…Ярый, фабрика ачылды, мәче тиреләрен мех итеп чыгара да башлады ди, ә миңа нәрсә эшләргә соң? Болай яшәп булмый бит. Ашарга ризык, кунарга урын кирәк ләбаса!.. Ахырда мин, озак баш ватып тормастан, тагын шул ук Яңа бистә якларына тәпиләп кенә киттем. Баруым яңа фабрикага кереп булмасмы дигән өмет белән иде. Һәм, бәхетемнән димме, мине фабрикага учётчик итеп алдылар. Шул рәвешчә, 1928 елның җылы көзеннән башлап, мин яңарак кына туган, ләкин тиз арада даны таралган «Меховой»да эшли башладым. Кем әйтмешли, дөнья бу!.. Әле кайчан гына ачылу тантанасында кунак булып йөргән идем, ә хәзер менә җилкәмдә эт-мәче тиреләрен ташыйм.
Әйтергә кирәк, Казанда мех эшләп чыгару бик тиз үсеп китте. Егерме сигезенче елны беренче фабрика ачылса, ике-өч елдан инде аның икенче, өченче, хәтта дүртенче фабрикалары да сафка бастылар. Миңа шуларның икенчесе белән өченчесендә дә эшләргә туры килде. Дүрт ел эчендә мин мехлар танырга өйрәндем, мех сортлау цехының мөдир ярдәмчесе дә булып эшләдем, ахырдан күпмедер вакыт БРИЗ48 мөдире дә булып тордым. Меховойларда эшләү минем яшьлегемдә тирән эз калдырды, искә төшерерлек хәлләр дә аз булмады, ләкин мин аларның берсенә дә тукталып тормыйм, чөнки төп сызыктан читкә тайпыласым килми. Ә төп сызык – әлеге шул уку мәсьәләсе… Бу мәсьәләдә дә меховойларда эшләүнең файдасы тиде дияргә була – миңа да, ниһаять, укырга юл ачылды.
Казанда ул елларны хезмәтне фәнни оештыру институты бар иде. (Русча – ИНОТ.) Урнашкан җире Горький урамында, радиокомитетка каршы, хәзерге поликлиника бинасында иде. Ә мин үзем шуннан ерак түгел, түбәндәрәк, Куйбышев (ул чакта – Кооперативная) урамында тора идем.
ИНОТ – гадәттәге югары уку йорты түгел, аның эше фәнни тикшеренүләр алып бару һәм производстволарга ярдәм итү, ләкин ул үз тармагы өчен кирәк булган кадрларны хәзерләү белән дә шөгыльләнә иде. Менә шул институт каршында берзаман психотехниклар хәзерләп чыгару өчен бер еллык семинар оештырыла. Әллә үзем белеп, әллә җибәрү буенча – хәзер инде әйтә дә алмыйм – мин шушы семинарга 1932 елның башында кереп, 1933 елның январенда аны уңышлы гына тәмамлап, «психотехник» дигән исем алып чыктым (таныклыгы хәзер дә үземдә саклана)… Хуш, кем инде ул психотехник, ниндирәк белгеч, һәм эше аның нидән гыйбарәт?.. Әгәр онытып бетермәгән булсам, мин аны болай аңлатыр идем: психотехник ул производствода эшләүче кешенең психологиясен һәм физик сәләтен өйрәнү нигезендә аның эш урынын һәм эш алымнарын мөмкин кадәр рациональ итеп оештыручы белгеч – шушы аның төп эше, төп бурычы… Безне шуңа өйрәттеләр. Без фабрика-заводларга барып, андагы эшчеләрнең ничек эшләүләрен махсус методлар ярдәме белән күзәтергә, өйрәнергә һәм уңай якка үзгәртергә тиеш идек. Төп максат, билгеле, һәр эшченең эшен җиңеләйтү белән бергә, эшләп чыгаруын арттыру иде.
Психотехника ул үзе Америкада туган нәрсә, аны уйлап чыгаручы һәм гамәлгә куючы, ялгышмасам, Тэйлор дигән бер инженер булган. Капиталистик производствога аның зур файдасы тигән булырга тиеш – менә шуннан аны бездә дә куллана башлаганнар иде.
Семинарны уңышлы гына бетергәнгә күрә һәм производствода эшләвемне күздә тотып булса кирәк, мине шул ук институтның үзенә эшче-аспирант итеп алдылар. Эшче-аспирант булу өчен монда югары белемле булуың шарт түгел, шуның белән ул, әйтик, вузлардагы аспирантлардан аерыла да. Укырга сәләтең булса, башың бераз эшләсә, шул җиткәндер, ахрысы… Мине дә бер үк вакытта махсус программа буенча укытырга һәм эшләтергә дә тиешләр иде.
Шулай итеп, мин 1933 елның башыннан институтка күчеп, әйбәт кенә стипендия алып, укый да, эшли дә башладым. Хәзер инде абзагыз «фән кешесе», фәнни тикшеренүләр алып баручы – урау юллар белән булса да төп максатыма, ниһаять, ирешәм бугай… Эшләр ничава, әйбәт кенә бара, психотехниканы яратып та киткән идем, ләкин… татарның бер усал мәкале бар: хәерченең итәгенә бодай салсаң… карга килеп чүпли, имеш!.. Нәкъ шуның шикелле сыймады минем бәхетемә «фән кешесе» булулар, тагын җимерелде дә төште барысы да. 1934 елга кергәч, безнең институтта «психотехника» дигән нәрсәне фән буларак бетерделәр. Баксаң, ул, ягъни психотехника, капиталистик илдә эшләүчеләрне тагы да ныграк эксплуатацияләү өчен туган нәрсә икән (әлбәттә, шулай), шуңа күрә аңа безнең социалистик производствода урын булмаска тиеш, кирәге юк, бетерелергә тиеш!.. Бу институтның үзендә туган караш түгел иде, ул каяндыр югарыдан боерык рәвешендә килде булса кирәк. Инде психотехника үзе фән буларак бетерелгәч, аның өчен кадрлар әзерләп азаплануның да кирәге бетте. Миңа да башны түбән салындырып, ияләшеп, яратып өлгергән институтым белән хушлашырга туры килде. Алай гына да түгел, ике ел ярым шуңа бөтен өметемне баглап, укып йөрүләрем төтен шикелле юкка чыкты да куйды.