Выбрать главу

Бу эш беткәч, табут янына язучылар тезелде. Алар шактый ишле иде. Солтан абзый язучылар белән эшен тиз бетерде. Шуннан соң кешеләр таралды, без дә, ниһаять, каравыл постын калдырдык… Табут яныннан тик Гөлчирә ханым гына китмәде. Ул миңгерәүләнер дәрәҗәгә җиткән иде шикелле… Миңа, соңыннан күп үлем-җитемнәрне күреп үткәргән кешегә, мәет өстендә Гөлчирә ханым кебек шулкадәр авыр газап кичергән икенче берәүне күрергә туры килмәде дисәм, һич тә хата булмас.

Вакыт җитте шикелле… Инде мәетне алып чыга да башларга тиешләр. Ләкин күмү комиссиясенең членнары ни өчендер бер бүлмәгә кереп киттеләр. Алар артыннан башка язучылар да иярде. Калган берничә кеше – без дә кызыксынып шунда кердек. Сүз әйтүче булмады. Без ишек төбендә генә басып торабыз, ә түрдә комиссия членнары аягүрә генә сөйләшәләр. Табутны беренче башлап кемнәр күтәреп чыгарга тиеш һәм, чыккач, күмү мәрасиме ничек, нинди тәртиптә барачак – сөйләшү менә шул хакта иде.

Әйткәнемчә, бирегә мәрхүмнең замандашлары барысы да диярлек җыелган, тик алар арасында Кутуй гына юк иде. Табут янында да күренмәде ул. Ахрысы, килмәскә булгандыр… Күренеп йөрмәскә… Хәер, килмичә каламы соң?! Кутуй үзенең Такташын озатырга килмәсен, имеш! Кем ышаныр моңа?!

Нәкъ менә комиссия членнары үзара тыныч кына киңәшләшкән чакта, ишек төбеннән аның соңгы вакытларда «югалып» торган ачык тавышы ишетелде:

– Иптәшләр, рөхсәт итегез әле миңа да бер сүз әйтергә!

Түрдәгеләр барысы да бу көтелмәгән тавышка борылып карадылар һәм кайберәүләр аптырап, кайберәүләр исә уңайсызланып, бер мәлгә ни әйтергә белмичә тынып калдылар. Ахырда комиссия членнарыннан берсе – ялгышмасам, Закир Гали – артык гаҗәпләнүдән булса кирәк, суза төшеп:

– Ку-туй?! – дип куйды, аннары, кинәт кызып: – Каян килеп кердең әле син, кем чакырды? Такташка синең бернинди дә мөнәсәбәтең юк. Хәзер үк чыгып кит! – диде.

Кутуй тагын нидер әйтергә омтылып карады, ләкин аңа авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Бу юлы инде берничә кеше, кайсы ачуланып, кайсы үтенгәндәй итеп, чыгып китәргә куштылар. Шуннан соң Кутуйның тавышы ишетелмәде, чыгып китте булса кирәк, хәер, мин артыма борылып карарга ничектер җөрьәт итә алмадым.

Кечкенә бүлмәдә әнә шундый хәл булып алды. Ләкин вакыйга моның белән генә бетмәде әле. Шагыйрьнең гәүдәсен Мәдәният йортыннан алып чыккач, Кутуй юл буе диярлек күтәрешеп барыр- га күпме генә омтылып караса да, аны табутка якын җибәрмәделәр. Зиратка барып җиткәннән соң, кабергә туфрак ташларга хәтта көрәк бирмичә үзен азапладылар. Кыскасы, шагыйрьнең мәете тирәсендә чуалып йөрүчеләрдән кайберәүләр үлгән Такташны тере Кутуйдан әнә шулай «сакларга» тырышты.

Инде хәзерге укучыларның, исләре китеп: «Бу ни эш, Кутуйга ни булган, сәбәп нәрсәдә соң?» – дип сораулары бик табигый. Әмма ләкин безгә, шул хәлләрне күреп уздырган кешеләргә, моның сәбәпләре билгеле иде. (Һәрхәлдә, тарих өчен бу сер түгел.) Кыска гына итеп әйткәндә, эш менә нәрсәдән гыйбарәт: утызынчы елның башындарак булса кирәк, әдәбият дөньясында зур шау-шу куптарган «җидегәнчеләр» дигән кечкенә бер төркем язучылар «фаш ителде». Менә шуларның берсе һәм иң күренеклесе Гадел Кутуй икән74. Әлбәттә, бу сенсация иде. Әле кайчан гына әдәби хәрәкәтнең эчендә кайнаган дәһшәтле Кутуй үзе дә «гөнаһлы», «гаепле» бер кеше булып чыга. Ләкин бу очракта аның өчен бәхетсезлек моның белән генә бетми. Саф күңелле, намуслы Такташ мәрхүм кичәге дустының «юлдан язуына» чынлап ышанган булса кирәк, «җидегәнчелек» фаш ителгәннән соң, бер шагыйрьгә җавап итеп язган шигырендә ул Кутуйга шактый ямьсез исем тагып уза. Билгеле инде, кайберәүләргә Кутуйны үлгән Такташ янына якын җибәрмәс өчен бу да җитә кала. (Әнә бит Такташ үзе Кутуйдан ваз кичкән, янәсе!) Кыскасы, Такташның үлеме һәм аны җирләү Кутуйның әнә шундый бик авыр, мөшкел чагына туры килә. Әмма ул, һичнигә карамастан, Такташны озатырга килеп җитә, кусалар да, табуты артыннан бер адым да калмыйча ияреп бара, шагыйрьнең гәүдәсен гүргә иңдергән чакта, кысыла-кысыла булса да кабер якасында басып тора – күпме чыдамлык һәм «әрсезлек» кирәк булгандыр аңа?! Үлмәскә тиешле дуслык хакына!

вернуться

74

Бу мәсьәлә белән кызыксынган кешеләр шул еллардагы матбугатны актарып карасыннар. – Ә. Еники искәр.