Выбрать главу

Без сөйләшеп утырган арада, Елизавета Степановна71 өстәлгә чәй әзерләде. Фәйзи аңа эчемлек тә чыгарырга кушты.

– Бүгенге бәйрәм шәрәфенә берне күтәрми булмас! – диде ул, дәртләнә биреп.

Елизавета Степановна Әхмәтнең бер дә ашамавына пошынып, зарланып алды. Шулай да Әхмәт чәенә аз гына коньяк тамызып, шуны күчтәнәч варенье белән эчте һәм ярты гына сынык алма бәлешен дә ашады… Артыгын булдыра алмады.

…Ул хәлсез, аңа озак утыру да, күп сөйләшү дә бик авырга килә. Без моны күреп торабыз һәм җайлап кына китү турында уйланабыз. Тагын бераз сөйләшеп утыргач, без, ниһаять, кузгалырга булдык. Шул чакта мин берсекөнгә ялга китәсемне әйттем.

– Озаккамы? – диде Әхмәт.

– Бер айга.

– Ярый, бик әйбәт… Минем өчен дә тазарып кайт.

– Тырышырмын, ләкин син үзең дә мин кайтуга тазарып тор, – дидем мин.

– Белмим шул…

– Юк, чынлап әйтәм… Тазар, көрәй, авыруның эзе дә калмасын!

Әхмәт көлемсерәп кенә башын кагып куйды.

Белмим ни уйлагандыр ул бу минутта, ләкин мин вакытлы гына аерылышканча, бик гади генә итеп аның белән саубуллаштым. Билгеле инде, бу үтә ябык, әмма шуңа да карамастан каләмен төшермәгән эшчән-арымас кулны соңгы тапкыр кысам дип һич кенә дә күңелемә китермәдем. Әлбәттә, Фәйзинең хәле никадәр авыр булуын бик яхшы белә идем. Ләкин бик кадерле кешенең югалуына соңгы минутка чаклы ышанмыйсың, хәтта үлгәч тә әле бу хәлгә ышана алмыйча, бу хәл белән килешә алмыйча йөрисең. Шуңа күрә саубуллашкан чакта күңелнең рәхимсез чынлык белән хисаплашмыйча ныклы өметтә калуы бер дә гаҗәп түгел иде.

…Террасадан төшеп бераз киткәч, артыма борылып карадым. Фәйзи һаман үз урынында утыра иде әле, кулын күтәреп хәлсез генә изәде…

…Бер дүрт-биш көн узгач, санаторийга килгән «Литературная газета»ны караган чакта, ахыр биттәге кара каймага очрап өнсез калдым: ни күрим, Әхмәт Фәйзинең вафат булуы турында кайгы белдерелгән!.. Кара кайма… Күземне аера алмыйм, тик бераздан гына белдерүдәге числога игътибар иттем: унберенче августта дигән… Мин Казаннан чыгып киткән көнне ләбаса бу! Бәлки әле, китеп тә өлгермәгәнмендер, ләкин ник бер кеше хәбәр итсенче!.. Нинди үкенеч! Нинди үкенеч!

…Соңгы саубуллашу минутларын яңадан бер кат бик ачык итеп, тирән әрнү белән күз алдымнан кичердем: димәк, Тукайга һәйкәл ачылган көнне үлем Фәйзинең баш очында басып торган инде, – ул гүя аңа соңгы шатлыкны татырга гына вакыт биргән… Ә мәрхүмнең террасадан кул болгавы соңгы бәхилләшү билгесе булган икән…

…Бөтен ялым Фәйзи турында уйланып һәм сызланып узды. Әмма мәрхүмнең табутта ятканын күрмәгәч, ул минем хыялымда тере кыяфәте белән гомерлеккә сакланып калды.

…Тормышта кайчак Локман хәким шикелле мең яшәрдәй булып күренгән кешеләр очрый, менә безнең Фәйзи дә, үзенең шактый арыклыгына карамастан, шундыйларның берсе булып күренә иде… Чөнки ул гаҗәп таза рухлы, дәртле, энергияле бер кеше иде!

…Әле күптәнме, шушы илле сигезенче елның кышында гына бит Фәйзи нинди зур иҗади эшләр белән янып яши иде. Гыйнвар аенда ул Казанга килде. Өлкә комитетында Татарстан партия җитәкчеләре белән үткәрелгән очрашуда катнашты. Үзен борчыган мәсьәләләр турында чыгып, гадәтенчә ачык, туры итеп сөйләде.

Ул кышны Татар дәүләт академия театры аның «Рәүфә»сен сәхнәгә чыгарырга әзерләнә иде. Фәйзи башлыча менә шул эшкә якыннан катнашып йөрде, – асылда, аның Казанга килүе дә шуның өчен иде. Бу эш аңа шактый зур борчу-мәшәкать китерде. Әсәрне аңлау һәм аны тамашачыга ничек итеп җиткерү мәсьәләсендә ул театр белән уртак тел таба алмыйча йөдәде шикелле… Нәтиҗәдә спектакль автор көткәнчә килеп чыкмады. Бигрәк тә әсәрнең ахырын бозганнар иде. Шунлыктан спектакльне беренче премьерадан соң туктатып торалар, һәм Фәйзи әсәрнең актык пәрдәсен өр-яңадан эшләргә мәҗбүр була.

…Инде «Рәүфә»нең икенче премьерасы чыккач та, ул театрга гел йөри торды. Аны, әлбәттә, тамашачыларның спектакльне ничек кабул итүе бик кызыксындыра иде. Башта нык кына борчылса да, тора-бара ул тынычланды: әсәр сәхнәдә яши, тамашачы барысын да кичереп утыра, димәк, спектакльне туды дияргә була. Нәкъ автор өмет иткәнчәме, – анысы икенче мәсьәлә, әмма Рәүфә үзе сәхнәдә бар. Аны Фатыйма ханым Ильская иҗат итте. Фәйзине артистканың нечкә, тирән уены бик сокландырды, чөнки Ильская иҗат иткән образ авторның хыялында йөрткән һәм сәхнәдә күрәсе килгән чын Рәүфәсе иде.

вернуться

71

Әхмәт Фәйзинең хатыны. – Ә. Еники искәр.