Выбрать главу

Исән-аман кит! – диде.

Анда әйтте Идегәй:

– Тимгел чуар атым бар,

Шул атыма мением,

Шайман таккан сыным бар,

Шайман тагып килием;

Киерелмәле җәямне

Киереп-тартып күрием;

Карга йонлы кузымны[255],

Яурын башак[256] угымны —

Аны да тартып килием.

Син Алыпның сул кулын

Күтәреп алып тота тор,

Җиз түшлеген ача тор,

Кизәп бер атып күрием!

Идегәй аны дигәндә,

Тим Чуарын менгәндә,

Шайман тагын килгәндә,

Киерелмәле җәясен

Киереп тартып күргәндә,

Карга йонлы кузын,

Яурын башак угын —

Аны да тартып килгәндә,

Акбеләк кыз ул ара

Алыпның кулын күтәрде,

Җиз түшлеге ачылды —

Ак башлы ирнең түше, дип,

Тап йөрәкнең өсте, дип,

Унике тотам сәрпи ук

Идегәй төзәп атканда,

Һавадан килгән сәрпи ук[257]

Йөрәген үтеп Алыпның,

Астында яткан кара таш,

Кара ташны ярып кадалды.

Кара Тиен уянды,

Күпердәй яткан күкрәге

Бер калкынып каранды,

Җибәрмәде сәрпи ук.

Бүксәсен тартып ала алмый,

Канына батып каралды.

«Һай!» – дип, анда һайкырып,

Аягын атып бер типте,

Алтмыш терәкле ак утау,

Алтмыш җирдән кубарып,

Алтмыш терәге шарт сынып,

Бусагасы бер кубып,

Киезе көлдәй тетелеп,

Буе-буйдин сүтелеп,

Башыннан аша актарды,

Утавы анда дөрс! итте.

– Туп-туп баскан атыңның

Тубыгыннан тотып карыйм! – дип,

Бер селтәнде Йосынчы.

Тубыгы кулга төшмәде,

Куйрап барган төтендәй

Койрыгы озын чуар ат –

Койрыгы кулга уралды.

Йосынчы аны җибәрми

Тотып артка тартканда,

Алып та алып алалмый,

Ал аякка бер торды,

Беркая да баралмый.

Алып та алып чуар ат

Алыпны тартып алмады.

Күпердәй яткан күкрәге

Кара таштан купмады,

Ук суырылып чыкмады.

Кара Тиен Йосынчы,

Канына батып, аны әйтте:

– Китмә, китмә, Идегәй!

Китә белеп китсәң дә

Белми китмә, Идегәй!

Өч йөз алтмыш яшь күрдем,

Мең-мең казан аш күрдем,

Иргенә Кундан мин төштем,

Дугадан җәя мин бөктем,

Арыштан булган ук аттым;

Төмән төрле хан күрдем,

Берсен хан дип белмәдем;

Төмән төрле хан күрдем,

Берсен күзгә элмәдем.

Туйгуҗа улы Туктамыш

Тукыш[258] белән хан булды,

Аны бар дип белмәдем;

Бырлас улы Шаһ Тимер

Шайманы[259] белән шаһ булды,

Аның да кызын күзләдем,

Үзен бар дип белмәдем.

Гүрем кайда – белмәдем,

Үлемем кемнән – белмәдем;

Бакчыдан багым бактырдым,

Фалчыдан фалым ачтырдым,

Сынчыдан сыным сынаттым,

Анда белдем бу эшне:

Мине үтергән ир булсаң —

Ул син икән, Идегәй!

Китмә, китмә, Идегәй:

Ике туган пәри кыз,

Апасыннан мин тусам,

Сеңлесеннән син туган!

Мин дә мин дип масайма,

Син дә тудың пәридән,

Мин дә тудым пәридән —

Агаңны атып үтердең,

Белми китмә, Идегәй!

Ана сөтен туя имсәң

Булыр идең миребан[260],

Баурың каты яралдың,

Илне белми үтердең,

Белсәң, агаң мин идем,

Ялгыз калдың, Идегәй!

Ал ияргә сарылып,

Анда әйтте Акбеләк:

– Йорт батыры Идегәй!

Айдай йөзле Идегәй!

Арысландай күкрәкле,

Юлбарыстай сөйрәкле,

Йортны таңга калдырган

Батыр егет Идегәй,

Кулым булсын ястыгың,

Алтын чәчем – түшәгең,

Чебен җаным саклап кал —

Үз куйныңа мине ал!

Асыл егет Идегәй,

Атам сиңа ат бирер,

Атам сиңа тун бирер,

Сине миңа ир кылыр,

Чирүенә баш кылыр,

Китик, китик, Идегәй!

Идегәйнең чуар ат

Үкерә биреп омтылды,

Йосынчының кулыннан

Үзен тартып ала алмый,

Ал аякка бер торды,

Беркая да бара алмый.

Гырлый бирде Йосынчы:

– Китмә, китмә, Идегәй!

Китә белеп китсәң дә

Белми китмә, Идегәй!

Туганда кара туганны

Сабынлап юсаң агармас,

Туганда кыек туганны

Тубыкка салсаң тураймас;

Туктамыштан җик күреп,

Шаһ Тимергә барсаң да,

Ул да сиңа тураймас?

Йортыңны талап кан эчеп,

Токымыңны кол итеп,

Йортың йорттан күчереп,

Илеңне җирдән аерып,

Үз кулың белән кол итеп,

Мең хәйләгә юл итәр,

Ак найзага кыстырып,

Аны да өскә күтәреп…

Ул да синдәй була алмас,

Аны да белеп кит, Идегәй!

Каргышым аткыючтан[261] очкыдыр,

Кара таптан үтәдер,

Сине каргап нитием?

Каргамый ак китием;

Инанмасаң сүземә,

Бер билгесен әйтием:

Синең балаң Норадын,

Һич бирмәсен морадың!

Балаң белән ызгышып,

Уң күзең чыксын, Идегәй!

вернуться

255

Куз – укның койрыгы, юнәлешне дөрес бирү өчен куела.

вернуться

257

Сәрпи ук – ерактан ала торган ук.

вернуться

259

Шайман – корал.

вернуться

260

Миребан – миһербанлы, шәфкатьле.

вернуться

261

Аткыюч – укның бер төре.