Выбрать главу

…Безнең торактагыларның барысы да диярлек әнә шундый интересный кешеләр, ягъни бер-берсенә охшамаган, һәркайсы үзенә бер тип иде. Мәсәлән, шул ук Гата Юсупов… Арабызда ул иң сәләтле һәм иң ярлы егет иде. Әмма һич кайгыра, борчыла белми торган бер пошамансыз!.. Бөтен эше – салам тутырган капчыгы өстенә утырып, катыргы тышлы альбомына рәсем ясау… Күзенә ни күренсә, шуны ясый да утыра. Шәп карикатурист булмакчы иде ул… Аның төбе кубып, «авызы» ачылып торган ботинкалары бар иде. Шуның иң алама бер сыңарын каты кәгазьгә бик охшатып ясады да баш очына «Бу минем портретым!» дип кадаклап та куйды… Әнә шундый әкәмәт кеше!

Ләкин унике кешенең һәркайсы турында болай яза китсәм, артык озынга сузылыр дип куркам. Тизрәк уртак мәсьәләләргә күчәсе килә… Тик шулай да бер егет – Мортаза Абдуллин турында кыска гына әйтеп китмичә булмас, ахры… Без – якташлар, яшьләребез дә бер чама, билгеле, без тиз якынайдык. Дөрес, башта талаштык, сугыша да яздык (ул минем язып маташуымнан көлгән иде), ләкин барыбер дуслашып киттек. Һәм бу дуслык бервакытта да өзелмәде. Архумаска бергә кергән егетләрнең бөтенесен дә диярлек мин әкренләп югалтып бетердем, тик ике кеше – Фәтхелислам һәм Мортаза белән генә якын бәйләнеш аларның соңгы гомерләренә чаклы дәвам итте.

Архумасны (соңыннан техникумны) бетерүчеләрдән бары Мортаза гына Ленинградтагы Художество академиясенә укырга киткән иде. Шунда дүрт ел укып кайткач, ул Татар академия театрында башта художник-декоратор, аннары баш художник булып эшләде. Менә шул чакларда без аның белән тагы да ныграк дуслашып киттек. Мортаза, ничек дим, бик оригиналь кеше иде. Кыяфәте үк башка, сәнгать әһеле икәнен әллә кайдан ук күрсәтеп тора: бик матур тарап куйган чем-кара бөдрә чәч, куе кара кашлар, ә йөзе кершән яккандай ап-ак! Үзен ул зәвыклы ханымнар шикелле карый иде, бик көяз иде, иң соңгы мода белән бик пөхтә киенергә ярата иде. Шуның өстенә Мортаза гаять үзсүзле, бик принципиаль бер кеше дә иде. Аңа җайлашуы җиңел түгел… Шул кискен характеры аркасында еш кына кешеләр белән бозылыша да торган иде. Әмма эчкерле түгел, ачу сакламый, яңадан берни булмагандай дуслыкны яңартырга әзер… Асылда, ул нечкә-йомшак күңелле иде – аның шулай икәнен миңа күп күрергә туры килде. Малай чагыннан ук уйнарга өйрәнгән скрипкасын ул бервакытта да үзеннән калдырмады. Әйтергә кирәк, татар көйләрен Мәсәгутовка караганда нечкәрәк тоеп, дөресрәк, үтемлерәк итеп уйный торган иде. Аеруча яратып уйнаганы «Минзәлә» көе иде мәрхүмнең…

Сугыш алдыннан Мортаза ни өчендер Казанны ташлап, Мәскәүгә китте. (Мин дә бу вакытта читтә идем.) Сугыш башланып, армиягә алынгач, ул Фрунзе академиясендә художник булып эшләде. 1943 елның көзендә кыска гына вакытка фронттан Казанга кайтышлый без Мәскәүдә очраштык. Төне буе аның бүлмәсендә, каяндыр тапкан спиртын әз-әзләп кенә эчеп һәм салкын бәрәңге, әче суган белән закусить итеп, керфек тә какмыйча сөйләшеп чыктык. Бу безнең иң соңгы очрашуыбыз булды… Художник Мортаза Абдуллин 1945 елның, ялгышмасам, көзендә саркомадан үлеп китте – бары утыз биш яшендә! Дөнья шулай да вафасыз…

Ә хәзер яңадан үлемнең нәрсә икәнен дә белмәгән тап-таза, япь-яшь чакларыбызга кайтыйк әле. Караңгылы-яктылы залыбызда шаулап ятабыз, дәрт-теләк, уен-көлке хәттин ашкан, әмма… Әмма ләкин хәлләребез, дөресен генә әйткәндә, шәптән түгел иде. Менә инде сентябрь үтеп бара, ә безгә әле булса стипендия биргәннәре юк. Бик кысып кына тоткан акчаларыбыз чыгып бетте диярлек… Ашау яклары бик хөртиләнде. Җылы ашны атналар буенча күрмибез, бөтен ашаганыбыз пеклеванный41 икмәк белән көйгән касмаклы, кайнаткан сөт… Икмәкне чаттагы яһүд кибетеннән, ә сөтне йорт каршында гына сатып утырган марҗалардан алабыз. Күпме ашасаң да биздерми торган тәмле, туклыклы ризык… Ара-тирә мич авызында гына чәй кайнатып эчәбез.

…Лекцияләргә йөргән булабыз, мастерскойга йөргән булабыз, ләкин ачлы-туклы хәлдә укып маташуның бер дә кызыгы юк иде. Аптырагач, эш эзли башладык. Берәүләр каядыр йөк бушатырга китәләр, буявы, пумаласы булганнар вывеска-мазар язу кебек эш табалар, кыскасы, берәү дә тик ятмый, тамак кайгысы һәркемнең дә башына төшкән иде. Арада иң тук яшәгән безнең Рәхмәтуллин абзыебыз да Архумасның үзендә үк бер зур мичне сүтеп салу турында сөйләшеп кайткан иде (оста кешегә эш аяк астыннан да табыла икән). Үзенә ярдәмчеләр итеп ул Фәтхелислам белән мине алды. Атнадан артык без шул пычрак эшкә йөрдек. Башта сүтелгән мичнең ватыгын носилка белән ташый-ташый, аннары зур ялгашта көрәк белән бутап измә ясый-ясый куллар кабарып бетте. Минем мондый авыр эшкә беркайчан да җигелгәнем юк иде әле. Акчасы күпме генә булгандыр инде, әмма тәмам ватылып, тузан-пычракка батып эшләү бик туйдырды мине…

вернуться

41

Пеклеванный – вак итеп тартып иләнгән.