Выбрать главу

1965 елның кышында өрлектәй тап-таза Закуан җизни, грипптан соң инсульт булып, кинәт үлде дә китте. Әйтерсең кышкы салкын аяз көндә яшен сукты – шундый вакытсыз һәм мәгънәсез үлем булды бу. Ә арык-юка гына гәүдәле карт профессор калды. Җизнидән соң озак яшәде әле ул. Һәм шушы миннән бик күпкә өлкән мөхтәрәм кеше урамда очрашкан саен, минем белән эшләпәсен күтәрә төшеп, иелә биреп, кул кысып исәнләшә башлады. Һәрдаим: «Ваше здоровье?» – дип, бер генә сорау бирә, аннары яңадан эшләпәсен күтәрә төшеп, кулны кыса да ашыкмыйча гына үз юлы белән китеп тә бара… Ходаем, ни өчен мондый нәзакәтлелек, мин бит аңа беркем дә түгел ләбаса?! Тик бераз ияләшә төшкәч кенә, картның бу нәзакәтлелеген әзрәк аңлагандай булдым: мин бит Закуан Сафичка туган тиешле, ә Закуан Сафич аның иң хөрмәт иткән кешесе булган… Бәс, шулай булгач, очрашканда кулны кысып, исәнлекне сорамыйча үтеп китәргә ярыймы соң?! Бу тәрбия, егетләр, безнең бик күбебезгә җитмәгән тәрбия!..

Инде замандаш дусларыма килгәндә, аларның барысы да диярлек әдәбиятны яраткан, күп укыган, ләкин әдәбияттан читтә торган кешеләр иде.

Менә Хәсән дустым Җәгъфәров! Педагог, тәҗрибәле укытучы, озак еллар техникум директоры булып торды. Күп укыган, күпне белә, китапка комсыз, кыю фикерле, бәхәсне бик ярата – очрашканда төннәр буе утырсак та безгә вакыт җитми, сүз бетми кала. Сугыштан соң яңадан табышып, менә кырык ел инде йә очрашып, йә даими хат язышып торабыз.

Хәсәннең күптән инде туган иле Татарстанга кайтырга теләге бар иде. 1979 елны ул шушы теләген, ниһаять, гамәлгә дә ашырды: Азнакайга кайтып, бик чибәр йорт алып, төпләнеп, җәмәгате Алидә белән шунда тыныч кына тора башлады… Азнакайны алар яраттылар, халкы белән дә җиңел аралаштылар, Хәсән үзе тиз арада төпле, абруйлы бер кеше булып та танылды. Әмма, шуларның берсенә дә карамастан, алар дүрт кенә ел торып, йорт-җирләрен саталар да яңадан Үзбәкстанга китеп тә баралар. Беренче карашка гаҗәп тоелган бу хәлнең бик җитди бер сәбәбе килеп чыга: аларның өч уллары, киленнәре һәм оныклары һәммәсе дә тегендә, ә болар монда икәүдән-икәү генә… Дөрес, Хәсәннең башта ук исәбе – егетләрнең берәрсен үз яннарына кайтару иде. Мәгәр өчесенең берсе дә кайтырга теләп, ашкынып тормый. Чөнки «туган җир» дигән газиз төшенчә ата белән бала өчен бер үк түгел икән… Егетләр Үзбәкстанда туып үскәннәр, шунда тамыр җибәргәннәр, менә шул инде аларның туган туфрак- лары да!.. Атага үзенеке никадәрле якын булса, боларга да үзләренеке шулкадәр үк якын, кадерле. Мәсьәлә ачык, бәхәскә урын юк!.. Шулай итеп, ата белән анага икесенең берсен сайларга туры килә: монда туган туфрак иде, ә тегендә газиз балалар!

…Былтыр яз без Мөршидә ханым белән аларда кунакта булдык. Монда инде Азнакайдагы шикелле яшел кырлар да, иркен йорт та, зур бакча да юк, әмма аның каравы көн дә диярлек хәлләрен белеп торган уллары, уңган киленнәре, бер-бер артлы үсеп килгән оныклары бар – бәхетләре тулы, тормышлары түгәрәк.

«Сөт калыр, Ватан китәр!» – дигән ич Дәрдемәнд тә. Ул моны бөтен кауменә (халкына) карата әйткән, әмма шагыйрьнең әйткәне аерым язмышларда да чагыла түгелме соң?!

Мин тагын мәрхүм Рәшит дустымны тирән юксыну белән исемә төшерәм. Без фронтташ дуслар идек, кырык беренче елның июлендә бер эшелонга төялеп фронтка киттек, бер частька эләктек, сугыш беткәнче диярлек бергә хезмәт иттек. Тик армиядән бушавыбыз гына бер вакытка туры килмәде – мин 1945 елның язында ук бушадым, ә ул калды һәм бик озакка… Сугышның сәер бер хикмәте дип әйтергәме инде, фронтка нестроевой булып кына эләккән минем шушы гаять тыйнак-юаш дустым сугыш беткәч тә армиядән китәргә теләмәде. Гүя ул шунда үзенең туган йортын да, яраткан эшен дә тапты – бөтен гомерен соңгы көненә кадәр армия хезмәтенә бирде. Нәкъ кырык ике ел өзлексез хезмәт итеп, рядовой солдаттан майор дәрәҗәсенә менеп җитте. Каты авырып, Казанга кайткан чагында да аның өстендә погонлы китель иде әле54… Әмма ул һич тә сугыш кешесе түгел иде.

Рәшит Таһир улы Ильясовны укучыларга якыннанрак таныштырасым килә. Ул безнең мәшһүр мәгърифәтче галимебез Шиһабетдин Мәрҗани токымыннан, ягъни Рәшитнең әнисе Нә- гыймә апа Мәрҗани кызының кызы булган. Әтисе – Таһир Ильяс, шулай ук тарихта мәгълүм кеше, дин әһеле, гарәп теле буенча зур галим, «Әлмөфит» дигән беренче гарәпчә-татарча зур сүзлекне чыгаручы да ул… Революциягә кадәр «Мөхәммәдия»дә укыткан, егерменче елларның башында күпмедер вакыт «Шәрекъ академиясе»нең профессоры да булып торган. («Шәрекъ академиясе» дип ул чакта хәзерге педагогия институтын атаганнар булса кирәк.)

Рәшит әнә шундый нәселдән. Ләкин ул үзе турында күп сөйләргә яратмый иде, шуның аркасында мин аның ата-бабасын шактый еллар узгач кына белдем. Рәшит мәрхүмне әүлия бер кеше иде дисәм дә, һич арттыру булмас. Үтә инсафлы, үтә әдәпле иде ул – үз гомерендә бер тамчы хәмер капмады, бер тапкыр да төтен суырмады. Хәтта фронт шартларында да!.. Монда кешенең җанын тиз күреп була. Күпме тапкырлар бик әшәке бомбёжкаларга эләккән чакларыбыз булды, җаныбыз табаныбызга китә иде, ә бу ак чырайлы, күзлекле егет шул чакта да тынычлыгын җуймады, аз гына да курку-каушау күрсәтмәде.

вернуться

54

Ул 1988 елның ноябрендә вафат булды. – Ә. Еники искәр.