларын – куркалар, бичаралар, ялгызымны гына чыгарып җибәрергә!..

вернуться

38

Лөгать – сүзлек. – Ә. Еники искәр.