Выбрать главу

Бөек Гоголь: «Минем исемем үземә караганда бәхетлерәк булыр», – дигән. Мин, әлбәттә, Гоголь түгел, аның сүзләрен үземә күчерергә дә уйламыйм, әмма кайбер олы шәхесләрнең исемнәре үзләренә караганда чыннан да бәхетлерәк була. Тарихта моның мисаллары күп – безнең Тукай, Җәлил, Сәйдәшне искә төшерү дә җитә. Аларның бәхетләре – мәңгелек!.. Андый бәхет үзе эзләп таба лаеклы кешесен… Дәгъва итү мөмкин түгел.

…Алты елдан артыграк оясыз буйдак булып йөргәннән соң, мин 1931 елның көзендә Гөлсем исемле сылу гына кызга өйләндем. Бик гадәти һәм табигый эш, билгеле… Тик шулай да өйләнүнең нәрсә икәнен ничектер кыскача гына аңлатасы килә. Халыклар телендә «Рубиконны үтү» (яки кичү) дигән кинаяле бер әйтем бар53. Мәгънәсе – хәлиткеч кыю адым ясау… Нәтиҗәсен алдан күреп бетерү мөмкин түгел. Әмма адымның үзен кеше ышанып-теләп ясый, – бусы бәхәссез. Өйләнү әнә шундыйрак нәрсә ул, минемчә.

Ә 1932 елның җәендә инде мин яшь хатыным белән беренче һәм соңгы мәртәбә Дәүләкәнгә кайттым. Вокзалда безне атакай каршы алды. Йортыбыз станциядән әллә ни ерак булмаса да, ул яшь килен хөрмәтенә безне бер башкорт агаеның читән тарантасына утыртып алып кайтты… Әйе, соңгы кайту, соңгы күрү, соңгы йөрүләр… Дөньяның бик үзгәргән чагы – билгеле, кечкенә Дәүләкән дә үзгәрмичә калмаган… Тыштан искечә диярлек, шул ук урамнар, шул ук йортлар, тик тормыш башка да кешеләре бүтәнчә. Минем белән бергә үскән, йөргән егетләр һәм кызларның күбесе юк – йә укырга, йә эшкә киткәннәр, ә кайберләрен ерак җирләргә озатканнар. (Ата-аналары белән бергә.)

…Көймәләргә төялеп, гармун-җыр тавышлары белән су буйларын яңгыратып Димдә йөрүләр, кичләрен киенешеп «гүляткә» чыгулар, Бәлдәй клубында концерт, спектакль куюлар юк – әллә вакытлыча, әллә бөтенләйгә сүнгән, беткән иде.

Ял вакытыбыз беткәнче инәйнең майлы коймакларын, куе каймакларын ашап, көннәребезне күңелсез, сүлпән генә үткәрдек тә яңадан Уфа аша үзебезнең исле-тузанлы таш калабызга юнәлдек. Шуннан соң миңа егерме ике ел Дәүләкәнне «онытып» торырга туры килде.

Әмма бу кайтуыбызның бик мөһим бер нәтиҗәсе булды. Шактый гына сөйләшү-киңәшүләрдән соң, атакайларны да Казанга күчерергә кирәк дигән карарга килдек. Икесе дә картаеп баралар, энем дә каядыр читтә йөри, килерләре юк диярлек, карап торган бер сыерлары бар, ләкин аны асравы да читен булачак, чөнки кышын базарга печән бөтенләй чыкмый башлаган… (Дим тугайларына карап, печәнсез утыр, имеш!..) «Ни булыр, нәрсә көтә безне?» – ди атакай, авыр көрсенеп.

Соңгы ике елда Дәүләкәндә икеме-өчме колхоз төзелгән булган, ләкин бу «бөек борылыш» минем картка бөтенләй кагылмаган, чөнки ул крестьян түгел, аты-туны да юк, кыскасы, заман барышыннан читтә торып калган кешеләрнең берсе. Ә андый «торып калучылар» Дәүләкән кебек ни авыл, ни шәһәр була алмаган җирдә байтак кына икән.

Менә шундый хәлдән чыгар өчен нишләргә кирәк?.. Уйлаштык-киңәштек тә хәзерге шартларда бергә оешып яшәүдән башка чара юк дигән нәтиҗәгә килдек. Шуннан соң инде йортны исән-имин чагында сатып, атакай белән инәй быелдан да калмыйча безнең янга күчеп килергә тиеш булдылар.

Әлбәттә, аларга картайган көннәрендә гомер иткән җирләреннән кубарылып күченү җиңел эш түгел иде. Борын заман кешеләр биш-алты буын һичкая кузгалмыйча бер урында яшәгәннәр (мәсәлән, шул ук Каргалы кешеләре), ә хәзер җил куалаган «пәри арбасы» шикелле алар каядыр тәгәрәргә тиешләр. Безнең атакай 1910 елны Каргалыдан Дәүләкәнгә күчеп килә. Аңа ул чакта әле утыз алты яшь кенә булган һәм ике авыл арасы да кырык чакрымнан узмаган. Икесе дә аның өчен туган туфрак, ә Дәүләкәнне ул аеруча яратып яшәде… Инде менә шуның бәрәкәтле туфрагыннан тамырың белән кубарылып, мең чакрымдагы күз күрмәгән таш калага күчеп кара син!.. Әмма, әйткәнебезчә, бүтән чара юк.

Шул ук 1932 елның көзендә, йортыбызны ниндидер бер оешмага алты меңгә сатып, октябрь урталарында булса кирәк, атакай белән инәй Казанга күчеп килделәр. Үзләре белән бары кием-салымнарын гына алган булганнар, ә бөтен йорт әйберләрен зур сандык-әрҗәләргә тутырып, «малый скорость» белән багаж итеп җибәргәннәр. Күпмедер вакыттан соң алары да исән-имин килеп җитте.

Атайлар миңа дип килделәр бит инде. Ә мин үзем дә ул чакта хатынның әниләрендә торып ята идем. Кешеләрнең күңелләре киңрәк булган, күрәсең, әби дигәнем өч җиткән кызы өстенә минем картларны да сыйдырды…

Ишектән керүгә тәрәзәсез дөм караңгы кечкенә бүлмә бар иде – аларны шунда урнаштырдык. Артларыннан килгән сандык-әрҗәләрен ишегалдындагы утын сараена «төйгечләп» тутырдык. Кыш чыкканчы алар шунда яттылар – ни хикмәттер, тиюче булмады.

вернуться

53

Рубикон – борынгы Галлия белән Италия чигендәге елга исе- ме. – Ә. Еники искәр.