Сүзем бит минем Фатих Әмирханны икенче тапкыр күрүем турында иде. Нәкъ менә «Сания» операсында, кайчандыр үзе хыял иткән милли опера тамашасында!.. Антракт вакытында мин түбәндәге фойега төштем – читтән генә булса да шунда әйләнеп йөргән Казан публикасын әзрәк күзәтәсем килгән иде… Карасам, залга үтә торган ике ишек арасындагы стена буена Фатих Әмирханны креслосы белән чыгарып куйганнар. Минем игътибарым шунда ук аңа күчте. Якынрак бардым, ләкин инде әдипне аның үз геройларына охшаган студент формасындагы егетләр һәм калфаклы туташлар урап алганнар иде. Мин, билгеле, алар арасына кысылып керергә кыймадым, тик шулай да түгәрәкнең әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан килеп, әдипнең йөзен күрергә тырыштым. Егетләр һәм туташлар аңа комплимент һәм мактау сүзләре әйтәләр, ә ул, саран гына елмаеп, башын селеккәли, нидер әйтә дә шикелле, ләкин миңа ишетелми иде. Ә менә чырае, бакчада күргәндәгечә, һаман шулай җитди-уйчан иде (хәтта боеграк та кебек иде). Шулай торып калды әдипнең йөзе-чырае минем хәтердә һәм шулай гына сакланды да хәзергә кадәр… Вакыт-вакыт хыялым эше түгелме икән бу дип шикләнеп тә куям, әмма барыбер Фатих Әмирханны башкача күз алдыма китерә алмыйм. Чөнки ул минем өчен бер үк вакытта гаҗәпләнү, кызгану һәм соклану катыш тирән ихтирам уяткан бөек әдип тә һәм гарип бер кеше дә иде. (Хәер, еллар узу белән кызгану тойгысы үзеннән-үзе диярлек бетте, чөнки рухи көчле фидакяр затларны гариплеге өчен генә кызгану мөмкин түгел икән.) Менә шул затны мин тере чагында күреп калу бәхетенә ирештем!
Ә нәкъ ике айдан инде Фатих Әмирхан дөнья белән дә бәхилләште. («Сания» операсы 16 январьда уйналган иде, Ф. Әмир- хан 13 мартта вафат булды.) Зур үкенечкә каршы, мин әдипне озату вакыйгасын күрә алмадым. Нәкъ шул көнне мине магазин хезмәткәрләре исеменнән ниндидер бер профсоюзлар җыелышына җибәргәннәр иде, бөтен көнемне бик гадел рәвештә шунда утырып үткәрдем. Хәлбуки күрүчеләр Фатих Әмирханны озату шактый хикмәтле булды дип сөйләделәр. Бер яктан, совет җәмәгатьчелеге Ирек мәйданында митинг ясап, нотыклар сөйләгәннәр, икенче яктан, әдипнең якыннары, мәрхүмнең васыяте буенча дип, муллалардан җеназа укытканнар. Һәм бу ике төрле озату каршылыксыз, шома гына узмаган булса кирәк.
Ул көннәрдә матбугат Фатих Әмирхан турында күп язды. Тукайдан соң татар әдәбиятында бу иң зур югалту иде. Моны һәркем диярлек шулай аңлады. Әмма Фатих Әмирханның нинди язучы булуына килгәндә, монда инде бик тиз катгый бер караш өстенлек алды: Фатих Әмирхан – буржуа язучысы!.. Үлүенә багышланган беренче мәкаләләрдә үк (мәсәлән, Г. Сәгъди мәкаләсендә) ул караш ачык әйтелгән иде, аннары, күп тә узмый, андый караш әдипкә көйдереп суккан тамга шикелле кырып та бетермәслек итеп ябыштырылды. Бу эштә Г. Толымбайский аеруча зур тырышлык күрсәтте. Әдипнең үлүенә бер ел тулу уңае белән ул болай дип язып чыкты: «Фатих Әмирхан, буржуа сыйныфы сәнгатьчесе буларак, буржуа сыйныфы алга барганда алга барды. Буржуа сыйныфы бетүгә йөз тоту белән бергә ул да зәгыйфьләнде, төшенкелеккә йөз тотты» (Безнең юл, № 2, 1927 ел).
Бусы әдипнең иҗатына карата әйтелгән сүзләр. Ә менә әдип үлгәннән соң ике ай да үтмәгәндер, аның басылмыйча калган әсәрләре турында ул, Толымбайский, мондый карар чыгарырга да өлгерде: «Бу китапларның хәзерге вакытта эшче-крестьяннарга бер тиенгә дә кирәкләре юк. Шулай булгач, хәзерге көндә боларны бастырып тарату сәяси җинаять булачак» (Безнең юл, № 5–6, 1926 ел).
Күрәсез нинди рәхимсез хөкем!.. Әйе, төрлесен ишетергә, төрлесен күрергә туры килде. Ярый әле моның ише хәлләр саташулы авыр төш шикелле үтте дә китте. Мең шөкер, без Фатих Әмирханның исемен дә, бай мирасын да, баш очындагы мәрмәр ташын да югалтмадык44. Без аңа һәрвакытта баш иеп узабыз. Күптән юкка чыккан буржуазия түгел, ә татар халкы чын хуҗа аның үлемсез мирасына!..
Г. Толымбайский үзе дә бик кызганыч ул. Әдәбият күгендә Г. Нигъмәти ачкан биш йолдызның берсе иде бит… Әмма язмыш дигәнең аны да аяп тормады. Күктән җиргә сөрелгәндәй, бичара, юкка чыкты. Каберен дә белмибез. (Тагын бер шөкер итик: язганнары югалмады, ичмасам!) Малай чагымда кеше кулында гына бер китап күргән идем. Исеме «Үзеңә кайта» иде. Ни хикмәттер, укылмаган китапның исеме шушы көнгә кадәр күңелдә сакланган. Нидер аңлаткан булса кирәк ул миңа… Үзеңә кайта! – бик гыйбрәтле сүз бу, минемчә.
Әдәбият дөньясы… Ниндирәк икән ул?.. Бик мавыктыргыч та һәм куркыныч та кебек бу дөнья!.. Бигрәк тә минем ише ерактан килгән, үзенә әле бигүк ышанып та бетмәгән бер үсмер егеткә. Хәер, миннән соңрак килеп тә әдәбият дөньясына ансат кына кереп киткән һәм тиз арада түренә үк узарга өлгергән егетләр дә булды булуын… Ләкин мондый уңышны кешенең акылы, таланты, булдыклылыгы белән генә аңлатуы читен – монда заман белән бәйләнгән ниндидер объектив сәбәпләр дә булырга тиеш иде. Минем максатым исә, хәзергә бик тирәнгә кермичә, үзем күргәнне һәм үземә кагылганны сөйләү белән генә чикләнү – калган яклары тора-бара шулардан да, бәлки, беркадәр ачыкланыр.
44
Бу таш әдипнең каберенә 1927–1928 елларда куелган. Кара мәрмәрне Яңа бистәдә Әмирхановлар гаиләсе белән якыннан аралашып яшәгән Исхак Карташев Ленинградтан барып алып кайткан. Ташка «Әдип Фатих Әмирхан» дигән кыска гына сүзләрне бик матур итеп Кәлметов фамилияле кеше язган булган. Болар барысы да җәмәгатьчелектән җыелган акчага эшләнгән… Моны миңа Исхак абзыйның улы, сугыш һәм хезмәт ветераны Заһид Карташев сөйләде. – Ә. Еники искәр.