Выбрать главу

Сарымсактай азулы,

Кыйган камыш колаклы,

Тустагандай тояклы,

Ал өркәче май баскан,

Арт өркәчле дөядәй,

Арысландай күкрәкле,

Юлбарыстай сөйрәкле,

Чапкан чакта җил җитмәс,

Табаны ялпак Тарлан бүз

Ат бирәдер ханияң,

Менсәнә, Идегәй, менсәнә!

Якасы алтын, җиңе алтын,

Бер күрүе мең алтын,

Кара кештән тун бирә,

Кисәнә, Идегәй, кисәнә!

Тотам бавы сум алтын

Кыңгыраулы күк карчыга бирәдер,

Күн давылбаз бәйләнеп,

Күл кыдырып чөйсәнә!

Балдагы алтын уй булат —

Ханияң кылыч бирәдер,

Бусана, Идегәй, бусана!

Бер чигәсе мең кызылга[201] бетмәгән —

Ханияң көбә бирәдер,

Кисәнә, Идегәй, кисәнә!

Идел белән Җаекта

Утыз тугыз хан иде,

Туктамыштай юк иде,

Заукыңны анда сөрсәнә!

Байталдан байтал[202] бүлеп бирәдер,

Бәйләтеп кымыз эчсәнә!

Байтактан байтак[203] бүлеп бирәдер,

Падишаһлык сөрсәнә!

Ханәкәдән артык ару бар,

Көнәкәдән артык сылу бар,

Аны да алып бирәдер,

Уң тезенә утыртып,

Битләреннән суыртып,

Аркасыннан кагып-кагып сөйсәнә!

Җиң очыннан ялгашып

Сөйсәнә, Идегәй, сөйсәнә!

Туктамыштай ханияң

Сиңа үпкә кыладыр,

Үпкә булган сүзеңне

Үз аузыңнан әйтсәнә!

Кил, Идегәй, дусым, әй,

Безнең белән кайтсана!

Анда килеп Идегәй

Идел аша аны әйтте:

– Кайтмам да, Җанбай, кайтмамын,

Каерылып атым башын тартмамын,

Иңсәсе биек Бүз Урдага

Иңкәеп сәлам әйтмәмен,

Инеп күренеш итмәмен

Иңсәмә имән чукмар тигәндә!

Ирене юка чынаяк

Ханиям бал бирсә дә,

Бал бирсә дә эчмәмен,

Ханәшләр тоткан сараяк,

Сүрәтмәле сөт-кымыз,

Коеп бирсә дә татмамын,

Иренем җиркә[204] булганда.

Ияренең кашы алтын,

Йөгәненең башы алтын

Колагын бездәй кадаган,

Кәгелен кыздай тараган,

«Чу!» дигәндә, очкан кошны

Узып китмәгә яраган,

Йөрегәндә эзен санаган,

Куш йөрәкле яралган,

Кысыр елан үзәкле,

Култыраудай танаулы,

Сахтияндай иренле,

Сарымсактай азулы,

Кыйган камыш колаклы,

Тустагандай тояклы,

Ал өркәче май баскан,

Арт өркәчле дөядәй,

Арысландай күкрәкле,

Юлбарыстай сөйрәкле,

Чапкан чакта җил җитмәс,

Табаны ялпак Тарлан бүз

Ат бирсә дә менә алмам,

Аувым[205] котсыз булганда!

Якасы алтын, җиңе алтын,

Бер күрүе мең алтын,

Кара кештән тун бирсә

Кия алмам, Җанбай, кия алмам

Җилкәмә мөез бөткәндә[206]!

Тотам бавы сум алтын

Кыңгыраулы күк карчыга бирсә дә,

Күн давылбаз бәйләнеп,

Күл әйләнә чөя алмам,

Канҗагам кансыз булганда!

Балдагы алтын уй булат

Кылыч бирсә дә буа алмам,

Билем котсыз булганда.

Бер чигәсе мең алтынга бетмәгән

Көбә бирсә дә кия алмам,

Буем шыксыз булганда.

Байталдан байтал бүлеп бирсә дә,

Бәйләтеп кымыз эчә алмам,

Эчем котсыз булганда!

Байтактан байтак бүлеп бирсә дә,

Падишаһлык сөрә алмам,

Алла үземә бирмәсә.

Ханәкәдән артык аруны,

Көнәкәдән артык сылуны

Икәвен бердәй бирсә дә,

Уң җиремнән утыртып,

Чыңгылдашып көлешеп,

Янбашыннан ялгашып,

Чи төбендә серләшеп,

Яныма алып сөймәмен,

Синең тиңсез ханияң

Миңа үпкә кылса да

Инде иңкәеп бармамын,

Үпкә-пинә сүземне

Күкне угым аралап әйтмәсә,

Үз авызымнан әйтмәмен;

Ир булып атка менгәчтен,

Бер юл алып йөргәчтен,

Хатындай булып кайтмамын!

Мин очаем дисәм, канат юк,

Кунаем дисәм, койрык юк,

Барырыма җирем юк.

Батарыма күлем юк;

Алдым биек, артым яр,

Әйләнергә җирем тар!

Бу киткәннән китәрмен,

Шаһ Тимергә җитәрмен;

Шаһ Тимер миңа кул бирсә,

Юртар атка юл бирсә,

Теләгемне ул бирсә,

Бу Идел дигән суыңны

Кайер ком[207] кылып кичәрмен,

Туктамыштай ханыңны

Аягыма мөсәххәр итәрмен[208]!

Җанбай янә тулгады:

– Кайтсана, Идегәй, кайтсана,

Каерылып атың башын тартсана!

Алганың Ал Гомәр ханның кызы иде,

Айтулының үзе иде;

Сагыныр да саргаер,

Утырып калып картаер,

Салкын төшмәй барсана,

Ни дигәнен белсәнә!

Идегәй торып аны әйтте:

– Кайтмам да, Җанбай, кайтмамын,

Каерылып атым башын тартмамын,

Алганым Ал Гомәр ханның кызы иде,

Айтулының үзе иде.

Сагынсын да саргайсын,

Утра гына торып картайсын,

Анда гына минем эшем юк!

Ни дигәнен мин белмәм,

Колагым саңгырау булганда!

Кәмалның углы Киң Җанбай,

Киңәше өлкән эт Җанбай!

вернуться

206

Бөткәндә – үскәндә.

вернуться

207

Кайер ком – кыйралган коры ком.