Үлмәссең дә бөлмәссең,
Авырлыклар күрмәссең!
Арык атың таушалса,
Җайдак алып ыртыек!
Каклап калган елкы ите,
Калҗа кылып уртлаек;
Сәрдә дигән салт[230] үлән –
Аны тапсак утлаек[231].
Әттек дигән тамыр бар,
Аны да тапсак юшыек!
Яңгыр тулган кызылгат[232]
Аны ширбәт кылып эчиек!
Арын әйт тә бирен әйт,
Барын әйтмә, берен әйт:
Унҗиде дус, сөенче,
Тора килеп киенче.
Билеңә кыны буынчы,
Бит-кулыңны юынчы.
Мин бу кичә төш күрдем,
Яхшылык төш ул булса,
Яхшылыкка юрачы!
Яманлык төш ул булса,
Ул унҗиде кешене
Түгәрәкләп курачы[233]!
Мин бүген кич төшемдә
Алтынлы ияр акбүз ат
Ялыннан тотып менепмен;
Ак шоңкар кош булыпмын,
Күккә табан очыпмын;
Күктә йөзгән фирештә —
Аларга барып сөйләшеп,
Аннан аша очыпмын;
Түбәдә йөргән коңгыр каз
Күк өстеннән алыпмын;
Тур тавына[234] куныпмын,
Түш итенә туепмын,
Ул ни булыр, унҗидем?
Унҗиде ир уйлады,
Уйланып уйпак[235] тапмады,
Юранып юрау тапмады.
Унҗиде ирнең эчендә.
Бере күпне күргән карт икән,
Анда торып ул әйтте:
– Әй Идегәй, Идегәй,
Таяк тайга җиткерер,
Тай дүнәнгә җиткерер,
Дүнән[236] атка җиткерер,
Ат морадка җиткерер.
Алтын ияр акбүз ат
Төшеңдә тотып син менсәң,
Ат-морадка җиткәнең!
Күккә табан син очсаң —
Йорт алдына чыкканың!
Күктә йөзгән фирештә,
Аларга барып сөйләсәң —
Ирәннәр[237] култыклап йөргәнең!
Аннан да ашып син очсаң,
Түбәдә йөргән коңгыр каз
Күк өстендә син алсаң,
Тур тавына син кунсаң,
Түш итенә син туйсаң —
Сине йорттан аерган,
Илле меңлек яу белән
Җитеп килде Идегәй.
Байтак куган[238] Туктамыш
Туксан башлы урдасына
Тунамый ия булырсың,
Таҗын-тәхетен алырсың,
Айтулыдай аруны
Янә бер җитеп кочарсың.
Идегәй ир әйтте дир:
– Әй унҗиде, унҗиде!
Атланаек, ятмаек!
Адәм җитмәс кола чүл,
Колач салып атлаек!
Туп-туп баскан, туп баскан,
Тоягы җирне тумырган,
Тумырылып яткан юл булса,
Ул юл белән буйлаек,
Утлы-утлы, утлы учак,
Анда җитсәк утлаек,
Капкасы калын таш кала,
Анда җитсәк кунаек.
Юнәлә бирде унҗиде,
Унсигезенче Идегәй,
Туп-туп баскан, туп баскан,
Тоягы җирне тумырган,
Тумырылып яткан юл күрде,
Ул юл белән юл алды.
Утлы-утлы, утлы учак,
Ут урнында көл күрде;
Капкасы ябык таш кала,
Аны юлда бер күрде,
Әйләнеп илен тапмады,
Ясанып[239] явын тапмады,
Ачтан карны юрылды[240],
Сусыздан бөере борылды,
Адәм җитмәс кола чүл,
Янәдән йөреп юл алды.
Барып бер күрде таш тияк[241],
Таш тияккә җиткәндә,
Анда тапты соргавыл.
Соргавылны[242] күргәндә,
Идегәй ир аны әйтте:
– Әй соргавыл, соргавыл,
Туп-туп баскан, туп баскан,
Тоягы җирне тумырган.
Тумырылып яткан юл күрдем;
Утлы-утлы, утлы учак,
Анда җитсәм, көл күрдем;
Капкасы ябык таш кала,
Аны юлда бер күрдем;
Әйләнеп илең тапмадым,
Ясанып явың тапмадым;
Әй соргавыл, соргавыл,
Сыргыең[243] бар, соргавыл,
Саркытың юк, соргавыл!
Кузалак арба[244] йөрмәстәй
Каргаулымы иде илегез?
Терәкле арба йөрмәстәй
Тиргәүлеме иде илегез?
Гарип бер юлчы килмәстәй
Хәерсезме иде илегез?
Каласын күрдем анда,
Йортын күрдем юлда,
Тияге монда, үзе кайда?
Җир кемнеке, тел кемнеке,
Дин кемнеке, әйт! – диде.
Анда әйтте соргавыл:
– Балта салсаң,
башы каерылмас,
Болгап кылыч чапсаң,
муйны биртелмәс,
Бәһатырлар батыры,
Алпагытлар[245] Алыбы,
Андый ирне бер белсәң,
Кара Тиен Йосынчы ул булыр;
Тумырылып яткан юл күрсәң,
Ул юл белән син килсәң,
Кара Тиен Алыпның
Йөргән юлы ул булыр.
Сырдәрьядан ары Сәмәрканд,
Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер,
Шаһ Тимер кызы Акбеләк,
Акбеләктәй аруны
Ак сарайдан аерып,
Акбеләген каерып,
Ат өстенә мендереп,
Алсу йөзен сулдырып,
Аны да көчләп алып киткән —
Кара Тиен ир булыр.
Каласын күрсәң анда,
Тияген күрсәң монда,
Үзе агар суның буенда,
Кырык бия бәйләтеп,
Кырык кушчы[246] кол куеп,
241
Тияк – билге өчен утыртылган таш, ыруның корбан чала торган һәм әйләнеп кайта торган урыны.