Без инде, иңебезгә канатлар чыккандай, тиз генә юк-бар әйберләребезне култык астына кыстырып, вокзалга төштек тә күңелгә ничектер якын тоелган, әмма күз күрмәгән кайнар кояшлы ерак илгә ансат кына китеп тә бардык. Юлыбыз Мәскәү аша Сәмәркандка чаклы иде… Әмма… кызык бу язмыш дигәнең, кайвакытта һич көтелмәгән борылыш ясый да куя!.. Булгалады андый хәлләр минем белән дә, һәм менә беренчесен монда – Мәскәүгә килеп җиткәч татырга туры килде… Ташкент поезды төнлә генә киләсе булганга күрә, без көн буе диярлек башкала белән иркенләп танышып йөрдек. Минем бит аны беренче генә күрүем, шунлыктан аның бик буталчык урамнарын, төрле зурлыктагы, төрле төстәге йортларын, андагы бихисап кибет-магазиннарын карап йөрү гаҗәп кызыклы иде. (Гомумән, мин беренче күргән шәһәрләрне исем китеп карап йөрергә яратам.) Мәгәр буталчык Мәскәүнең кай җирләрен күрдек, кай төшләрендә булдык – мин аны беркайчан да әйтеп бирә алмас идем. Билгеле, Кызыл мәйданнан башкасын.
Шулай, күпмедер йөреп арыганнан соң, иптәшем, бүтән барыр җир калмагандай, көтелмәгән бер тәкъдим ясады:
– Әйдәле Татбаш бюрога47 кереп чыгыйк, анда ниләр бар икән.
Мин икеләнә калдым: шундый зур җиргә безне кертәләрме соң?!
– Кертәләр! – диде иптәшем, – анда минем бер танышым эшли…
Ярый, алайса, киттек… Озакламый ничәдер катлы чибәр генә бер йортка барып кердек. (Безне туктатучы да, документ сорау- чы да булмады шикелле – шулайрак хәтердә калган.) Ничәнчедер катка мендек һәм зур гына бер бүлмәнең ишеген ачтык. Анда, Җәләйнең танышыннан башка, тагын берничә кеше үз өстәлләре артында нидер эшләп утыралар иде. Кердек, исәнләштек, Җәләйнең танышы янына утырып, әкрен генә сүзгә дә керештек. Ләкин бераздан бүлмәдәге бүтән иптәшләр дә безнең белән кызыксындылар булса кирәк, торып, якынрак килеп, җайлап кына сораша башладылар: кемнәр без, нишләп йөрибез, кайларга таба китеп барабыз?.. Без кыскача гына сөйләп бирдек. Шуннан соң араларыннан бер дәүрәк абзый безгә Казанда бирелгән кәгазьләрне күрсәтергә кушты. Без аны-моны уйламыйча гына чыгарып бирдек. Ул барысын да ашыкмыйча гына карады, аннары бик гади генә итеп безгә әйтте: ни өчен әле сез әллә кайдагы Сәмәркандка китеп барасыз, безнең үзебездә эш беткәнмени? Әнә Донбасс шахтёрларына укытучылар җитми. Юк, туганнар, без сезнең юлыгызны үзгәртергә мәҗбүрбез… Рәхим итеп, Донбасска китәсез, юлы да кыска, эш тә анда җитәрлек!..
Шулай диде дә, безнең ризалыкны да көтмичә, икенче берәүгә яңа кәгазьләр әзерләп, безгә бирергә кушты. Әле дә хәтерлим, литердагы «Сәмәрканд»ны кызыл кара белән сызып, өстенә Донбасс каласының исемен язып куйдылар.
Шулай итеп, Татбаш бюродан безне, ике мәхлукны, ак пахта иленнән кара күмер иленә борып чыгардылар. Бу, әлбәттә, юнәлешне генә түгел, безнең язмышларны да, әйткәнемчә, икенче якка бору иде. Мәгълүм ки, ул елларда Урта Азиягә киткән татар яшьләренең бик күбесе шунда торып, төпләнеп тә калды. Кем белә, бәлкем, мин дә туган якларга кире борылып кайта алмаган булыр идем. «Туган җирдән туйган җир яхшырак» дигән мәкаль сыман сүзне дә соңыннан анда яшәүче кайберәүләр авызыннан ишетергә туры килде… Бу, әлбәттә, элек иде.
Донбасс үзәге ул заманда Юзовка дигән шәһәр иде (хәзерге Донецк). Без менә шул округ үзәге урнашкан шәһәргә җибәрелгән идек. Аңа килеп җитү белән, без Донбасста икәнебезне бик ачык сиздек: мондагы һавада төчкелтемрәк күмер исе дә газ исе иде… Беренче тапкыр иснәргә туры килгән бу сәер исләр безгә бераз гына дәрт тә өстәп җибәрде – без бит данлыклы бөтен Россия кочегаркасында!
Округ партия комитеты каршында ул чакта татар бүлеге эшли иде – кулыбыздагы язулар белән менә шунда барып кердек. Хәтеремдә, бүлектә партия эшләре буенча Сафаров дигән абзый, ә комсомол эшләре буенча ак чырайлы, арык кына Ширинский дигән егет эшли иде. (Соңыннан татарлар арасында эшләү бетерелгәч, алар икесе дә Казанга кайттылар. Бервакыт Ширинский безнең Татиздатта да эшләде.) Алар безне бик әйбәт каршы алдылар һәм тиз арада икебезне ике якка эшкә дә җибәрделәр. Минем ликбез укытучысы булып бара торган җирем Буденовское рудоуправление дип атала иде.
47
Ул елларда партия Үзәк Комитеты каршында «Татар-башкорт бюросы» дигән бер орган эшли иде. – Ә. Еники искәр.