Выбрать главу

Кырык дөя әйдәтеп,

Кыз куйнында ятадыр;

Башы беткән артыннан барыр,

Юлы беткән юлыннан барыр,

Күрәсе килгән күреп үләр,

Күрмәгән – исән җиләр.

Соргавыл аны әйткәндә,

Кара Тиен юлыннан

Җилә бирде Идегәй;

Җилә җитеп килгәндә,

Агар суның буенда

Җиленен җиргә сөйрәткән,

Сыртын көнгә көйрәткән

Утыз башлы ак утау —

Аны күрде Идегәй.

Утыз утау янында

Туп-туп бия бәйләгән,

Һу, һу дия әйдәгән

Кырык кушчы кол икән —

Аны күрде Идегәй.

Унҗиде ирен ярга яшереп,

Ялгызы җитеп якынлап,

Сәлам биреп Идегәй,

Ул кырыкка аны әйтте:

– Әй кырык ир, кырык ир!

Кырыгың кырык ир булып,

Кырык җирдән җыелып,

Үзеңдәен туфракка

Кара башың кол булып,

Күргән көнең ни икән,

Ни икән, әй, ни икән!

Кырыкның бере Колчура[247],

Колчура карт аны әйтте:

– Кырыгым кырык ир булып,

Кырык җирдән җыелып,

Үземдәен туфракка

Кара башым кол булып,

Күргән көнем ни булсын.

Кол кайгысы – бер качмак,

Би кайгысы – бер чапмак!

Кара Тиен Алыпның

Кулыннан адәм качмак юк.

Бу Йосынчы гаверне

Адәм заты чапмак[248] юк!

Башы исән икәндә

Безгә ирек тапмак юк!

Ятимнәргә яр булган.

Колчурага дус булган,

Аты юкка ат булган,

Чүлләгәнгә су булган,

Адашканга юл булган,

Ялгызга ясак булган,

Җәяүгә таяк булган,

Карны ачканга тамак булган

Идегәй ир бар икән.

Аны каян алаек?

Колчура карт аны әйткәндә,

Ул кырык ир елады.

Идегәйне аянып,

Колчура карт янә әйтте:

– Чәчең айдай күренгән,

Битең нурдай түгелгән

Асыл егет икәнсең;

Бу гавернең юлына

Юл яңылып кергәнсең,

Күрәсе килгән – күреп үләр,

Күрмәгән – исән җиләр;

Исән-аман икәнсең,

Ирекле баштан кол булма,

Безнең көнгә тарыма,

Яр ышыктан үт! – диде.

Колчура карт әйткәндә,

Идегәй ярга иңмәде,

Яр ышыктан үтмәде,

Ашыкмый басып, ир булып,

Ялгызына сан булып,

Утауга карый юнәлде.

Ул утау да бу утау,

Уртасында ак утау —

Аны күрде Идегәй.

Чаңырагы[249] киртештән[250],

Увыгы[251] бар көмештән,

Бусагасын бурлаткан,

Кирәгәсен сырлаткан

Утауга килде Идегәй.

Үз башыннан ваз кичеп,

Чуар атыннан төшеп,

Атының башын күтәртеп,

Тирәккә тартып бәйләде.

Шам кылычын кулга алып,

Кара Тиен Алыпның

Кайсындай ир икәнен

Үз күзем белән күрим дип,

Үлсәм дә алышып үлим дип,

Ишеге ачык ак утау —

Килеп басты Идегәй.

Анда яткан Алыпны

Күрә калды Идегәй.

Кара Тиен Алыпның

Андый иде ятышы:

Туңып калды бррык… итеп,

Идегәйдәй Идегәй.

Таудай ятып ишелгән,

Бүксәсе ярдай бүселгән,

Үзе яман килбәтле,

Кайнаткан тимер сыйфатлы,

Күпердәй ята күкрәге,

Бурадай ята беләге,

Колаклары калкандай,

Куллары бер җобадай[252],

Аяклары маладай[253],

Йөзенә туры карасаң,

Туры килгән бәладәй;

Башы түрдә ятар,

Аягы ишеккә җитеп артыр…

Андый яткан Алыпны

Идегәй күреп сискәнде.

Җаны башына чәчрәде,

«Әҗәлем шул», – дип уйлады.

Янә торып бер бакса,

Ак чыбылдык алдында,

Күк чымылдык авызында,

Ак утауның түрендә,

Тутый коштай таранган,

Аккоштаен ясанган,

Сона коштай сыланган,

Яулыгын кыя салып,

Күргәннең исен алып,

Хур кызыдай утырган

Сылуны күрде Идегәй.

Алтын башлы чаң кубыз[254]

Кыз кулында чыңгыйдыр;

Кыл кубызын чыңгытып,

Елый биреп җырлыйдыр:

– Атам булды Шаһ Тимер.

Үзем булдым Акбеләк;

Ак беләкле кыз булдым,

Ак беләгем каерылып,

Бер гавергә кол булдым;

Аягымда йоклаган

Алып баба Йосынчы,

Йосынчыга күң булдым.

Анда әйтте Идегәй:

– Атаң булса Шаһ Тимер,

Үзең булсаң Акбеләк,

Ак беләкле кыз булсаң;

Ак беләгең каерылып,

Бер гавергә кол булсаң,

Шул бабага күң булсаң,

Исән-аман коткарып,

Атаңа сине җиткерсәм,

Атаң миңа ни бирер?

Акбеләк кыз анда әйтте:

– Син Алыпны үтерсәң,

Мине исән коткарып,

Шаһ Тимергә җиткерсәң,

Атам сиңа ат бирер,

Атам сиңа тун бирер,

Байталдан байтал бирер,

Байтактан байтак бирер.

Сине миңа ир кылыр,

Чирүенә баш кылыр,

Ни сорасаң – ул бирер!

Акбеләк кыз янә әйтте:

– Чәчең айдай күренгән,

Битең нурдай түгелгән,

Асыл егет икәнсең;

Бу гавернең юлына

Юл яңылып кергәнсең;

Исән-исән икәндә

вернуться

252

Җоба – кап, капчык.

вернуться

254

Кубыз – хәзерге авыз кубызы түгел, кул музыка коралы.