Выбрать главу

Сез, ул җырлаганда, көйләрнең күчеш һәм борылышларына колак салып карагыз. Чишмәнең агышы бер генә урында да тукталып калмаган кебек, Фәридәнең тавышы да, нинди генә күчеш баскычларын үтмәсен, өзелеп-нитеп калмый. Гаҗәеп бер табигыйлек һәм җиңеллек белән ага да ага ул…

Фәридә Кудашеваның, кыска көйләрдән бигрәк, озын һәм озынрак көйләрне («Сагыну», «Дранча», «Көзге ачы җилләрдә» кебекләрне) яратып җырлавы да, минемчә, очраклы хәл түгел. Бу җырларга салынган моң һәм шул моңны бөтен тулылыгы белән җиткерә алу мөмкинлеге җырчының ниндирәк көйләрне сайлап алуын билгели дә булса кирәк.

Фәридә Кудашева үзенең җырлары белән безне тирәнтен дулкынландырды һәм сөендерде. Сандугач сайравыннан туеп булмаган кебек, аны тыңлаудан да туеп булмый, күпме генә җырласа да! Чын талант бик кадерле нәрсә, шуңа күрә дә аның озак, бик озак саклануын гел теләп кенә торасы килә. Хәтта борчы- лып та!

1957

БЕРЕНЧЕ КАРЛЫГАЧЛАР68

1907 елны Оренбургта Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган беренче профессиональ татар труппасында бер генә хатын-кыз да булмый, – анда хатыннар ролен дә ирләр уйныйлар. Моның сәбәбе бик ачык: бердән, патша самодержавиесе милли азатлык хәрәкәтен тимер кулы белән буып торса, икенчедән, гасырлар буенча хөкем сөреп килгән ислам шәригате, дини хорафат, фанатизм кара чапан шикелле халыкны яктылыктан каплап тора. Бу соңгысы хатын-кызларга карата аеруча рәхимсез була, аларга сәхнәгә чыгу түгел, урамда йөзен ачарга да рөхсәт ителми. «Дин вә мәгыйшәт» журналында 21 мулла имзасы белән театрда уйнауның һәм аны карауның зур гөнаһ икәнлеге турында каты фәтва да басылып чыга. Кыскасы, театр тирәсендә чуалу һич гафу ителмәслек бозыклыктан санала. Карагруһлар артистларны һәр җирдә эзәрлеклиләр, кулларына эләксә, тотып кыйныйлар, алар хәтта беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинага револьвердан да аталар…

Шулай итеп, татар театры революциягә чаклы хатын-кызларга гел мохтаҗ булып килә. Хатын-кыз рольләрен уйнау кайбер артистларның хәтта амплуасына әйләнеп китә. Мәсәлән, күренекле артист Бари Болгарский безнең сәхнәдә башлыча карчыклар ролен оста башкаруы белән таныла.

Ләкин бишенче ел кузгаткан азатлык җиле шундый көчле була ки, ул патша самодержавиесен дә дер селкетә, фанатизм һәм хорафат болытларын да тузгыта. Халык уяна, халык яктылыкка йөзен бора. Уянган халык эченнән, һичшиксез, театрга килергә теләүче хатын-кызлар да табылырга тиеш иде. Хәтта озак көтәргә дә туры килми, труппа оешкан елны ук инде аңа беренче артистка да килә. Бу – Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская иде. Һәм ул килеп кенә калмый, ул труппаның җанына әверелә, ул үзе тора-бара труппа җитәкчесе дә, режиссёры да булып китә.

…Беренче карлыгачтан соң бүтәннәр дә акрынлап театрга ки- лә башлыйлар. Яшь татар кызлары Фәхерниса Сәмитова, Зөләйха Богданова, Фатыйма Шәймәрдәнова, Гөлсем Болгарская, Нәгыймә Таҗдарова, Фатыйма Ильская, Нәфига Арапова, Әшраф Синяевалар бер-бер артлы сәхнәгә менәләр. Алар күп булмыйлар, шушы санап күрсәткәннәр дә кайсы Казанда, кайсы Оренбургта калкып чыгалар һәм төрлесе төрле труппада уйнап йөриләр. Татар җәмәгатьчелеге ул чакта сәхнә талантларын «йолдыз» дип йөртә белмәгән, әмма искиткеч батырлык күрсәтеп, адәм чыдамас авырлыкларны җиңеп, төрле мыскыл-хурлыкларга чыдап, яңа сәнгатькә үзләрен багышлаган бу татар кызлары караңгы күктә җемелдәгән чын мәгънәсендә беренче йолдызлар иде.

Аларны халык тудыра, күбесе аларның иң түбән катлаудан, хезмәт ияләре эченнән күтәрелеп чыга. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина – эшче кызы, кече яшьтән үк үзе байларда хезмәт итә, әнисе үлгәч, кәләпүшче карчыкта тәрбияләнеп үсә. Нәгыймә Таҗдарова – ярлы крестьян кызы, байларда асрау булып тора, асраулыктан киткәч, патша армиясенә күлмәк-ыштан тегә. Фатыйма Ильская – ятим кыз, мойкада (йон юа торган җирдә) эшләп тамак туйдыра, укый-яза да белми…

Аларны заманның алдынгы кешеләре үстерәләр, демократик язучылар Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов аларга кыйбла күрсәтәләр, дәрт, рух биреп торалар. Кыскасы, идея һәм мораль җәһәтеннән аларның аталары булалар.

Фатих Әмирхан димләве буенча сәхнәгә чыккан Сәхибҗамал Гыйззәтуллинаны бөек Тукай кояш белән тиңли:

Күр, ничек иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула,Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.
вернуться

68

Бу мәкалә 1957 елның 23 маенда «Советская культура» газетасында басылган иде. Шуннан бераз кыскартып алынды. – Ә. Еники искәр.