Выбрать главу

Кара Тиен Йосынчы

Аны әйткәндә җан бирде.

Җанын кулдан җибәрсә дә,

Чуар атның койрыгын

Җибәрмәде кулыннан.

Идегәй атын типкәндә,

Тимгел-тимгел Тим Чуар

Анда алай омтылды,

Анда болай омтылды,

Беркая да баралмый,

Ал аякка бер торды.

Идегәй аны күргәндә

Сузылмалы шам кылыч,

Суырып алып кыныннан

Киерелеп артка бер чапты.

Чуар атның койрыгын

Анда чабып өзде дә

Ычкынып китте кулыннан.

Кара Тиен Алыпның

Үлгәнен җитеп күргәндә,

Яр артына яшеренгән

Унҗиде ир җитеп килгәндә,

Йосынчының ирләре:

Ясавылдан ясавыл[262],

Тоткавылдан тоткавыл[263],

Иравылдан иравыл[264],

Чагдавылдан чагдавыл[265],

Бөкәвелдән бөкәвел[266]

Башына дөнья тар булды,

Атланып чүлгә таралды.

Туп-туп бия бәйләгән

Кырык кушчы – кырык ир,

Кырыгы бердән җыелып,

Идегәйгә йөгенде.

Колчура карт анда әйтте:

– Кара Тиен Йосынчы —

Ир коллаган ир икән,

Андый ирне үтердең;

Мондый кыен күргәндә,

Безгә ирек китердең!

Аты юкка ат булган,

Чүлләгәнгә су булган,

Адашканга юл булган,

Идегәй ир син икән!

Юлыңда тузан булыек,

Юл догасын кылыек:

Юыртканда юлың булсын,

Юлдашың Хозыр булсын;

Бәлаң качык булсын,

Юлың ачык булсын, —

Бездән теләк ул булсын! – дип,

Анда теләк бирде кырык ир.

Кырык ирдән теләк җитеп,

Идегәй анда ир булды,

Елкы-малга пир булды;

Койрыгы кисек чуар ат —

Яңадан койрык үсмәде,

Үскәне дә чак булды,

Әле дә булса чуар ат

Идегәйнең чапкан билгесе –

Койрыгы чонтык[267] ат булды.

Анда калып Идегәй,

Кырык атын җиктереп,

Кырык колачлы кыл аркан —

Кырык үгез тактырып,

Кара Тиен Алыпны

Киезгә салып тарттырып,

Агар суның буена

Гүр казытып күмдерде.

Гүре корган[268] тау булды.

VII. Идегәйнең Акбеләк кыз белән Аксак Тимергә барганы

Кырык кушчы – кырык ир,

Кырык тулпар ат менеп,

Шаһ Тимергә юнәлде.

Кырык ир җитеп килгәчтән,

Иңкәеп сәлам биргәчтән,

Шаһ Тимергә аны әйтте:

– Әй Шаһ Тимер, сөенче!

Балта салсаң, башы каерылмас,

Болгап кылыч чапсаң, муйны биртелмәс,

Бәһатырлар батыры,

Алпагытлар Алыбы

Кара Тиен Йосынчы

Ир коллаган ир булса,

Кызың булган Акбеләк,

Акбеләктәй аруны

Ак сарайдан аерып,

Ак беләген каерып,

Ат өстенә мендереп,

Алсу йөзен сулдырып,

Зурлык белән алган ул булса,

Ялгызга ясак булган,

Җәяүгә таяк булган,

Аты юкка ат булган

Идегәй дигән ир чыгып,

Кара Тиен Алыпны

Бер атуда үтереп,

Кызыңны кулдан коткарып,

Безне колдан коткарып,

Акбеләктәй кызыңны

Айлык җирдән алып килер.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер,

Акбеләк килә дигәндә,

Айлык юлдан каршылап

Идегәй белән кызымны,

Көнгә, җилгә тигезми

Кашыма алып килиең, дип,

Өч сан[269] илче җибәрде.

Ул дәрья да бу дәрья,

Бу дәрьядан Сырдәрья,

Сырдәрьядан ары Сәмәрканд;

Өч ай ун көн дигәндә

Җитеп килде Идегәй.

Шаһ Тимердәй олы ир,

Утыз биен уңга алып,

Илле биен сулга алып,

Дәрвазадан чыгып каршы алды.

Ир өстенә ир күргән

Әмир Бырлас Шаһ Тимер,

Идегәйдәй бер ирнең

Килешенә карады.

Тимгел Чуар, Тим Чуар,

Тим Чуары – астында,

Салтанатлы ай бүрек

Бөркет кыяк башында,

Ал караука ак алтын

Кигән туны өстендә;

Унҗиде ире – кашында;

Яурыны киң олпатлы[270],

Суймырыктай сымбатлы[271],

Арбадан киң күкрәге,

Арыслан юан беләге.

Тим Чуарын уйнатып,

Ашыкмый мәйдан буйлатып,

Шаһ Тимергә килгәндә,

Каршылап атын туктатып,

Иелеп сәлам биргәндә,

Яндаш[272] җирән ат менгән,

Айдай йөзе балкыган,

Көндәй йөзе салкыган,

Акбеләк кыз килгәндә,

Атыннан кызны иңдереп,

Кул очыннан җитәкләп,

Акбеләкне Идегәй

Шаһ Тимергә кулдан биргәндә,

Әмир Бырлас Шаһ Тимер

Иләкләп алтын чәчтерде,

Көрәкләп көмеш чәчтерде.

Идегәйне Шаһ Тимер

Корбагына[273] чакыртты,

Ике чыртан[274] яктырды,

Идегәйне йөгентеп,

Арасыннан үткәрде.

Сырнай-көрнай[275] уйнатып,

Чаң-чалгылар[276] чалдырып,

Күн давылбаз дыңкытып,

Дум-думбаклар[277] ордырып,

Туй-тамаша кылдырып,

Каласына юнәлде.

Шаһ Тимернең сансыз кол —

вернуться

265

Чагдавыл – арттан бара торган гаскәр, арьергард.

вернуться

267

Чонтык – кыска, үсми калган.

вернуться

268

Корган – корылма, җирдән өеп ясаган крепость (курган).

вернуться

272

Яндаш – янында.

вернуться

274

Чыртан – учак.

вернуться

276

Чалгы – киертеп-кагып уйный торган музыка уен коралы.