Выбрать главу

Шулай да мин аңа бер керүемдә аптыраганнан гына Казанга китү мәсьәләсен әйттем, иптәш юклыктан зарландым, менә синең белән киткәндә нинди шәп булыр иде, дип тә өстәдем. Ул моңа каршы бер сүз дә әйтмәде, бары: «Кая, миңа да китереп күрсәт әле шул игъланыңны!» – диде.

Шул ук көнне мин аңа газетаны китереп тә күрсәттем. Бик җентекләп укыды да тагын бер сүз әйтмичә кире үземә бирде. «Йә, ничек соң?» – дидем мин, сабырсызланып. «Әйбәт, ләкин синең өчен түгел», – диде ул. «Нишләп?» «Рәссам булыр өчен зур кабилият39 кирәк!»

Аңардан моны ишеткәч, мин кинәт аптырап калдым.

– Туктале, Фәтхелислам! – дидем, ашыгып. – Анда бит әнә гыймарәтче булырга да укыталар… Кем ул гыймарәтче?

– Ну… зур йортлар, матур биналар салдыручы… Русча әйтсәк, архитектор.

– Әһә, үзең дә беләсең икән!.. Нигә әнә шуңа укымаска?.. Мин, мәсәлән, шул бүлегенә керергә дип барам да.

– Иң әйбәте шунысы инде аның, – диде Фәтхелислам, ниһаять, уйланып кына. – Мине дә бик кызыксындыра анысы… архитекторлыкка уку!..

Миңа җитә калды аның бу сүзләре… Бернинди өметем булмаса да, мин аны бик нык кыстый башладым. Төрлечә – мавыктырып та, мактап та, хәтта ялварып та… Ләкин ул сүзен әйтергә ашыкмады – отказ да юк, ризалык та юк, бары «уйлармын» дип кенә куйды. (Гүя миннән котылыр өчен генә!)

Әлбәттә, аңа тәвәккәлләве бик читен – мин моны күреп торам. Ләкин бит миңа да көтүе ансат түгел, август аена кердек, китәргә булганда, ашыгырга кирәк, хәзерләнергә!.. Мин инде бүтән егетләргә әйтеп тә тормадым, көн дә ут капкандай тотам да Фәтхелислам янына йөгерәм… Булса, аның белән бергә, булмаса – үзем генә! Һәм менә ахырда Фәтхелислам тыныч кына минем белән Казанга… барырга риза булуын белдерде. «Йа Алла!» дидем мин, бер җиңел сулап. Җилкәмнән әйтерсең Ярыш тавы төште!..

Хәер, Фәтхелисламның бу кыю адымын мин бары үземә генә кайтарып калдырсам, өстемә артык зур җаваплылык алу булмасмы икән?.. Аның бит үз акылы бар, ул үзе барысын да уйлаган, исәпләгән булырга тиеш. Әмма шулай да кыю адымның сәбәпчесе мин булдым, мин аны урыныннан кузгаттым… Аның киләчәк язмышында моның шактый зур әһәмияте булачак әле – сез дә бер күрерсез!

Ярый, бусы булды, инде тизрәк юлга әзерләнергә кирәк. Үзем ашыгам, Фәтхелисламны да сакланып кына ашыктырам. Бездә дә моңаебрак булса да әзерлек бара. Атакай бер җиңел генә ак кәрзингә бик һәм йозак куеп бирде. Инәй шул кәрзингә юып киптергән, сырлы бәләк белән тәгәрәткән күлмәк-ыштаннарымны, бер-ике өске күлмәгемне, тастымал, оекбаш, кулъяулык кебек әйберләремне әйбәтләп салып куйды. (Кышкы киемнәрне, әгәр Казанда калырга туры килсә, соңыннан посылка итеп җибәрергә булдылар.) Китәр көн җиткәч, инәй юлга күп кенә итеп ит кыздырды, бер тавык та пешерде, бер бөтен икмәк, май, күкәй кебек азыкларны да кичтән әзерләп, шуларның барысын да аерым бер кечерәк бөрмәле капчыкка тутырды. Атакай кулыма ун сум акча бирде. Бу, әлбәттә, аз, бик аз, ләкин мине, артыңнан тагын җибәрербез, дип юаттылар. Акча белән бергә атакай Казан докторы Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов исеменә язган хатын да миңа тоттырды… Казан халкына бик билгеле, соңыннан профессор булып танылган Әбүбәкер абзый Терегулов безнең Каргалыдан чыккан кеше, атакай аны яхшы белә икән – белү генә түгел, кайчандыр аңа ниндидер ярдәме дә тигән… Без менә шушы хат белән Әбүбәкер абзыйларга барып керергә тиешбез. Бүтән безнең барып төртелер урыныбыз да, кешебез дә Казанда юк.

…Тәгаен китәсе көнебезне минем дус-ишләргә артык белдерәсем килмәде. Шаулап озатырлар, ә кире әйләнеп кайтырга туры килсә? – Юк, кирәкми, белми калулары яхшырак. Әмма күрше Борһан абзыйларга кереп чыгудан тыела алмадым. Бигрәк тә Һаҗәр өчен… Соңгы тапкыр күрәсем, күрешәсем һәм нәрсә әйтеп калыр икән дип беләсем килде. Кичкырын гына кердем. Зәкәрия, Яхъя, Хава, Хәким – алар бик ишле бит… Барысы да шаулашып, мине сырып алдылар. Барысы белән дә саубуллаштым, ләкин алар арасында Һаҗәр юк иде. Ул өй эченнән – ачык тәрәзәдән безнең тамашага карап тора иде. Беләм, чыкмаячак һәм яныма килмәячәк. Мин үзем ачык тәрәзәгә бардым, «Иртәгә мин китәм инде», – дидем, кулымны суздым. Ул да кулын бирде, ул да: «Хушыгыз!» – диде һәм шуның белән саубуллашу бетте. Мин чыгып киттем… Йөрәктән суырып кына ташлыйсы иде дә бит, булмый гына лабаса, Ходаем!.. Ярый, зур сәфәргә чыгар алдыннан күңелне болай төшермик әле – миңа язган бәхетләр дә, бәлки, табылыр әле, табылыр…

вернуться

39

Кабилият – сәләт. – Ә. Еники искәр.