Әмма нәрсә хас иде соң ул чактагы әдәби хәрәкәткә?.. Бер сүз белән генә әйткәндә, көрәш, кискен көрәш!.. Һәм отыры көчәя барган көрәш дип тә өстисем килә… Мин җыелышларга йөри башлаганда, бу көрәш төрле «изм»нар, ягъни әдәби агымнар арасында гына бара кебек иде, шуңа күрә андагы бәхәсләр никадәр кызу-кайнар булсалар да, артык хәвефле түгел иде әле… 1927 елны миңа, хәтерләсәгез, Казаннан китеп барырга туры килде. Егерме сигезенче елның көзендә яңадан Казанга килеп, җыелышларга йөри башласам, монда көрәшнең характеры бик нык үзгәргән – ул инде ачыктан-ачык сәяси төс алган. Бу инде көрәш кенә дә түгел. Ә чын мәгънәсендә һөҗүм – бөтен искегә, иске әдәбиятка, иске язучыларга каты һөҗүм!.. Әлбәттә, бу пролетариат әдәбияты өчен буржуаз әдәбиятка каршы һөҗүм иде. (Фатих Әмирханны башта ук буржуаз әдәбиятның атасына әйләндерделәр, ә соңга табарак хәтта Тукайга да чират җитте – аны вак буржуа шагыйре ясадылар.) Озакламый татар пролетариат язучылары ассоциациясе төзелде һәм «һөҗүм» сүзе әдәби журналның исеменә дә күчте: «Безнең юл» урынына «Атака» чыга башлады.
Иске язучыларны «попутчиклар» («юлаучылар») дип кенә йөртәләр иде. Аларны да үзләренә аерым бер оешмага тарткан булдылар («Совет язучылары җәмгыяте» дип атала иде шикелле), ләкин анда да чистарту ясап, кайберләрен чыгарып та җибәрделәр. Мин, мәсәлән, Садри Җәләлне, Ченәкәйне, тагын кемнедер «чистартканда» булдым. «Чистарту» махсус оештырылган хөкем итү белән бер диярсең, чөнки монда «чистартылучы»ны гел гаепләү, гел кара ягу, әллә кайчангы гөнаһларын казып чыгару – мәгәр аның хезмәтләре яки язганнары турында бер яхшы сүз, бер аклау сүзе юк. Шуларның барысын да үзе күргән Ярми дустым күптән түгел Ташкенттан миңа язды: «Хәтерлисеңме, Садри Җәләлне «чистарткач», ул, бичара: «Ник кенә шул «Дим буенда»ны яздым икән!» – дип утырып җылады!» Хәтерләмәгән кайда ул! («Дим буенда» – Садри Җәләлнең революциягә чаклы ук язган романы.) Эш шуңа кадәр барып җитте ки, «искеләр»не җыелышлардан куып чыгара башладылар. Әле дә күз алдымда: «Мәдәният йортында» язучыларның чираттагы җыелышы башлангач кына ТАПП49 җитәкчеләреннән берәү торып: «Монда Хәсәнгата казый малае Габәши утыра икән, без аның җыелыштан чыгып китүен таләп итәбез», – диде… Һәм беренче татар операларын язышкан композитор Солтан Габәши торып, бүреген батырып киеп, бөкрәеп кенә залдан чыгып китте.
«Искеләр»гә генә түгел, яңаларга да чират җитте – ТАППның үзендә дә чистарту башланды. Мин бу чистартуның нәтиҗәләрен матбугаттан гына укып белдем: тәнкыйтьче Гази Кашшаф белән шагыйрь Демьян Фәтхине ТАППтан чыгаралар, ә Һади Такташны, берәүгә дә куелмаган каты таләпләр куеп, нык кисәтү белән генә калдыралар… Такташка инде байтактан бирле йә үзенә, йә язганнарына каныгу бара иде, ә хәзер әнә гомеренең соңгы елында каты тәнбиһ50!.. Олы шагыйрьнең «Киләчәккә хатлар»ы әнә шул бәйләнүләргә биргән җавабы булмады микән дип уйларга да бик мөмкин.
Әмма ул елларда иң күп, иң нык кыйналган кеше, мөгаен, шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнаш булгандыр… Әйтергә кирәк, бик мәһабәт, мөлаем бер кеше иде ул. Газеталарда аның хакында ниләр генә язмадылар! Ахырда «солтангалиевчелек»кә бәйләп, аны (һәм Галгәф дигән тагын бер язучыны) махсус тикшерү җыелышы үткәрелә. Мин үзем ул җыелышта булмадым, ләкин шуның стенографик отчёты итеп чыгарылган китап соңыннан кулыма килеп керде. Укып карагач, исем-акылым китте – ниләр генә өймәгәннәр аның өстенә! Әлбәттә, бу ачыктан-ачык хөкем итү җыелышы булган. Бурнашның иҗаты турында махсус куелган доклад та «Сарайлар, ханнар, князьләр, морзалар шагыйре Фәтхи Бурнаш» дип аталган! Кыскасы, бөтен иҗатын юкка чыгарганнар… Җитмәсә, шул җыелышта Кутуй мәрхүм: «Фәтхи Бурнаш иҗатына без «Сулф»51 исеменнән егерме бишенче елны ук үлем карары чыгарган идек», – дип тә әйткән… Моны мин элек белмәгән идем, укыгач хәйран калдым – кирәк бит шулхәтлегә барып җитәргә!
49
ТАПП – Татарская ассоциация пролетарских писателей – пролетариат язучыларының Татарстан ассоциациясе. – Ә. Еники искәр.