Шушы ЧПдан башка бүтән бер хәтәр эш тә булмады. Күп уйнадык, күп көлдек, күп җырладык, Ачлы тауларының иң биекләренә менеп йөрдек, хуш исле чәчәкләр, шифалы үләннәр, балтырган-какылар җыеп кайттык. Ә кичләрен учак әйләнәсендә төрле кызык-мәзәкләр сөйләшеп утырдык. Гаҗәп, көне буе йөреп, сулар кереп аруга карамастан, монда бер дә ятып йоклыйсы килми иде. Таң җиле исеп, аркаларны кымырҗыта башлагач кына кызларыбыз куышка, ә без арбаларга тарала торган идек… Һәм, үләнгә тышаулап җибәргән атларның пошкыруын ишетә- ишетә, чоңгылга чумгандай, тирән йокыга да китә идек.
…Тагын көн туа, кош-кортлар уяна, күл башыннан ашыкмыйча гына кояш күтәрелә. Йоклыйсы иде бит әле, тагын әзрәк кенә йоклыйсы иде, әмма юк, булмый, үзең тора алмасаң, аягыңнан сөйрәп торгызалар: Ачлыга йоклап ятар өчен килмиләр!..
Чынлап та, безнең әйләнәдә сихри дөнья түгелме соң?! Таулар, ялан-сәхрәләр, урман-әрәмәлекләр… Һәм шулар уртасында Ачлы күл яшел каймалы биниһая зур таш табактагы үтә күренмәле су шикелле, көмеш көзгедәй тонык кына елтырап, тик урыны-урыны белән генә сөттәй ак пар көйрәтеп ята… Бәлки, әле яңарак кына үзенең дүрт кырлы зур кызыл ташында озын чәчләрен тарап утырган Сусылу да безнең килгәнне ишетеп, тизрәк күл төбенә чумгандыр… Тирән серле, тылсымлы ич бу әкиятләргә кергән Ачлы!.. Әмма адәми зат күптән инде табигатькә баш июдән, аның сафлыгын, тынычлыгын саклаудан туктады… Барысына да тик ул хуҗа! Әйдәгез, егетләр, без дә чапыр-чопыр кереп китик, булмаса!..
…Шулай башланды безнең икенче көнебез дә. Монда бик мөһим бер нәрсәне әйтәсе калган икән әле… Теге Корыятмастан алып килгән ике яшь тәкәне беренче көнне үк Сәетгали белән ике егет читтәге карт имән төбенә илтеп суйдылар, әйбәтләп тунадылар, түшкәсен бүлгәләп кызларга бирделәр. Ә кызларыбыз ике көн рәттән зур казанда ашын пешерделәр. Ачык һавада, яшел чирәмдә әкрен генә кайнап пешкән тәкә итенең һәм шулпасының тәмлелеген әйтеп кенә бетерерлек түгел иде. Торыпша җәйгән зур табын әйләнәсенә аяк бөкләп яки кырын ятып ашаган бу ашны соңыннан да берәү дә тиз генә оныта алмагандыр. Әле шуны да әйтергә кирәк: монда бернинди эчү дигән нәрсә юк. Аны уйлаган, теленә алган кеше дә юк. Комсомол абыйлар тыйганга күрә генә түгел, ә эчүнең тәмен, нәрсә икәнен белмәгәнгә күрә… Без яшь чакта аракыны өйгә дә кертмиләр иде. Агудан сакланган шикелле сакланалар иде аңардан… Эчкән кеше – беткән кеше, дип әйтә торган иде минем атакай да… Шуның өстенә мәдрәсәдә укыганда хәмер эчүнең шәригать тарафыннан катгый рәвештә тыелганын, «билкөлли харам» икәнлеген, аны истигъмаль45 итүчеләрнең туп-туры җәһәннәмгә озатылачагын безгә тукып кына тордылар… Шулай итеп, ата-ана тәрбиясе, шәригать куркытуы һәм комсомол тыюы безнең дәвердә бер вакыткарак туры килде. Шуңадыр, ахры, без озаграк бозылмыйча тордык. Безнең арада бер генә тәмәке тартучы да юк иде әле. Әнә нинди саф чакларыбыз булган икән ләбаса, әкәмәт!..
Өченче көнебездә, кояш белән бергә торып, сулар кереп, чәйләр эчкәннән соң, кайтырга җыена башладык. Атларны җиктеләр, әйберләрне арбага салдылар. Бу эшләрне бетергәч, гүя саубуллашыр өчен барыбыз да күл читенә җыелыштык. Кызларыбыз суга тәңкә дә ташладылар: «Хуш инде, Ачылыкай, үпкәләп калма!» – диделәр аңа, тере җан иясенә дәшкәндәй… Кузгалып киткәч тә, без һаман әле артыбызга борылып карый-карый бардык. Тик серле-тын күлебез тау артына күмелгәч кенә, аерылышуыбыз белән инде килешкәндәй булдык.
Кайтканда да юл буе җырлаудан, уйнаудан, төшеп йөгерешүләрдән туктамадык дисәм дә ялган булмас. Моның хак икәнен кайтып җиткәч мин бик шәп тойдым… Инәйнең пешереп көткән ашын ашаганнан соң, яткан идем, тәмам сеңеп йоклавыма карамастан, минем колагымда берөзлексез әкрен генә гармун тавышы һаман чыңлап торды. Гүя су өстендә чайкалган шикелле музыка кочагында тибрәнеп йоклыйм, имеш!.. Өч көн буена тыңлаган җыр-гармун тавышы кешегә бу кадәр дә сеңәр икән!
Еллар узды, күп хәлләр онытылды, ә менә Ачлыга барып кайтуыбыз онытылмый, хәтерләрдә һаман да саклана. Хәзер инде ул «баруларга» катнашкан, уйнаган-көлгән, җырлаган-биегән яшьләрнең күбесе юк, үлеп беттеләр. Мин исән дә тагын өч кенә кешене беләм: Маһирә, Мәрьям һәм Гөлсем карчыкны… Тик менә Гөлсемне егерменче елларның ахырыннан бирле күргәнем юк. Төсе-бите белән чибәр японкаларга охшаганрак, бик сөйкемле һәм бик нечкә җанлы бер кыз иде ул… Бик матур җырлый да иде. Спектакльләр куйганда беренче героинябыз иде… Күпләр аңа гашыйк та иде… Чәчәктәй нәфис, нечкә хисле кызыбыз ниндирәк икән менә хәзер?.. Күрәсе дә килә, күрергә дә куркам. Бәлки, минем үземә дә күренергә кирәкмидер инде. Барысы да искечә, Ачлы буйларында йөргәндәгечә генә саклансын – шулай кадерлерәк.