Выбрать главу

Ятимлектә үскән Фатыйма үзенең тормыш тәҗрибәсе белән бай сәүдәгәр кызы Рокыядан никадәр ерак торса да, гаҗәеп бер сизгерлек белән ул, Фатих Әмирхан хыял иткәнчә, татар кызларына үрнәк булырга тиешле милли туташ-гимназистка образын әнә шулай ышандырырлык итеп тудыра ала.

1916 елның көзендә Кариев чакыруы буенча Фатыйма Казанга, «Сәйяр» труппасына килә. Бирегә килгәч тә, аның Казан тамашачыларына уйнап күрсәткән роле шул ук Рокыя була. Шуны истә тотарга кирәк: «Тигезсезләр» Казан сәхнәсендә 1915 елны ук куела, ләкин әсәрнең төп героинясын берәү дә уңышлы башкарып чыга алмый. Инде Фатыйма уйнагач, Казанның тамашачылары да, вакытлы матбугаты да бертавыштан: «Менә бу, ичмасам, чын Рокыя!» – диләр. Әсәрнең авторы Фатих Әмирхан яшь артисткага үз кулы белән чәчәкләр бүләк итә. Кариев белән Тинчурин Фатыйманы «Ил кызы» дип атыйлар, менә шуннан аның сәхнә фамилиясе Ильская булып китә.

Шулай итеп, Фатыйма Ильскаяның нинди зур талантка ия икәнлеге беренче чыгышыннан ук шактый тулы булып ачыла, татар сәхнәсе аның йөзендә кабатланмас, бай үзенчәлекле артистканы таба. Шуның белән бергә, Рокыя образы Ильскаяның алдагы иҗат юлына ничектер якты бер нур булып төшә, һәм яшь артистка гүя шул юлдан кыю, батыр адымнар белән осталык биеклегенә, алда көткән шөһрәтенә таба атлап китә.

Чынлап та, Фатыйма Ильская гаҗәеп бер тизлек белән үсә башлый, еллап түгел, айлап уңышлардан уңышларга ирешә бара. Казанга килүенә берничә ай үткәч тә аның бенефисы булып, шул уңай белән инглиз авторы Дюморьеның «Трильби» дигән әсәре куела. Фатыйма төп героиня Трильби ролен башкара, һәм, озак та үтми, «Аң» журналында Габдрахман Кәрәм: «Ильская Трильби ролен көткәннән артык яхшы уйнап, халыкның күп алкышларына мәзһәр булды»69, –дип язып чыга.

Бу уңышларның сәбәбе нәрсәдә иде соң? Әлбәттә, моның иң беренче төп сәбәбе: яшь артистканың зур талантка ия булуында иде.

Бу талантның Фатыйма Ильскаяга гына хас үзенчәлекләре нидән гыйбарәт иде соң? Иң элек ул тирән эчке сизгерлеккә – интуиция көченә үзенең гаҗәеп бай булуын күрсәтте. Нинди генә рольгә алынмасын, Ильская аның җанын бик нечкә һәм дөрес тоя белә. Шунлыктан артистканың һәрбер иҗат иткән образы үзенә генә хас бөтен эчке һәм тышкы сыйфатлары белән бик табигый булып гәүдәләнә. Шуның белән бергә, Фатыйма Ильскаяда хисләр кичерешенең иркен төрләнә алуы, бу кичерешләр төрләнүен искиткеч дөрес чагылдыра белгән матур, нәфис тавыш аның уенына аеруча бер самимилек һәм ягымлылык бирә. Гомумән, Фатыйма Ильская – образга тәмам йотылып, йөрәк кичерешләрен тирәнтен ачып, кайнар дәрт белән уйнаучы артистка ул.

…Еллар үтә барган саен, артистканың тәҗрибәсе дә арта, иҗаты да үсә, камилләшә бара. Бигрәк тә совет сәхнәсенә аяк баскач, аның таланты канатларын киң җәеп җибәрә. 1924 елны Һади Такташ Ильскаяга түбәндәге сүзләрне яза: «Син татар сәхнәсенең кояшсыз көннәрендә чәчәк атып килгән көләч гөле идең. Ирекле хөкүмәтнең ирекле сәхнәсендә син тагын гөлләнерсең, син тагын матур вә нәфис итеп чәчәкләнерсең».

Әйе, шагыйрьнең бу юравы бик дөрескә чыкты: Фатыйма Ильская совет сәхнәсендә чын-чынлап чәчәк атты һәм татар театрының олы бер остасы булып танылды.

…Рокыя кебек лирик героинядан башлаган иде ул үзенең иҗат юлын һәм менә «Тормыш җыры»ндагы Фатыйма кебек тирән социаль эчтәлекле драматик героиня образын тудыруга кадәр килеп җитте. Болар – икесе ике котыпта торган образлар… Мондый капма-каршы образларга кереп, аларны бөтен табигый чынлыгы белән гәүдәләндерә алу Ильскаяның иҗат мөмкинчелекләре никадәр үскәнлеген, таланты никадәр камилләшкәнен ачык күрсәтсә кирәк.

Әмма бу ике котыптагы образлар арасында торган төрле характердагы, төрле милләттән чыккан, төрле заман җитештергән дистәләрчә образлар бар әле. Без алар арасында «Яшь гомер»дән Зөләйханы, «Юлбасарлар»дан Амалияне, «Гроза»дан Катеринаны, «Фигароның өйләнүе»ннән Сюзаннаны, «Бишбүләк»тән Зифабануны, «Җилкәнсезләр»дән Дилбәрне, «Таня»дан Таняны, «Чын мәхәббәт»тән Гөләндәмне күрәбез.

Ильскаяның үсешен яки, икенче төрле итеп әйткәндә, Рокыядан Фатыйма образына ничек килүен аңлар өчен, шулардан ике генә образга – Зөләйха белән Катеринага тукталып үтик.

Зөләйха – иске тормышның авыр шартларында үз хокукын яклый алмаган, тәкъдиргә буйсынып, сөйгәненнән ваз кичеп, эчкече, бозык бай малаеның колы булырга мәҗбүр ителгән бер бичара татар кызы… Газаплы икеләнүләр кичереп, авыр хәсрәткә дучар булып, көннәрен һәм төннәрен ачы күз яшендә үткәрә ул.

Фатыйма Ильская башкаруында без Зөләйханың әнә шул газаплы икеләнүен дә, көчсез гаҗизлеген дә, тирән хәсрәтен дә, керсез нечкә күңелен дә бик ачык тоябыз. Меңнәрчә бәхетсез Зөләйхаларның ачы язмышын сөйли кебек безгә артистканың чын осталык белән тудырган бу сөйкемле, аяныч образы!

вернуться

69

Мәзһәр булды – иреште.