Выбрать главу

Шулай итеп, Галимҗан Ибраһимов безнең проза әдәбиятыбызда хикәяләүнең үрнәк булырлык гүзәл бер тел-стилен тудырды, һәм гаҗәп тә түгел, аңардан соң әдәбиятка килгән язучылар, барысы да диярлек аның көчле йогынтысына бирелеп, теге яки бу дәрәҗәдә Галимҗан стиле белән яза башладылар… Әлбәттә, алар иярүчеләр генә булып калмадылар, чын талантка ия булганнары телебезне баетуда, әдәби осталыкны үстерүдә үзләреннән дә зур өлеш керттеләр, ләкин барыбер аларның һәркайсы «Галимҗан мәктәбе» аша узды.

1962

ШАГЫЙРЬ ЕРАК СӘФӘРДӘН КАЙТТЫ

Мин ике нәрсә телим буЯшәдегем дөньядан.Бер теләгемдер: сәгадәт,Бер теләгемдер: ватан.

Минем кулымда сары тышлы юка гына китап. Укыйм: Сәгыйть Сүнчәләй… Тышлыкны ачам: артка тараган куе кара чәчле, киң ак маңгайлы, уйчан карашлы чибәр кеше рәсемен күрәм. Бу – шагыйрь үзе… Әйе, бик таныш миңа бу күркәм йөз. Мин аны кече яшемнән үк күреп тә һәм укып та беләм. Шуңа күрә, бик табигый буларак, мин аның бу «Сайланма әсәрләр»ен55 эчке бер дулкынлану белән кулыма алдым.

Ләкин хәзерге укучыларның: «Кем соң ул Сәгыйть Сүнчәләй? Нинди шагыйрь ул? Нишләп әле аның турында безнең моңарчы берни дә ишеткәнебез юк?» – дип сораулары мөмкин. Һәм бу – бик урынлы сорау, чөнки билгеле бер тарихи сәбәпләр аркасын- да Сәгыйть Сүнчәләй утыз елдан артыграк вакыт безнең әдәбияттан югалып торды. Үзе дә, исеме дә, язганнары да тәмам онытылды. Димәк, шул утыз-утыз биш ел эчендә үсеп өлгергән кешеләрнең Сәгыйть Сүнчәләй дигән шагыйрьне белмәүләре бер дә гаҗәп түгел… Ләкин без, олырак һәм картрак буын, Сәгыйть Сүнчәләйне яхшы белә идек. Бала вакытыбызда әдәбият китапларына кергән шигырьләрен, зурая төшкәч, шигъри җыентыкларын укып белә идек… Ә революция елларында кемнәр генә «Кузгал, уян, ләгънәт ителгән коллар һәм ачлар дөньясы!» яки «Атты таң, нурлы таң илебездә, хөррият кояшы балкыды…» дип җырламады икән?.. Һәм боларны җырлаучыларның Сәгыйть Сүнчәләйне белмәүләре мөмкин түгел, чөнки бу аның сүзләре, чөнки нәкъ менә ул, татар шагыйрьләреннән беренче булып, революциянең бөек гимннарын – «Интернационал» белән «Марсельеза»ны – татарчага тәрҗемә иткән шагыйрь иде.

Шулай ук Байрон һәм Пушкин поэмаларын тәрҗемә итүче, бигрәк тә Һенрих Һейнедан иҗади файдаланып язган һәм татар сәхнәсендә зур уңыш белән барган «Әлмансур» трагедиясенең авторы буларак та, Сәгыйть Сүнчәләй әдәбият дөньясында шактый күренекле исем казанган язучы иде. Кыскасы, ул Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиевләр белән бер заманда яшәгән, башта ук Тукайның фатихасын алып әдәбиятка кергән һәм шул чорның татар поэзиясендә үзенә генә хас урын биләп, билгеле бер эз калдырган шагыйрь иде.

Мин бу кыска гына мәкаләдә, бары шушы җыентыкка гына таянып, Сүнчәләй иҗатына тулы бәя бирүне өстемә ала алмыйм. Бик читен эш бу минем өчен… Аннары җыентыкта Гали Халитның сүз башы бар. Кызыксынган кеше шагыйрьнең үзе һәм иҗаты турында шул сүз башыннан шактый тулы мәгълүмат алыр дип ышанам. Мин исә, поэзия белгечләренең өлешенә кермичә, бары укучы буларак кына берничә сүз әйтеп үтәргә телим.

Әгәр мин, шагыйрьнең барлык язганнарын укыганнан соң, үземә: «Бу шагыйрьдән миндә тулаем нинди тәэсир калды?» – дип сорау бирсәм әйтер идем: Сүнчәләй – башлыча инкыйлаб (бу аның үз тәгъбире) һәм мәхәббәт шагыйре икән ул. Чыннан да, аның бик күп шигырьләре турыдан-туры йә инкыйлабка (революциягә), йә мәхәббәткә багышланган. Хәтта кайбер шигырьләрендә бу ике тема бер-берсе белән үрелеп тә бара. Мәсәлән, аның хәзерге җыентыгына кермәгән «Төш» һәм «Төркиядән хат» шигырьләрендә без моны ачык күрәбез:

Син миңа – җәннәт, сәгадәт,Син миңа – күркәм хыял,Ихтилалга56 әмма ант бирдем…Мөкатдәс ихтилал!
(«Төш»)

Шулай ук шагыйрьнең сәхнә әсәрләрендә дә инкыйлаб мотивлары бик ачык чагылып уза. (Шунысы характерлы: «Инкыйлабчы» дигән персонаж бер пьесадан икенчесенә даими рәвештә күчеп йөри.) Хәтта тәрҗемә иткәндә дә ул күбрәк азатлыкка һәм мәхәббәткә баглы әсәрләрне сайларга тырыша. Әдәбиятка аяк басуы белән Байронның «Шильон тоткыны»н тәрҗемә итүе һәм бу поэманың Габдулла Тукай сүз башы белән басылып та чыгуы очраклы хәл түгел, әлбәттә.

Кыскасы, Сәгыйть Сүнчәләй – гомере буена азатлык идеяләре белән рухланып, шуны үзенең иҗатында өзлексез дәртләнеп җырларга омтылган шагыйрь ул. Баштарак аның шигырьләрендә азатлыкны зарыгып көтү, аны килер дип ышану ишетелсә, соңга таба инде азатлык өчен көрәшкә ялкынлы өндәү яңгырый. Менә нинди шигырь яза ул 1915 елны:

вернуться

55

Сәгыйть Сүнчәләй. Сайланма әсәрләр : шигырьләр, пьесалар, истәлекләр / [төз. Шәриф Сүнчәләй : сүз баш. авт. Г. Халит]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1961. – Ә. Еники искәр.

вернуться

56

Ихтилал – революция.