Выбрать главу

Сугыштан соң да миңа шундый бер көчле теләк, шундый бер якты маяк кирәк иде. Хәлем авыр, язучы булып каламмы-юкмы – минем алда әнә шундый читен мәсьәлә тора. Ә теләксез һәм маяксыз юл табу мөмкинмени? Әмма нәрсә теләргә, нәрсәгә омтылырга соң минем газиз башка?! Мин гаделлеккә бик мохтаҗ идем, минем төрле шик-шөбһәләрдән котыласым килә иде, ихтимал, шулар нәтиҗәсендә булса кирәк, миндә ирексездән «Кешеләр гадел, намуслы булсын иде!» дигән теләк туды. Һәм шушы ихлас теләк минем иҗатымда төп максатка да әйләнде: кешеләр гадел, намуслы булсын! – менә нәрсә хакына мин язарга тиеш.

Иллә мәгәр кешеләрне яхшырту өчен аларның кимчелекләрен фаш итәргә кирәк булды. Нәтиҗәдә, «Саз чәчәге», «Рәшә», «Әйтелмәгән васыять», «Вөҗдан» кебек әсәрләр язылды. Алар хакында бәхәсләр туды, каты тәнкыйтьләр дә ишетергә туры килде. Ләкин дә әлеге ихлас теләгем миңа ул тәнкыйтьләрне күтәрергә, үземне хаклы дип санарга бик нык ярдәм итте.

«Рәшә»дәге Зөфәр Сабитов үз бәхете өчен генә яшәүче һәм бу бәхетне бары байлыктан гына эзләүче тип иде. Ул әле «инсафлы» егет, эчми-тартмый, дәүләт малын да үз кулы белән урламый. (Аңа китереп кенә бирәләр.) Шулай да кайбер тәнкыйть- челәр Зөфәр Сабитовны безнең җәмгыять өчен типик түгел дип таптылар. Хәтта чынбарлыкны бозу дип тә бәяләделәр… (Рәшә кояш яктысын каплый, янәсе!) Ә тормыш нәрсә күрсәтте? «Рәшә» язылганнан соң биш-ун ел да узмагандыр, Зөфәр ише «типик» булмаган кешеләр безнең җәмгыятьтә, яңгыр артыннан калыккан гөмбәләр шикелле, берьюлы ишәеп китте. Байлык артыннан куу, малга табыну, хәрәм юллар белән акча табарга тырышу социаль бер чиргә әйләнде дияргә дә ярый. Мин инде бу чиргә дучар булган кешеләрнең әхлакый яктан да әкренләп бозыла башлавын – комсызлык, көнчелек, хәйлә-мәкер, икейөзлелек, алдашу-ялганлау кебек гадәтләргә бирелеп китүләрен әйтеп тә тормыйм.

Авыруын яшергән – үләр, диләр иде элек. Хак сүз. Әлбәттә, мин моның белән тормышның якты-уңай якларын да, гадел, намуслы кешеләрнең күбрәк булуын да һич инкяр итмим. Әмма безнең җәмгыятьнең тазалыгы өчен борчылу, аңардагы кимчелекләр өчен көенү, шуларны фаш итүдән курыкмау һәм бетерергә өндәү, миңа калса, һәрбер намуслы язучының патриотик бурычы ул. Асылда, язучының гражданлык йөзе дә шуның белән билгеләнә түгелме соң?! Моның өчен классик әдәбиятны искә төшерү дә җитсә кирәк.

Мәгәр укучы, бу абзый үзе болай әйбәт кенә икән дә, тик менә башкалар гына начар икән шул дип уйлый күрмәсен. Юк, мин үземне башкалардан һич тә аерырга теләмим. Мин дә кеше, һәм кешегә хас кимчелекләр миндә дә бар. (Аларны санап тормыйм, йә арттырып җибәрермен.) Гомумән, беркемне дә, шул җөмләдән, язучыны да идеаллаштырырга ярамый. Безнең барыбызга да – гади эшче һәм колхозчыдан алып галимгә һәм министрга чаклы – әкренләп булса да һаман камилләшергә һәм яхшырырга кирәк. Һәр җирдә, һәр эштә бары тик гадел һәм намуслы булып калу безнең төп кешелек сыйфатыбыз булырга тиеш. Социалистик җәмгыятебезнең тазалыгы, сафлыгы һәм раслануы шуңа бәйләнгән ахыр чиктә… Бигайбә, мин башкача уйлый алмыйм!

…Инде миннән: «Ярый, аңладык, соң, үзегез язучы буларак язмышыгыздан канәгатьме?» – дип сораулары мөмкин. Тулаем алганда, канәгать, билгеле… Иң мөһиме – язганнарымны укучы кабул итте, укучы яратты. Ә мин моны язучы өчен иң зур мөкяфәттән52 саныйм. Шулай ук тора-бара өлкән язучылар да, яшьрәкләр дә, әдәби тәнкыйть тә мине таныды, тану гына түгел, артыграк мактый да башлады. Кыскасы, әкренләп барысы да – исеме дә, даны да, бүләге дә килде миңа… Дөрес, кайбер канәгатьсезлек күңелдә саклана саклануын – мәсәлән, аз сәяхәт иттем, дөньяны аз күрдем, нәфислек белән гүзәллекне дә аз күрергә туры килде, ә боларны мин язучы кеше өчен бик зарури нәрсәләр дип саныйм… Инде байлык белән мәхәббәткә килгәндә, балачактан ук хәтердә сакланган бер мәзәкне искә төшерергә була.

…Акколай авылының бер башкорт малае урамда иптәшләренә мактана икән:

– Һәй, тәмле лә һуң аккалас!

– Китсе! Әллә ашаның?

– Агаем Эткол базарында бер мәрйәнең ашаганын карап торган, – димеш малай эре генә.

…Мәзәк аңлашылса кирәк!

Хәер, зарлану язык булыр. Язучының бәхете – язганнарында. Әйткәнемчә, мин канәгать. Иҗат юлымның башы никадәр авыр булса да, ахыры, шөкер, уңышлы булып чыкты дип әйтә алам. Дөрес, һәр уйлаганымны яза алдым, һәр язганымнан канәгатьмен дип әйтергә җөрьәт итмәс идем. Бу инде һәрбер язучы өчен дә шулайдыр. Чын язучы гомере буена өч вакыт эчендә яши: үткәнне онытмый, бүгенгене күрә, киләчәкне уйлый… Үлгәндә дә ул солдат шикелле алга карап үлә торгандыр…

вернуться

52

Мөкяфәт – хезмәт бәрабәренә бирелгән бүләк. – Ә. Еники искәр.