2. Һәрбер язучының теле аның үзенә генә хас табигый тел булырга тиеш. Әйтик, кеше кара чәчле, кара күзле икән, без бит аның турында нигә бу сары чәчле, соры күзле түгел дип уйламыйбыз. Нәкъ шуның төсле язучы теле дә. Мәсәлән, Лев Толстой, Чехов, Горький теле бер-берсеннән бик нык аерыла, әмма без моңа һич тә гаҗәпләнмибез; һәркайсының телен бары аңа гына хас табигый тел дип кабул итәбез.
Кайчагында бездә язучы телен «китапчага» яки «халыкчага» аерып карау да очрый. Миңа калса, болай бүлгәләү бик үк дөрес түгел. Әгәр язучы ана сөте белән кергән чын үз телендә яза икән, мин аңарда бернинди дә ясалмалык сизмим һәм «китапчамы», «халыкчамы» бу дип аерып та тормыйм. Табигый тел итеп кабул итәм мин аны. Тик иярү, күчерү, охшарга тырышу булмасын. Гадәттә бит, язучының ясалмалыгы, конъюнктурага иярүе, кәсепчелек белән шөгыльләнүе барысыннан элек нәкъ менә аның телендә чагыла.
Мин тел җәһәтеннән үземә охшаган язучыларны өнәп бетермим. Теле минекеннән аерылып торса, шул миңа күбрәк ошый, һәм бу да бик табигый, минемчә.
3. Әсәрдәге персонажларның телен яшенә, кем булуына, профессиясенә карап индивидуальләштерүне һичшиксез кирәк дип саныйм. Ләкин бер шарты бар: индивидуальләштерү белән кирәгеннән артык мавыгып китмәскә, ягъни персонаж телен махсус терминнар яки жаргон сүзләр белән күп итеп чүпләмәскә кирәк. Тормышта бит кешеләр барысы да бертөсле сөйләшәләр, тик берәүләр сүзгә баерак, икенчеләр ярлырак булалар. Кыскасы, кешеләргә хас нормаль телне сакларга кирәк.
4. Билгеле, авторның үз теле персонаж теленнән күпмедер дәрәҗәдә аерылырга тиеш. Бу һәр язучының талантына һәм осталыгына бәйле, монда ниндидер гомуми бер рецепт тәкъдим итеп булмый. Дөресен генә әйткәндә, талантлы язучылар никадәр күп булса, әсәрләрнең телләре дә шулчаклы төрлерәк булачак. Электән үк шулай килгән инде ул, киләчәктә дә шулай барыр, ахрысы, чөнки сүз сәнгатенең бу табигый бер процессы булса кирәк.
…ЙОЛДЫЗ КЕБИ
Бер генә минутка фараз итик: безнең тарихыбызда Тукай юк, Тукай булмаган, ди… Никадәр ярлыланып калыр идек без, күпме дан-дәрәҗәбезне югалтыр идек! Әмма язмышка мең мәртәбә рәхмәт, безнең Тукаебыз бар!..
Даһиларны халык тудыра – бу бәхәссез, ләкин даһилар да үз нәүбәтләрендә туган халыкларына дан, шөһрәт китерә – бу да бик билгеле хакыйкать. Шуңа күрә дә аларны халыкның «милли горурлыгы» дип йөртәләр. Тукай да безнең әнә шундый горурлыгыбыз, һәм без, бу хакта уйлап тормастан, һәрвакыт аны күңелебездә саклап, ничектер гел тоеп яшибез.
Тукай – милли азатлык җырчысы. Тукай – изелгән, җәберләнгән, әмма золымга баш ияргә теләмәгән халык җырчысы. Татар халкының гасырлар буенча җыелып килгән зар-моңы, ачу-нәфрәте, өмет-хыяллары, янар тау ата башлагандай, Тукай иҗатында бәреп чыкты. Тукай кебек үз заманы белән шулхәтле тыгыз бәйләнгән, үзе яшәгән тормышның бөтен якларын ачык күрә белгән, һәртөрле социаль гаделсезлеккә каршы ачы нәфрәтләнеп язган икенче бер шагыйрьне бездә генә түгел, күп халыкларда табуы читен. Юкка гына бит ул илебездәге тугандаш халыкларның тирән мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулап алмады!
Тукайның Хөсәен Ямашевка карата әйткән сүзләре аның үзенә дә гаҗәеп туры килә:
Әмма без бу диңгезнең төбенә җиткәнче чума алганыбыз юк әле. Ә анда бик күп ачылып җитмәгән гәүһәрләр ята. Менә шул гәүһәрләрне табып чыгарыр өчен, шагыйрь үзе әйтмешли, «безгә кирәк диңгез төбе гауваслары66…».
Шагыйрьнең өмете яшьләрдә иде. Үләреннән бер ел элек кенә ул татар яшьләре исеменнән нинди тирән ышаныч белән яза:
Бүгенге яшьләребезнең, бөек шагыйрьгә ияреп, бу нур уйнаткан горур юлларын кабатларга, минемчә, тулы хаклары бар.
БЕЗНЕҢ ФАТИХ
Фатих Хөснигә 60 яшь тулды.
Бу – шактый озын гомер, бу гомер эченә ике революция, өч сугыш, социализм төзү, коммунизмның нигезен салу, – җыеп кына әйткәндә, яңа заманның илле еллык тормышы керә. Фатих туганда әле иске заман хөкем сөрә – ул менә шул заманның да хәлле-хәлсез крестьян агайларын, һөнәрчеләрен, вак сәүдәгәрләрен (алма сатучыларын), байларын, мулла-мөәззиннәрен, хәлфәләрен, мәчет-мәдрәсәләрен, ярминкәләрен, базарларын күреп кала… Фатих туганда әле Тукай исән була, «Ялт-йолт» чыга, «Аң», «Ак юл» һәм башка бик күп төрле нәрсәләр чыга; Фатих әдәбиятка аяк баскан елларда гына Фатих Әмирхан үлеп китә; Тукайның замандашлары Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Сәйфи, Садри Җәләл, Шәриф Камаллар белән Фатих танышып, аралашып, бер үк елларда эшләп калырга да өлгерә. Ә революциядән соң Фатих күреп кичергән вакыйгаларны санап чыгарлык та түгел. Ул вакыйгалар, әйтик, гражданнар сугышы, нэп заманы, колхозлашу еллары, бишьеллыклар, Ватан сугышы – болар һәркайсы үзенә бер тарихи чор булып санала. Ә Фатихның үз замандашлары арасында без кемнәрне генә күрмибез!.. Һади Такташ, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Муса Җәлил һәм башкалар, һәм башкалар… Шуларның барысы белән дә Фатих йөргән, аралашкан, бергә утырган, бергә эшләгән кеше. Йә, моннан соң безнең Фатихыбыз гаҗәп бай, озын гомер кичерде дип ничек әйтмәскә мөмкин ди?!