Казанга килеп торган шушы ел ярым-ике ел эчендә миңа нәрсә ачылды, нәрсә күрдем мин? Барысыннан да элек революциянең дәвам итүен күрдем дип әйтер идем (яки тойдым дип). Әйе, ихлас, Октябрьдән башланган революциянең бездә һич туктаганы юк икән, хәзер ул иске дөньяны тәмам бетереп, яңасын кору өчен дәвам итә һәм итәчәк икән… «Нэп» дигән нәрсә ул кыска гына чигенү, вакытлы гына тынып тору булган, имеш! Аның шулай буласын башта ук сизәргә мөмкин иде инде, чөнки иске дөньяга нәфрәт-ачу нэп вакытында да бетеп тормады. Әзрәк йомшарып, тыныбрак торган чагы, бәлки, булгандыр, иллә мәгәр тиз арада яңадан көчәя башлады… Революциянең максаты изге – сыйныфларны бетерү юлы белән башта социализм, аннары коммунизм төзү… Ә моның өчен бөтен иске дөнья калдыкларына, барлык эксплуататор сыйныфларга каршы рәхимсез каты һөҗүм алып барырга кирәк, диләр. Һәм бу һөҗүм иҗтимагый тормышта булсын, идеология фронтында булсын, шул җөмләдән әдәбият өлкәсендә дә бик тиз җәелә һәм отыры көчәя бара иде. Әдәбиятта ул һөҗүм үзен аеруча нык сиздерә башлады – без моны Фатих Әмирханны җирләгән чакта ук инде күреп уздырган идек.
Кыскасы, минем Казанга килеп, укый һәм язгалый башлаган чагым әнә шундый хәтәр бер вакытка туры килде. Хәтәр дим, чөнки бөтен фронт буйлап көчәя барган һөҗүмнең миңа да китереп бәрүе мөмкин иде. Иң элек, билгеле, чыгыш ягыннан. Социаль чыгыш өчен укудан куып чыгарулар башланган иде инде. 1927–1928 елларда ул, аеруча көчәеп, бер кампания төсен алды дияргә дә була. Гадәттә бу фаш итү юлы белән эшләнә иде. Фәлән-фәләнев – мулла яки сәүдәгәр малае, дип язып бирсәләр, артык тикшереп тормастан куалар да чыгаралар. Эш шуңа кадәр барып җитте ки, кайбер мулла малайлары, үзләренә шик-шөбһә төшмәсен өчен, бүтәннәр өстеннән әләк язып бирә башладылар. Әләккә теләсә нәрсә язып була, шуңа күрә ул әләк тә. Бу очракта инде синең укырга бик сәләтле булуың да, җәмгыятькә файдалы кеше булырга теләвең дә коткара алмый.
Социаль чыгыш мәсьәләсе ул елларда шундый зур бер әһәмияткә ия булган, күрәсең, хәтта газета-журнал битләрендә шигырь бастырган кайбер яшьләр имзаларыннан соң «ярлы баласы» яки «эшче баласы» дип тә өстәп куялар иде. Мәгәр алар арасында да алдашучылар булган икән. Бер вакытны минем Ярми дустым (былтыр «Шәрекъ» китапханәсендә танышкан егетем) журналда чыккан шигырь астындагы «ярлы баласы» дигән сүзнең «ярлы»сын сызды да өстенә «кулак» дип язып куйды. Мин, гаҗәпләнеп: «Нигә алай итәсең?» – дип сорагач, ул тыныч кына: «Беләм мин ул малайны, безнең күрше авылдан, атасы настоящий кулак!» – дигән иде.
Әйткәнемчә, «фаш ителү» куркынычы минем өчен дә бар иде. Чыгыш мәсьәләсендә хәзер ташлама юк. Әгәр берәрсе минем атайның кайчандыр аяк өсте булса да сату итеп йөрүен куертып язса, шул инде җиткән, рабфак белән бәхилләшергә туры киләчәк. Хәзерге көндә бит атам сату итми, кустарьчылык белән шөгыльләнә дип акланып маташу да ярдәм итмәячәк. Былтыр һәм быел Казанга укырга килгән Дәүләкән яшьләренең миңа мөнәсәбәтләре төрлечә. Берәүләрнең бик яхшы, икенчеләрнең яхшы да, начар да түгел, ә кайберләрнеке коры-салкын гына… Шулай булуы бик табигый – адәмнәр арасында мөнәсәбәтләрнең беркайчан да бертөрле генә була алганы юк әле. Кыскасы, алар арасында миңа хәерхаһлары46 булган шикелле, һичшиксез, кырын караучылары да булырга тиеш иде. Бу соңгылары арасыннан, әйткән дә идем бугай, минем өчен аеруча хәтәре – ул да булса Казак Усман иде. Дәүләкәннән мондагы совпартшколага да килеп кергәч, ул инде миңа карата «сыйнфый уяулык» күрсәтмичә калмас дип көтә идем.
Хәлбуки без бер-беребезне бик аз белә идек. Бер үк Дәүләкәндә үскән малайлар булсак та, мин, мәсәлән, аның атасы кем булуын да, кайда торуларын да ачык кына белми идем. Мәктәптә укыганда да, җәйләрен уйнап йөргәндә дә, үсә төшеп, концерт-спектакльләргә катнашкан чакларда да миңа аны күрергә дә, аның белән аралашырга да туры килмәде. Шулай ук үзенә тиңрәк Зөфәр, Әфтах кебек өлкәннәр тирәсендә дә ул йөрмәде – кайда булган, нишләгән, кемнәр белән аралашкан – Хода белсен!.. Дәүләкән читендә Выгон дигән руслар гына яши торган бер урам бар иде, бәлки, шундагы рус малайлары арасында үскәндер, чөнки торулары шул якта иде бугай… Аның кебек татар-башкорт яшьләре белән аралашмыйча өлгергән егетләр бездә дә булгалады. (Мәсәлән, Әпәләй дигән бик шәп биюче дә шундыйлардан иде.)