Арырак торып сөйләче,
Бирерәк килеп тыңлачы!
Атаң кара кеше иде,
Мал биргәннең колы иде,
Анаң кара кеше иде,
Аш биргәннең күңе[209] иде,
Син дә шундый кешесең:
Аш биргәннең колысың,
Мал биргәннең улысың!
Ачма, күзең тишәрмен!
Сөйләмә, телең кисәрмен!
Таңлаеңа[210] тал кыздырып басармын!
Туктамышның тугыз ир,
Син тугызда мин ялгыз,
Дәрманың булса кил, дуңгыз!
Камчы тияр муйныңа,
Кан соргылыр куйныңа.
Бу киткәннән китмәсәм,
Киң чүлләрне үтмәсәм,
Ходай миңа юл биреп,
Шаһ Тимергә җитмәсәм;
Шаһ Тимер миңа кул биреп,
Теләгемне мул биреп,
Кырык түбәгә кырык басып,
Яу булып килеп җитмәсәм;
Нугайлының агыр йорт.
Җәяү яткан хәйран йорт,
Ач көзәндәй бөгелеп,
Ач бүредәй чыелдап,
Читәнеңнән кыйкулап,
Ачы сөрән салмасам,
Кола-алалы күп елкыңны
Куып әйдәп алмасам;
Боты савырлы көрән ат
Ботка тартып менмәсәм,
Ике саклык турыны
Олауга җайдак алмасам;
Алтынлап суккан урдасын,
Көмештән суккан ишеген
Төсе суык чын булат
Очы белән ачмасам,
Кирәгәсен[211] киртмәсәм,
Киртеп утын итмәсәм;
Ханәкәдәй аруны,
Көнәкәдәй сылуны
Үз түрендә шулвакыт
Түш астына салмасам,
Туксан башлы[212] урдага
Тунамый[213] ия булмасам;
Угланнарны сатуга
Бер чигәрә[214] куймасам,
Кырык көнлек юлына,
Кырык көнлек чүленә
Кырык кое каздырып,
Кырык йорт-ям салмасам,
Әйткәнемне кылмасам,
Мин үчемне алмасам,
Баба Төкләс бабам биргән
Идегәй атым корысын!
Мин, мин дирмен, мин дирмен —
Юкны димәс ирдермен!
Дусым утын сүндермәм,
Дошманым утын яндырмам!
Үзем димәс намартка[215]
Ап-ак бүз ат мендермәм!
Туксансыз җәбә салдырмам,
Аслын сорамый аш бирмәм,
Атасын сорамый дан бирмәм!
Тауга оялар шоңкармын,
Тау аркылы юртармын!
Торлаксыз[216] үскән коланмын[217],
Мизгелсез[218] юшап[219] уртлармын,
Яралыштан асаумын[220],
Бугалак салсаң[221] туктамам!
Карагайдан биекмен,
Давыл өрсә каерылмам;
Кайнашып беткән ботакмын,
Балталаса аерылмам!
Кылтыңлаган[222] көрәнчә ат –
Кыдырауны екканмын,
Якасы алтын кирәүкә,
Якалашып ертканмын!
Туксан баулы ак көбә,
Тунаган җирдә кигәнмен,
Якалашып, уклашып,
Күпләр башын игәнмен.
Моннан ары мактанмам,
Әгәр дә мин мактансам,
Унике тотам ук тарткан,
Тартканында өзә аткан
Борындагы Чыңгызның
Үзе белән тиңдермен!
VI. Идегәйнең юлда Кара Тиен Алып белән сугышып, Аксак Тимер кызы Акбеләкне һәм кырык колны коткарганы
Юнәлде Идегәй, юнәлде,
Шаһ Тимергә юл алды,
Тугыз ир базалмый калды.
Үткәннәргә сыенып,
Өзәңгегә сырынып,
Сузылмалы шам кылыч[223] —
Шам[224] кылычын кулга алып,
Алдан төште Идегәй.
Идегәй үзе бер иде,
Җантимернең биш углы,
Алтынчысы Идегәй;
Аннан-моннан җыелып,
Бары булды унҗиде.
Чокыр-чакыр юлларны
Басып китеп барадыр,
Аскар-аскар[225] тауларны
Ашып китеп барадыр,
Авызлыгын чуар ат
Бирми китеп барадыр,
Барган саен шәбәеп,
Ярсып китеп барадыр.
«Чу!» дигәндә чабадыр,
Авызлык белән алышып,
Камчы тартмый барадыр,
Очкан кош белән ярышып.
Идегәйнең йөрүе
Андый каты җил икән —
Җилә алмады унҗиде;
Аның капкан тамагы
Җиде көнгә бер икән —
Түзә алмады унҗиде.
Йөдәүләрен күргәндә,
Анда әйтте Идегәй:
– Әй унҗиде, унҗиде!
Өчләп салсаң, өч булмас,
Кушлап салсаң, куш булмас,
Бишкә бүлсәң бүленмәс;
Яныгызга яндаш булмасам,
Береңә берең иш булмас.
Әй унҗиде, унҗиде,
Унҗидебез бер кеше,
Мин кушылгач унсигез,
Унсигезнең бер эше.
Сусадым дип карыкма[226],
Ачыктым дип камыкма[227],
Юл озак дип ялыкма.
Тамагың синең ачыкса,
Тамак табып бирәем,
Киемең синең ертылса,
Кием табып бирәем,
Атың үлсә түләем,
Үзең үлсәң ни дияем?
Унҗиде дус, син үлсәң,
Җеназаңны чыгарып,
Баялычтан[228] ут ягып,
Таза-арулап күмәем.
Ирмен дигән ир егет,
Арысланга тиң егет,
Утка салсаң янмыйдыр,
Суга салсаң батмыйдыр,
Барган җирне җитмичә,
Юлда үлеп ятмыйдыр.
Ярен[229] әйтмә, борын әйт,
Мин исәндә үлмәссең!
229
Ярен – иртәгә, яренге – буласы ел, биредә «Ярен әйтмә, борын әйт» дигәне «Иртәгәгә калдырмый, алдан ук әйтеп куй» дигәнгә туры килә.