Выбрать главу

Фәйзи өчен әдәби иҗат барысыннан элек намус эше иде. Язучының сафлыгы, гаделлеге, һәртөрле фани исәп-хисаплардан өстен торуы, үзе инанганга тугрылыклы булып калуы – аның өчен язылмаган законнар иде. Ни өчен ул, мәсәлән, сугыш артыннан ук, әле Муса Җәлил язмышы ачыкланып бетмәгән бер вакытта, аңа багышлап үзенең «Шагыйрь» дигән либреттосын язды? Чөнки Фәйзи Мусаны бик күптән белә иде, аңа ышанычы зур иде, һәм ул аның намуслы, гадел, иленә һәм халкына тугрылыклы шагыйрь булып калуына аз гына да шикләнеп карамады. Хәзер инде болай дип әйтү бик сәер ишетелә торгандыр, ләкин «Шагыйрь» либреттосы язылган елларда Мусаны шулай дип тану ул зур батырлык иде.

Мин Фәйзинең язучылардан кемгә дә булса көнләшеп каравын хәтерләмим. Әгәр инде ул берәү белән конфликтка керә икән, бу һич көнчелектән түгел, ә тирәнрәк сәбәптән иде. Фәйзине ярсыткан нәрсә – язучы яки шагыйрьнең гаделсезлеге, үз интересы өчен әшәкелеккә барудан да чирканмавы, каләмен эгоистик максатка хезмәт иттерүе, һәм менә шушы нәрсәне ул берәрсендә сизсә, аны кичерә алмый иде инде. Һәрбер конкрет очракта теге яки бу кеше турында ул дөрес хөкем иткәнме, – бусы икенче мәсьәлә, әмма аның мораль принцибы, ягъни совет язучысын саф, гадел, тыйнак итеп күрергә теләве бәхәссез иде.

Гомумән, Фәйзигә мин-минлек хас нәрсә түгел иде. Тәкәбберлек аңа ят иде, ул кешеләрне хөрмәт итә, хезмәтләрен тәкъдир итә белә иде. Казанга килгән саен, ул үзенең карт укытучысына да бара, кайчандыр театрыбызда матур эз калдырып киткән артисткабызга барып, аның белән дә дусларча сөйләшеп утыра. Тукайлар, Әмирханнар замандашы авыру карт журналистның да хәлен белергә онытмый иде. Һәм ул моны коры әдәп йөзеннән генә эшләми, ә теләп, чын ихластан эшли торган иде.

Әле беренче башлап танышкан елларда ук мин Фәйзидә табигый нәзакәтлелек, эчке бер затлылык барын сизмичә калмаган идем. Ничектер ул миңа интеллигент семьясында тәрбияләнгән, яхшы мәктәп күргән кеше булып тоелган иде. Соңыннан аның гади бер итекче баласы булуын һәм Уфаның әллә ни яхшы исәптә йөрмәгән Сабир хәзрәт мәдрәсәсендә укуын белгәч, бик гаҗәпләнгән идем72. Күрәсең, нәзакәтлелек һәм затлылык Фәйзинең табигатендә үк булган инде. Шуның өстенә Фәйзи чын мәгънәсендә культуралы кеше дә иде. Ләкин аңардагы бу культуралылык та отып алган тышкы бизәкләргә генә кайтып калмый иде. Культураны тышкы яктан гына отып алучының «мажиклыгы» барыбер җилкәсеннән үк сизелеп тора… Ә Фәйзидә ул бик табигый. Тыштан ялтырап күренмәсә дә, чын культуралылык аңардан, ничектер, хуш ис төсле аңкып тора. Ул берәүгә дә дорфа-тупас түгел, һәркемгә тигез мөнәсәбәт күрсәтә, ләкин берәү алдында да ялагайланмый, яратмаган кешесенә чын хисен яшереп тә тормый; ул теләсә кемнәр арасында үзен иркен, табигый тота, теләсә нәрсә хакында җиңел, ачык сөйләшә, ләкин бервакытта да игътибар үзәгенә әверелергә тырышмый; ул сүзгә тапкыр, кешене көлке ягын эләктереп алырга ярата, чәнечкеле сүзләр дә җибәргәли, ләкин һичкайчан кешенең күңеленә каты орынмас, усалланып юри кимсетергә тырышмас; ул бераз таркау- рак, онытылып китүчән, тормышның вак-төякләрендә эше юк кебек, кием-салымга да артык игътибар итми шикелле, ләкин эшендә җыйнак, өлгер, вакытның кадерен белә, уйлаган нәрсәсен үтәмичә калмый, пөхтә киенә, көнкүрештә тәртип ярата.

вернуться

72

Дөрес, соңга табарак Фәйзи Уфадагы татар гимназиясендә дә укыган. – Ә. Еники искәр.