Белмим, татар шагыйрьләреннән кем генә революция булмас борын ук бөтен хаким сыйныфка каршы шулкадәр көчле нәфрәт белдереп, рәхимсез үч алуга чакырып ачыктан-ачык яза алды икән?..
Менә шуннан соң инде революцияне чын йөрәктән котлап каршы алу: «Йа мөкатдәс ихтилал, йа мөбарәк, мең яшә!»; халык тулы мәйданнарга «Марсельеза» һәм «Интернационал» белән чыгу; ниһаять, шагыйрьнең васыяте:
Һәм без, шуларның барысын да ишеткәч, «Әйе, Сәгыйть Сүнчәләй безнең поэзиябезгә чынлап та революция җырчысы булган икән ул!» дип әйтергә хаклыбыз.
Мин шулай ук Сүнчәләйне мәхәббәт җырчысы да дидем. Әйе, мәхәббәт мәсьәләсе дә, мәхәббәт кичереше дә аның иҗатында төп һәм көчле бер лейтмотив булып һич өзелмәстән сузылып килә. Шагыйрьнең бу уй-кичерешләрендә мәхәббәтне бик изге нәрсә итеп санау бар, аны саф итеп, бөек итеп күрергә теләү, әмма күп очракта аның шулай була алмавына көенү-әрнү бар… Тик, кызганычка каршы, кулыбыздагы җыентыкта шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы бик аз урын алган.
Без Сүнчәләй иҗатындагы ике төп сызыкка игътибар иттек, ләкин шагыйрь иҗаты бары шулар белән генә чикләнә икән дип уйлау, һичшиксез, хата булыр иде. Юк, шагыйрьнең диапазоны шактый киң, тормышның күп якларына кагыла ул, үз чорының әһәмиятле вакыйгаларына карата шигъри сүзен әйтмичә калмый ул. Тик әле кыска гына бер мәкаләдә барысына да аерым тукталып үтү мөмкин түгел.
Сәгыйть Сүнчәләй, – барысыннан да элек, фикерләүче, фикер әйтергә омтылучы шагыйрь. Шуның белән бергә, шигъри фикерне, шигъри тойгыны көйләп әйтүгә түгел, ә күбрәк дәшү-өндәүгә корылган үзенә генә хас стиле бар аның. Ахрысы, шушы стильне саклау һәм фикерне ничек тә төгәл әйтү өчен, шагыйрь күп кенә очракта ритмга әһәмият бирми, шигъри аһәңне ирексездән бозып куя. Ихтимал, шуңа күрәдер, заманында Сүнчәләйне шигърияткә «ярлы шагыйрь» итеп танытырга теләү дә булган иде. Ләкин сез аның шигырьләрен игътибар белән укысагыз, шигъриятнең ниндидер яңа аһәңен, оригиналь яңгырашын ишетмичә калмас идегез. Дәлил рәвешендә берничә генә мисал:
Ул кояштан төшкән эссе шәүләләргә йөз бирәм:
– Пеш, минем ямьсез битем! – дим, – пешмәсен гөлләр, чирәм!
Мә! – дидем, – яндыр йөземне! Тик игеннәр янмасын!
Ярлыларның күзләреннән яшь кенә тик таммасын!
Бу юллар барысы да шагыйрьнең 1915 елга чаклы язган шигырьләреннән күчерелде. Алар шигырь буларак ни дәрәҗәдә шома чыкканнардыр – ул кадәресен шагыйрьләр хөкеменә тапшырам. Әмма, миңа калса, аларда шул чорның поэзиясендә бик сирәк ишетелә торган, башлыча Сүнчәләйгә генә хас яңа шигъ- рият, яңа шигъри форма бар. Алардан мин Бабич һәм Такташ поэзиясенең беренче яңгырашын ишеткән кебек булам, һәм мин моны әдәбиятта бөек Тукай, Тукайдан соң Дәрдемәнд, Рәмиевләр барлыгын бик яхшы истә тотып әйтәм, чөнки Сүнчәләй, аларның көчле йогынтысын кичергән хәлдә, ифрат үзенчәлекле шагыйрь булып кала һәм поэзиябездә үзенә бөтенләй аерым урын алып тора.
Кызганычка каршы, менә хәзер чыккан китапка карап кына Сүнчәләйнең шигъри иҗаты һәм әдәби эшчәнлеге турында һәрьяклап, иркенләп фикер йөртүе бик читен. Моның өчен китапта материал җитәрлек түгел, мәрхүмнең шигырьләре бик аз кертелгән, тәрҗемәләре бөтенләй юк диярлек, драматургиясе дә бары бер генә әсәр белән чикләнгән. Хәлбуки җыентыкны тулырак итеп чыгарырга бөтен мөмкинлекләр бар иде.