Шушы уңай белән тагын бер бик мөһим мәсьәләгә тукталмыйча үтеп булмас, ахрысы. Сүз Тукай – Сүнчәләй мөнәсәбәте турында бара…
Без беләбез, бу мөнәсәбәт ике шагыйрь арасындагы дуслыктан гыйбарәт. Кыска була бу дуслыкның гомере –1911 елда гына башлана һәм Тукайның үлеме белән өзелеп кала. Ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә Тукай Сүнчәләйнең күңелендә гаять зур урын алып өлгерә. Бөек шагыйрьнең әче язмышы өчен ул яна-көя, аның үлемен искиткеч авыр кичерә, соңыннан гомере буена инде ул аны оныта алмый һәм аңа тирән мәхәббәт саклый. Кайтадан-кайта ул аның турында уйлана, яза, үзенчә «мәхзүн, мөгаззәб» шагыйрьне ничек тә тирәнрәк аңларга тырыша… Бу хакта безгә Сүнчәләйнең Тукайга багышлаган истәлекләре һәм шигырьләре сөйли. Барлыгы биш истәлек һәм җиде шигырь язган ул. Шигырьләренең икесе 1912 елны, ягъни Тукай әле үзе исән чакта язылган булганнар, ә калганнары 1913–1914 еллар эчендә язылганнар. Бу факт үзе генә дә безгә күп нәрсә турында сөйли булса кирәк.
Мәрхүм Әхмәт Фәйзи, Тукайның Сүнчәләйгә язган хатлары һәм Сүнчәләйнең Тукайга багышлаган истәлекләре, шигырьләре белән танышкач, боларның барысын да «Тукай һәм Сүнчәләй» дигән исем астында кечкенә аерым бер китап итеп чыгарырга кирәк дип әйткән иде. Игътибарга лаеклы фикер бу. Ихтимал, кайчан да булса бер эшләнер дә ул. Ләкин аны көтмәстән, менә хәзер чыккан җыентыкта Сүнчәләйнең бөек шагыйрьгә булган мөнәсәбәтен, һичшиксез, тулырак чагылдырырга кирәк иде. Хәлбуки китапта бу чагылыш бик зәгыйфь – биш истәлекнең икәве генә кергән, ә җиде шигырьнең берсе дә юк63. Хәер, берсе бар икән, ләкин ни сәбәптәндер аның кемгә багышланган булуы әйтелмәгән, һәм тагы да гаҗәбрәге – турыдан-туры Тукайга төбәп әйтелгән юллары бөтенләй төшереп калдырылган. Сүз «Юаныч» шигыре турында бара. Һәм ул менә нинди юллар белән тәмамлана:
Ихтимал, безгә бу юллар ошамас, без аларны йә зәгыйфь, йә дөрес түгел дип табарбыз, ләкин моннан илле ел чамасы элек Сүнчәләй кулы белән язылган шигырьне бүген килеп «төзәтергә» безнең ни хакыбыз бар?.. Нишлисең, Сүнчәләй үзе хис иткәнчә, үзе аңлаганча язган инде, – без хәзер аңардан нәкъ үзебез теләгәнне әйттерә алмыйбыз ич!..
Әмма безгә тарихи дөреслек кирәк, шагыйрьнең шигъри фикере, саф үз карашы, үз мөнәсәбәте кирәк. Әгәр шуннан Сүнчәләйнең җиде шигырен дә бергә җыеп укысак, аларның күп кенә яклары хәзер безгә бик сәер тоелган, хәтта ошап бетмәгән юллары аша, без шагыйрьнең бөек Тукайга булган кайнар мәхәббәтен, Тукай язмышын нинди тирән газап белән йөрәгеннән кичерүен бик ачык күрер идек.
Сүнчәләй – илен, халкын сөйгән, зарыгып азатлык көткән һәм Октябрь азатлыгын көне-сәгатендә ихлас күңелдән котлап каршы алган шагыйрь. Нинди генә каршылыгы, чуарлыгы булмасын, ул – коммунист булып дөньядан кичкән безнең шагыйрь. Димәк, безнең тарафтан аңа игътибар-хөрмәт кирәк, аны аңлый белү һәм аңлата белү кирәк.
Ерак сәфәрдән шагыйрь кайтты. Бик күп еллар аерылып торганга күрә, без аны чак таныйбыз. Ул әле бөтен килбәте һәм чын йөзе белән агылып бетмәгәндәй безнең алдыбызда тора… Әмма без аның кайтуына бик шатбыз һәм түбәнчелек белән баш иеп каршы алабыз.
ӘСӘРНЕҢ ТЕЛЕ ТУРЫНДА
(Сорауларга җаваплар)
1. Язган чакта әсәрнең теле ниндидер бер кодрәт белән үзеннән-үзе җиңел генә агып бара дип уйлау һич тә дөрес булмас иде. Тел ярдәмендә ни әйтергә, нәрсә күрсәтергә телисең – хикмәт шунда бит! Менә ни өчен тел турында өзлексез уйланырга туры килә. Хәтта әсәрне редактор өстәленә илтеп салганнан соң да баш ватудан туктамыйсың – күңелгә ошамаган берәр сүз сине, җаныңа кадалган шырпы шикелле, гел борчый да тора. Әсәр иҗат итүнең бөтен авырлыгы да, минемчә, нәрсә хакында язудан бигрәк, ничек итеп язуга кайтып кала. Мин моны үземнең «ачы» тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам.