Выбрать главу

Мичне Рәхмәтуллин абзый үзе салырга булды. Калагын да, чүкечен дә каяндыр тапкан… Киндер алъяпкычын бәйләде, җиңен сызганды һәм эшкә дә тотынды. Без аңа измә ясап, кирпеч биреп тордык, ә ул зал уртасына бәләкәй мичне җыйнак кына иттереп, ике көндә салып та куйды. Өстенә карап кына торырлык. «Болай ук кирәкмәс иде!» – дигән була хәйләкәр абзый үзе дә.

Хәзер безнең мичне теге зур мичкә илтеп тоташтыру өчен калай трубалар табу мәсьәләсе алдыбызга килеп басты. Искергәннәр ярамый, таза булырга тиешләр. Ләкин бит трубалар җирдә аунап ятмый, кайдан аларны табарга?.. Хәер, унике кеше эзләргә тотынгач, табыла икән анысы да… Берничә көннән егетләр табып китергән трубаларны Рәхмәтуллин абзый бер-берсенә ялгап, әлеге зур мичнең аркасына илтеп кертте. Аннары, бисмилласын әйтеп, ягып та карады. Бәләкәй мичебез күңелле генә гөрләп яна да башлады. Ни әйтәсең оста кешенең эшенә?! Димәк, җылы булачак. Шулай итеп, гаять мөһим бер мәсьәләбез хәл ителде. Икенче бик мөһиме – утын мәсьәләсе иде. Утынны безгә беркайдан да бирмәячәкләр иде. Без аны бары үзебез табарга тиеш идек. Һәм без һәркайсыбыз барган-йөргән җиребездән ягарга ярарлык бөтен нәрсәне күтәреп кайта торган булдык. Бигрәк тә каршыбызда гына базар булуы безнең хәлне күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтте… Әнә шулай торып киттек без байлардан калган таш йортның зур залында!

…Без унике кеше идек, дидем мин… Кемнәр иде алар? Уникегә туламы? Алтмыш елдан соң берәмләп искә төшерүе дә бик читен. Һәрхәлдә, күпчелек татарлар иде. Барыбыз да быелгы набор, әмма төрлебез төрлечә – яшь, кыяфәт белән генә түгел, характерлар белән дә. Берәүләребез аралашырга, якынаерга ярата, икенчеләребез читтәрәк торуны, ялгызрак булуны артыграк күрә. Берәүләр бик хәрәкәтчән, күп сөйли, икенчеләр сүзгә аз катнаша, тыңлап кына тора… Матди яктан да шулайрак – берәүләрнең өс-башы да бөтен, кесәсе дә буш түгел. Ә икенчеләрнең фәкыйрьлеге йөзенә бәреп чыккан диярлек.

Мин инде Рәхмәтуллин абзый турында әйтеп үттем, тик менә исемен генә хәтерли алмыйм, Ибраһим түгел иде микән?.. Арабызда яшькә иң олы бу абзый иң дәртле һәм иң эшлекле бер кеше дә иде. Үзе буйга тәбәнәк, юантык, ләкин гаять хәрәкәтчән, хәтта көлгәндә дә тыела алмыйча үкчәсе өстендә бер әйләнеп куя торган иде.

Арабызда яшькә олырак тагын берәү – бу Мәсәгутов фамилияле Царицын егете… Исеме Зиннур иде бугай, шулайрак истә калган… Бик чибәр егет иде ул. Уртадан калкурак бик төз буйлы, ак чәһрәле40, коңгырт чәчле, озын керфекле – аның бу матурлыгында әз генә Христоска охшашлык та бар иде кебек… Тик менә хәрәкәткә сүлпән, сүзгә саран, беркемдә дә эше юк, бары үзен генә белә – шулайрак тоелды ул безгә баштарак. Хәер, без аны сирәк күрә идек, чөнки иртә тора да каядыр китә, кич кенә кайтып тапчанына сузылып ята торган иде. (Мич киртләчендәге калай лампаның яктысы бик зәгыйфь, зал ярым караңгы, укып яки язып утырырлык түгел иде.) Ләкин тора-бара бу егет безгә күп яклары белән ачылды. Иң элек шуны белдек – ул Татар коммунистлар университетында (мәшһүр ТКУда) даими художник булып эшли икән. Плакатлар, лозунглар яза, стена газетасын чыгара, көне дә, ашау-эчүе дә шунда үтә. Мохтаҗлыкны белми диярлек. Әмма болардан да бигрәк, безнең матур егетебез, хәзергечә әйтсәк, күпкырлы талант иясе дә булып чыкты. Рәссамчылыктан башка тагын шигырь-поэмалар да яза, скрипкада да чибәр генә уйный, шулар өстенә ул бик оста сөйләүче дә икән әле. Туган якларын, татарларның ничек яшәүләрен, балык, җиләк-җимеш байлыкларын, аннары, шуларга ялгап, даладагы бакчаларда карбыз саклап ятканда марҗа кызларының аңа сагыз булуларын, әтисенең «малайны харап итәләр бит» дип һаман борчылуын бик кызык итеп кичләрен безгә сөйли торган иде. Тәрәзәләр зур, лампа зәгыйфь, бөтен әйләнәдә су эчен хәтерләткән серле ярым караңгылык – шунлыктандырмы аның әкиятләрен күпме тыңласаң да ялыктырмый иде. Кыскасы, без Мәсәгутовны яраттык. Ачык, гади, ягымлы, өстенлекләре белән масая да белми…

вернуться

40

Чәһрә – йөз.