Выбрать главу

Мин аның редакциядә эшләп утырган чагын күрмәдем диярлек. (Өстәле дә юк иде шикелле.) Газетаның штаттагы сотруднигы идеме – ул кадәресен дә белмим. Әмма аның үз исеме яки «Һималай» имзасы куелган зур-зур мәкаләләре һәм рецензияләре газета битендә бик еш чыгып тора иде. Ихтимал, ул да минем шикеллерәк редакциянең ирекле бер кешесе булгандыр, ләкин дә инде бөтенләй аерым исәптәге, бик кирәкле һәм бик авторитетлы кешесе – бу кадәресе минем өчен бәхәссез иде.

Алар, ягъни Такташ белән Кутуй, бик дуслар иде. Җан дуслар дип әйтәсем килә, чөнки алар – аерылгысыз, кая гына барма, алар гел бергә!.. Җыелышларда, кичәләрдә, театрда җиңел сөяк- ле Кутуй белән салмаграк хәрәкәтле Такташ энә белән җеп шикелле, гел бер-берсенә тагылып йөриләр – шулай калган минем хәтердә. Ә бит болай чынлабрак караганда, алар бер-берсеннән шактый нык аерылалар иде. Табигатьләре дә бер түгел, иҗатларында да охшашлык юк. (Сүз биредә башлыча аларның шигырьләре турында бара.) Такташ басынкырак, сабыррак, кешеләр белән мөгамәләдә йомшаграк булса, Кутуй, киресенчә, дәртлерәк, кайнаррак, кискенрәк кеше иде. Такташ көчле талант, шигърият чишмәсе, ә Кутуй – эрудит, поэзияне бик шәп белүче, әмма шигърияте ягыннан Такташка караганда йомшак, зәгыйфьрәк. Гомумән, икесе ике төрле шагыйрь. Янәшә куеп та булмый аларны, минемчә…

Соң, алайса, каян килә алар арасындагы әлеге чын дуслык? Дөрес, алар икесе дә бик популяр шагыйрь, татар әдәбиятының ике йолдызы73, исемнәрен дә һәрвакыт диярлек гел бергә кушып сөйлиләр, – һичшиксез, шушы нәрсә дә аларны бер-берсенә бик якынайткан булырга тиеш. Ләкин моның белән генә дуслыкны аңлатуы читен. Ә бәлки, табигатьләрендәге әнә шул аермалык башлыча аларны бер-берсенә тарткан-бәйләгәндер дә?.. Мондый хәлнең булуы, минемчә, бик мөмкин, һәрхәлдә, алар арасындагы дуслык вакытлы һәм очраклы моментлар аркасында гына түгел, ә зуррак, тирәнрәк сәбәпләр нәтиҗәсендә, әйтик, күңел таләбеннән, тирән симпатиядән, сокланудан, ниһаять, бер-берсенә мохтаҗлыктан туган булырга тиеш. Ике шагыйрьнең үзара мөнәсәбәтләрен азмы-күпме үз күзләрем белән күргәнлектән, мин бары әнә шулай гына аңлата алам. Әмма бу дуслыкның ахыры ни белән бетте соң? Хәер, тарих моны белә, тарихка мәгълүм. Шулай да мин үзем күреп белгәнне дә сөйләргә телим, тик бераз соңга табарак.

Инде тагын редакциядәге хәлләргә кайтыйк. Әйткәнемчә, анда һәртөрле мәзәк, кызык, көлке сүз күп була торган иде. Менә шундый кызыкларның берсе: көннәрдән бер көнне игъланнар өчен коридорда эленеп торган кара тактада үзеннән-үзе стена газетасы сыман нәрсә пәйда булды. Башта кемдер көлке бер әйбер яза да шуны тактага кнопка белән кадап куя. Аңа ияреп икенче берәү тагын нидер язып элә. Җыелышып укыйлар, шаулап көлешәләр, һәм шуннан китә дә инде: һәркем ни дә булса язып беркетә башлый – кара тактаның буш урыны да калмый. Контроль дә юк, редколлегия дигән нәрсә дә юк, теләсәң ни яз, полный хөрлек! Тик газетага охшасын өчен, редакция художнигы «Сыбызгы» дигән матур гына баш ясап, тактага ябыштыра. Аннары озак та үтми, Такташ көзге Ташаяк ярминкәсеннән бер кызыл билле калай сыбызгы да алып кайтып, шуны әлеге исем өстенә элеп куя. (Ул елны атаклы Ташаяк ярминкәсе соңгы мәртәбә булды шикелле – шулай хәтеремдә калган.)

Хәзер инде газетаның исеме дә бар – «Сыбызгы»! Хәтта түгәрәк кәпәчле калай сыбызгы да эленеп тора. Билгеле, кара тактага кнопка белән беркетелгән «материаллар» да «газетаның» исеменә бик туры килә – болар торганы редакция кешеләренең бер-берсеннән көлеп, бер-берсен үртәп язган нәрсәләре… Шундыйларның берсе ничектер хәтердә сакланган. Редакциягә алып менә торган киң баскычның нәкъ борылмадагы стенасында ике куыш бар иде. Куышларның берсендә шәрә хатын-кыз статуясы басып тора, ә икенчесе – буш, статуясы әллә югалган, әллә төшеп ватылган. Кыскасы, симметрия бозылган, һәм менә кемдер «Сыбызгы»га шундыйрак тәкъдим язып беркетә: симметрияне саклау өчен, әлеге буш куышка шагыйрь Исхак Хәйруллин белән тәрҗемәче Абдулла Төхфәт, анадан тума чишенеп, алмашлап басып торсыннар иде! Моны укып, без барыбыз да рәхәтләнеп бер көлештек. Чөнки икесе дә бик кечкенә буйлы, бертигез Исхак белән Төхфәт теге буш куышта статуя урынына басып торыр өчен бик тә туры киләләр иде.

вернуться

73

Г. Нигъмәти үзенең бер мәкаләсендә (Безнең юл, 1927 ел, 6–7 саннар) биш язучыны татар әдәбиятының биш йолдызы дип атаган иде. Болар – Такташ, Кутуй, Нәҗми, Толымбайский һәм Туфан. – Ә. Еники искәр.