…Уң ишектән залга керәбез. Өйнең иң зур бүлмәсе бу, Толстойлар семьясының кайчандыр шау-гөр килеп торган почмагы… Биредә ашаганнар-эчкәннәр, кунакларны кабул иткәннәр, уйнап-көлеп күңел ачып утырганнар яки заманның иң җитди мәсьәләләре – Россия язмышы, халык тормышы, әдәбият, сәнгать хәлләре турында кызу бәхәсләр алып барганнар.
Шушы залда 1889 елның декабрендә Ясная Поляна яшьләре Толстойның «Мәгърифәт җимешләре» («Плоды просвещения») дигән комедиясен беренче тапкыр уйнап күрсәткәннәр. Спектакльне карарга Мәскәүдән һәм Туладан кунаклар килгәннәр. Шушы залның әнә теге түгәрәк өстәл торган почмагында Лев Николаевич үзенең язып яткан «Яңадан туу» («Воскресение») романын берничә кич буена якыннарына укып күрсәткән.
Заманында кемнәр генә булмаган биредә! Семьяның үз, якын кешеләре Тургенев белән Фет еш кына килеп йөргәннәр; Лев Николаевичның ихлас күңелдән яраткан әдибе («Прозабызның Пушкины» дип атый ул аны), «кызлардай мөлаем» Чехов бу өйдә тансык кунак булган; заманның тынгысыз кешеләре, бөек язучының игътибарын һәрвакыт үзләренә биләп торган Горький белән Короленко, әледән-әле килеп, бу залда хуҗа белән кызыклы һәм мәгънәле әңгәмә алып барганнар. Шулай ук биредә художниклардан Репин, Крамской, Нестеров, Ге, композиторлардан Танеев, Аренский еш кына кунак булганнар… Хәер, монда булган кешеләрнең барысын да санап чыгарга мөмкинме соң? Язучының озын гомере дәвамында әдәбият, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре, эшчеләр, крестьяннар, студентлар, төрле илләрнең вәкилләре Ясная Поляна бусагасын таптаудан бер генә көн дә туктап тормаганнар.
Залның гомуми күренеше бик гади, җиһазлары чуар – бер генә стильдә түгел, күзгә бәрелеп торган әллә ни байлык һәм купшылык юк, кыскасы, граф өенең залы димәссең.
Ишектән керүгә сул кулда – ялт иткән зур рояль, уртада – ак эскәтер япкан озын өстәл, аның тирәсендә – җиңел венский урындыклар; түр почмакта – кызыл агачтан түгәрәк өстәл һәм борынгы стильдәге креслолар; өстәл өстендә – абажурлы лампа, тагын бер кечкенә өстәлдә җиз шәмдәлләр… Ике тәрәзә арасында – сырлап эшләнгән затлы рамда аяклы көзге… Стеналарда алтын путаллы һәм буяулы рамнарда – Толстойлар нәселендәге кешеләрнең – Лев Николаевичның үзенең һәм семья членнарының портретлары… Бу портретларның күбесе бөек художниклар кулы белән язылган. Менә И. Н. Крамской тарафыннан Толстойның «Анна Каренина»ны язган чорда (1873 елда) эшләнгән портреты; менә И. В. Репинның Татьяна Львовнаны (Толстойларның өлкән кызларын) язган портреты; менә В. А. Серов тарафыннан эшләнгән Софья Андреевна портреты… Моның кебек эшләр Ясная Поляна йортында күп алар, барысын да санап торып булмый, тик шуны гына әйтәсе килә: ул чорда бөек Толстой тирәсенә барысы да – художниклары да, композиторлары да, язучылары да – үзләреннән-үзләре тартылганнар һәм тирән дуслык, иҗади якынлык җепләре белән тыгыз бәйләнеп, бергә яши белгәннәр.
Шулай да тагын ике портретка тукталмыйча үтә алмыйм. Боларның берсе – Толстойның анасы ягыннан бабасы булган Н. С. Болконский портреты: башында аның ак парик, сакал-мыексыз, куе кара кашлар, туры борын, кысып йомылган иреннәр… «Акыллы, тәкәббер, сәләтле кеше» дигән Толстой аның турында. Менә шушы кешенең характерындагы кайбер сыйфатларны ул «Сугыш һәм тынычлык» романындагы князь Николай Андреевич Болконский образында чагылдыра.
Икенчесе – Лев Николаевичның атасы ягыннан бабасы булган И. А. Толстой портреты. Бу инде, язучының әйтүе буенча, бик йомшак табигатьле, ачык күңелле, гаять юмарт, әмма шактый сай кеше булган70. Аның характерын Толстой шул ук романдагы граф Илья Андреевич Ростов образында сурәтләп күрсәтә.
…Залдан ике тәрәзәле кечкенә якты бүлмәгә чыгабыз, «Кунак бүлмәсе» дип йөртелгән ул… Бүлмәдә бер кечкенә язу өстәле, бер түгәрәк өстәл, ике кресло, диван һәм шкаф. Стеналарында бик күп фоторәсемнәр. Шулар арасында Софья Андреевнаның художник Н. Н. Ге тарафыннан эшләнгән зур портреты эленеп тора.
Шушы ук бүлмәдә Крамской үзенең, әлеге без залда күргән, Толстой портретын язган икән. Лев Николаевич белән художник арасында вакыт-вакыт сәнгать мәсьәләләре турында кызу бәхәс кузгалып китә торган булган, һәм бу бәхәсләрне язучы соңыннан «Анна Каренина» романында чагылдырган (граф Вронскийның художник Михайлов белән сөйләшүе).
Биредә Тургенев үзенең хикәясен укыган, биредә Софья Андреевна озын төннәр буе иренең язганнарын акка күчереп утырган. Әйе, кечкенә бүлмә күпме кадерле истәлекләр саклый үзендә!