Выбрать главу

Фатих Әмирханны икенче тапкыр күрүем «Сания» операсында булды. Өч кеше – Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградовлар тарафыннан язылган беренче татар операсы «Сания», мәгълүм булганча, 1925 елның июнендә, ягъни Татарстан республикасының 5 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә беренче мәртәбә куелган булган. Казанның мәдәни тормышында ул зур вакыйгадан саналган, ул хакта газеталар да күп язган, Галимҗан Ибраһимов премьера көнне пәрдә ачылыр алдыннан нотык та сөйләгән. Фатих Әмирхан үзе дә аның хакында, әсәр әле сәхнәгә чыкмас борын ук, моңарчы хыялларда гына йөргән опера сәнгатенең, ниһаять, бездә дә тууына сөенеп, махсус мәкалә бастырган.

Менә шул «Сания» яңадан 1926 елның январенда уйналачак иде. Афишаларын күрүгә, миндә бик табигый рәвештә көчле теләк туды – ничек кенә булса да барырга, карарга!.. Бу теләк сәнгатебез өчен күңелләрдә үзеннән-үзе уянган милли горурлык белән бәйләнгән иде. Аннары бит минем опера дигән нәрсәне күргәнем дә юк әле, ишетеп кенә беләм, ничек инде аны – үзебезнең саф татарча операбызны – күрмичә калырга мөмкин ди?! Әмма аңа эләгүе ансат булмаячак, хәзер кышкы театр сезоны, «Сания»нең икенче тапкыр гына уйналуы, халык, әлбәттә, ябырылып киләчәк. Хәер, чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр, – мин дә, йөри торгач, билетның иң арзанлысын, ниһаять, кулыма төшердем. Аның каравы минем урыным иң югарыда булачак.

Ләкин бер кимчелек шатлыгымны бозып, эчемне гел пошырып тора иде. Театрга киеп барырлык юньле киемем юк. Чиста ак күлмәгем бар, ә менә пинжәгем бик хөрти – җиң очлары сүсәргән, җитмәсә, бер терсәге дә тишелә башлаган. Бу кием белән ничек итеп бармак кирәк?.. Оят бит! Ярлылыкка күнеккән кеше дә театрга ертык кием белән бармый торгандыр инде. Нишләргә соң, егетләр?.. Ахырда, уйлана-борчыла торгач, үземчә бер хәйләсен таптым: пинжәкне эчтән киеп, аның өстеннән ак күлмәкне кидем дә билемне каеш белән кысып, буып куйдым… Бу чын, монда бернинди арттыру да, ялган да юк. Торактагы иптәшләр көлеп, мине тынычландырдылар да әле: «Сиңа болай кию килешә дә икән, әзрәк тулыланып киттең», – диделәр. Әйе, бар иде, бар иде талдин нечкә, сылу чаклар…

Шулай итеп, мин пинжәк өстеннән күлмәк киеп, беренче та- тар операсын карарга бардым. Ә театрда халык! – үзе бер тамаша. Кемнәр генә юк. Укымышлы зыялылар, әдипләр, шагыйрьләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм хәрбиләр, шулай ук укучы яшьләр – кыскасы, шәһри Казанның бөтен каймагы җыелган булырга тиеш. Һәм шулар арасында килеш-килбәтләре белән үк аерылып торган шактый зур бер төркем – яңа байлар (нэпманнар) белән аларның тулы хатыннары… Ирләре иске заманча бик шәп тройка костюмнан һәм кара кәләпүштән, ә хатыннарының өстендә атлас та бәрхет, энҗе-мәрҗән дә асылташ. Болар әйтерсең опера караудан бигрәк үзләрен күрсәтер өчен килгәннәр…43 Шул зиннәтләре белән алар, күз явын алып, хуш исләр таратып, зур фойеда әкрен генә әйләнеп йөриләр. Әйе, гаҗәеп бер чуарлык һәм аермалык бүген монда… Әмма беренче татар операсы уяткан хисләр уртак һәм кәефләр дә бертөсле иде, минемчә.

Үз ишләремне дә караштырдым. Ләкин алар бик аз иде бугай, егетләрдән дә, кызлардан да минем тиңнәр күренмәде диярлек. Ә менә элеккеге студент формасындагы яшел тужуркалы, җиз төймәле җитү егетләр күренгәләде. Шулай ук кечкенә калфаклы зифа туташлар да күзгә чагылмыйча калмады. Мин аларга бик кызыксынып һәм ирексездән сокланып карадым – гүя алар үтеп киткән, инде яңадан кайтмас заманның сирәк кенә сакланып калган соңгы яшьләре иде… Кыскасы, үзем кебек өтекне һәм арыкны мин монда очратмадым. Мәгәр моңа бер дә көенмим, мине биредә этем дә белми, урыным да каядыр өченче катта, ичмасам, тыныч җан белән уенны карый алачакмын!

вернуться

43

Күптән түгел Исмәгыйль абый Һилалов сөйләде: шул заманда алар белән бер йортта торган тегүче хатыннан нэпман бичәләре «Сания» операсына махсус киеп барыр өчен җитмеш күлмәк тектергән булганнар. – Ә. Еники искәр.