Выбрать главу

Кыскасы, ашау такы-токы, өс-баш юка булса да, күңел көр, зарлану юк, барысы да бик табигый, шулай булырга тиеш тә кебек иде. Яшьлекнең өстенлеге һәм кодрәте бу… Уйнау-көлү, кызык сөйләү, бер-берен үртәү һәм шаярту – менә арып кайткан егетләрнең бөтен эше шул дияргә дә ярый. (Китап уку, хат язу, ертык-сүтекне тегүдән кала.) Шаярту дигәннән, егетләрнең хыяллары бу юнәлештә бик шәп эшли иде. Бер генә мисал. Безнең арада һәр көнне диярлек бик соңга калып кайтучы бер иптәшебез бар иде. Бәшәр дип йөртә идек без аны… Менә шул Бәшәр барыбыз да йокыга киткәч кенә кайтып керә дә кыштыр-кыштыр йөрер- гә тотына һәм шуның белән ачуыбызны бик китерә иде. Ахырда егетләр моны кызык итәргә булдылар. Каяндыр таза бау табып, аның тапчанын шул бау белән түшәм уртасындагы әлеге тимер ыргакка күтәртеп, асып куйдылар. Берзаман егетебез, гадәтенчә, бөтенебез ятып беткәч, караңгы торакка кайтып керде, шак-шок басып, ята торган урынына барды һәм туктап тынып калды. Ә без, йоклаган булып, тын да чыгармыйча тыңлап ятабыз. Бәшәр әкрен генә капшанып, тапчанын эзли башлады, шырпы яндырып та карады, ә тапчан юк кына бит… Бик аптырады малай, «ы-йы-й» дигән рәнҗүгә охшаш бер аваз да чыгарды. Аннары сүгенеп, бәрелә-төртелә зал буйлап йөрергә тотынды. Егетләр исә уянган булып кычкыра башладылар: «Нәрсә йөрисең мунча пәрие шикелле, көн дә йокы бозып, безобразие!.. Ят хәзер үк, югыйсә үзеңне дә типкәләп чыгарабыз!..» (Кайберәүләр, тәкатьләре бетеп, юрганнары астында буыла-буыла көләләр…) Бәшәр тагын бераз сукранып әрле-бирле йөрде дә, тапчаны торган буш җиргә бишмәтен җәеп, ахырда йокларга ятты. Ә егетләр һаман аны үртиләр: «Ияләшеп алды бер нэпман кызына, понимаешь!.. Ә без монда аның кайнар пәрәмәч белән сыйланып кайтканын көтеп ятыйк, имеш!.. Булмый болай, хватит!..»

Хәлбуки Бәшәрнең хатын-кыз яныннан кайтуы бик мөхәл42 иде. Үзе ул буе-сыны белән бәләкәй – арык кына, шуның өстенә кыюсыз-мокыт кына бер егет – белмим, нәрсәсе белән генә хатын-кызга ошый алыр икән?! Мөгаен, берәр җирдә эш табып, берәүгә дә әйтмичә, шунда эшләп йөрүе булгандыр.

Бичара, бу төнне ул, ихтимал, юньләп йоклый да алмагандыр, әмма иртәгесен тәмам яктыргач, күзен ачып җибәрсә, ни күрсен, моның тапчаны сәләмә матрасы белән ак түшәмгә терәлеп үк асылынып тора!.. Егет шаккатудан телсез калды диярлек, бары тик «ы-йы-й» дигән шатлык авазы гына чыгарды, аннары инде үзе дә тыела алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Моның ише кызыклар безнең «ночлёжка»да әледән-әле булып тора иде. Тик кайчагында шаулап көлү белән генә чикләнеп калмыйча, бик нык үпкәләшеп, хәтта тәпәләшүгә хәтле дә барып җитә идек. Бер җирдә өелешеп яшәгәч, шунсыз булмыйдыр, ахрысы.

Онытылмас борын тагын, минем өчен бик мөһим бер нәрсәне искә төшерәсем килә. Безгә хәтле Дәүләкәннән Казанга Гатаулла бабайның улы Хәбибрахман киткән иде. Без килеп бераз торгач та аны эзләп таптык. Бу табышу безне аеруча куандырды. Хәбибрахман инде медфакка кергән, укып йөри башлаган, Казанны безгә караганда яхшырак белә, шуңа күрә ул безнең өчен бер терәк тә булды. Асылда, безнең чын дуслык нәкъ менә Казаннан башланды да һәм гомеребез буена һич суынмыйча, өзелмичә дәвам да итте. Хәбибрахман хакында мин «Дәүләкән» өлешендә шактый тулы язып узган идем, шуңа күрә монда яңадан кабатланып тормыйм инде.

…Минем бит әле һаман да әдәбият дөньясы турында бер сүз дә әйтә алганым юк – сез дә, ихтимал, шуны көтә торгансыздыр. Мин бит башта ук кая, нинди тарихи җиргә, нинди хикмәтле калага килүемне белеп килдем. Белеп кенә түгел, зур өметләр баглап килдем. Казан ул татар мәдәниятенең үзәге, Казан ул татар әдәбиятының бишеге, шушында инде аның бөтен атаклы әдипләре һәм шагыйрьләре… Тукай үлгәнгә дә әле күп еллар узмаган, аның бөтен замандашлары исән-сау диярлек, шушында яшиләр һәм эшлиләр… Алардан башка монда хәзер күпме яңа әдипләр, яңа шагыйрьләр калкып чыкты. Мин аларның да кайберләрен, мәсәлән, Шамил Усмановны, Такташны укып та, ишетеп тә белә идем. Билгеле инде, минем Казанга килүдән беренче максатым уку булса, икенчесе, һичшиксез, шул әдип, шагыйрьләрне күрү, шулар арасына әкренләп булса да керү иде. Дөресен генә әйткәндә, килгән көннәрдән башлап, мондагы әдәбият дөньясы минем уемны гел үзенә тартып торды.

Ничек тә табасы иде аны, күрәсе иде!.. Һәм менә шул ук елның көз ахырында яки кыш башында булса кирәк, миңа бу мавыктыргыч дөньяның бусагасыннан, ниһаять, атлап керергә дә туры килде.

Мәгәр башта тере әдипләрдән кемне һич көтмәгәндә генә күрү бәхетенә ирешүемне язып үтим әле… Китап магазинына барганда-кайтканда еш кына Ленин бакчасы аша үтеп йөри идем. Көннәрдән бер көнне менә шул бакча аша үтеп барам. Көз ахыры, агачлар инде шәрә, бакча юлларына сары яфраклар түшәлгән. Тын-буш юлларның берсеннән ак сакаллы кечерәк бер бабай тәгәрмәчле креслоны артыннан әкрен генә этәреп килә. Креслода пенсне кигән бер кеше утыра… Каршыма килеп җитмәс борын ук мин ниндидер бер күңел сизенүе белән креслодагы кешенең Фатих Әмирхан икәнен танып алдым. «Йа Хода!» – дидем ирексездән эчемнән генә һәм шунда ук адымнарымны әкренәйттем… Әнә шулай бик әкрен генә без якынлаштык. Иң мәшһүр әдип, бөек Тукайның замандашы, укып беләм, рәсемнәрен күреп беләм, гарип булуын да ишеткәнем бар иде – бәлки, шуңа күрәдер мин, ниндидер изге бер затка очрагандай эчке киеренкелек һәм дулкынлану белән бөтен дикъкатемне җигеп, аның йөзенә карап уздым. Ахрысы, шуңадыр өстендәге киемнәре хәтеремдә дә калмаган, тик башында фетр эшләпә иде бугай… Әмма йөзен яхшы хәтерләп калдым. Портретларына бик охшаган – озынча ак йөз, калын гына иреннәр, калын пенсне аша караган коңгыртрак зур күзләр… Тагы да күңелгә кереп калганы – аның карашы да, чырае да миңа ни өчендер бик уйчан-җитди булып күренде. Соңыннан, еллар узып искә төшергән чагымда да минем күз алдыма гел генә аның әнә шул уйчан-җитди кыяфәте килә торган иде. Димәк, хыялым эше генә булмаска тиеш бу. Бабай белән әдип минем яннан, корыган яфракларны кыштырдатып, сөйләшмичә әкрен генә уздылар. Бер арык кына егетнең туктый язып, йотылып карап үтүенә дә алар игътибар итмәделәр шикелле. Әллә тагын каршыларына чыгыйммы икән дип уйлаган идем дә, ярый әле андый әрсезлектән тыелып кала белдем.

вернуться

42

Мөхәл – икеле. – Ә. Еники искәр.