Барын-югын җыйдырды,
Ту бияләр суйдырды,
Утыз көн уен кылдырды,
Кырык көн туен кылдырды.
Кырык беренче көнендә
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Идегәйне алдырып,
Кайсындай ир икәнен сорады.
Анда әйтте Идегәй:
– Энҗү дәрьяң – киң дәрья,
Бәнҗү дәрьяң – сай дәрья.
Җаектан үтми тар түбә,
Тат торуным яу түбә;
Идел белән Җаекта,
Бөктәргеле Адырдан,
Саралтын[278] суккан сарайдан,
Әзгәри[279] суккан Болгардан,
Нугайның нурлы йортыннан
Чыгып килә ятармын.
Үз атамны сорасаң,
Котлыкыя би иде,
Туктамыш хан чапканда,
Ул атамнан аерылдым.
Идел эче имин йорт —
Иделемнән аерылдым,
Үз илемнән аерылдым,
Ир Норадын углымнан,
Күз нурымнан аерылдым.
Инде кабул күрмәсәң,
Кайлардан кая китием?
Арбакаш[280] булып су ташып,
Әүкатемне[281] итием.
Анда әйтте Шаһ Тимер:
– Өнәндә булган олы хан;
Тат торуның яу түбә,
Олы ханга баш ими,
Тимүчигә баш игән;
Олы атаң Елкыбайдай
Туктамышка баш ими,
Чын тарханым син булып,
Корбым[282] булсаң ни булгай?
Минем өчен чабылган
Котлыкыя ир иде,
Аннан калган бер угыл
Ул син икән, Идегәй,
Синдәй ирне санламый,
Туктамыштай каба[283] хан
Үзе миңа биргәндә,
Үз янымда кал, – диде.—
Ягасы алтын, җиңе зәр[284]
Хасыятьле кара тун,
Аны өстеңә ки, – диде.—
Син булырсың би, – диде.—
Дау булганны өз, – диде.—
Яу булганны кыр, – диде.—
Йосынчыны үтереп,
Акбеләктәй кызымны
Коткарып алган син икән —
Аны да сиңа бирием,
Кабул күреп ал, – диде.
Анда торып Идегәй,
Шаһ Тимер ни бирсә, аны алды.
Идегәй анда би булды,
Шаһ Тимер аңа ил булды,
Әмма Идегәй үзе кем? —
Анысын белмәс ир булды.
VIII. Туктамыш ханның Норадынны мәсхәрәләп сөргәне
Идегәйнең көнен белгәндә,
Азамат ир Туктамыш
Көннәрдән бер көн әйтте дир:
– Әзәлдән дошман Идегәй —
Ул да миннән качты, күр!
Тугыз ирем базалмый,
Әйләнеп кире кайтты, күр!
Сәмәркандта утырган
Аягы чонтык Шаһ Тимер
Елдан елга яу булды,
Мин дә аңа яу булдым.
Асылсыздан туган Тимер би
Сәмәркандка шаһ булса,
Унике йортка баш булса,
Янә мин шаһ дип белмимен.
Ярлыгым белән ал нишанлык тамгамны[285]
Янә бер аңа бирмимен.
Кәмалның углы Киң Җанбай —
Киңәш биргән бием бар;
Мөйтәннән туган Кыпчак би —
Андый батыр ирем бар;
Сансыз татар урдам бар,
Алтын егач тәхетем бар;
Шаһ Тимер янә яу булса,
Алышырга дәртем бар!
Әзәлдән дошман Идегәй —
Ул да миннән киткәндә,
Сәмәркандка җиткәндә,
Асылсыздан туган Шаһ Тимер
Шатланып кабул иткәндә,
Идегәй белән янә бер булса,
Янә миңа яу булса,
Чыңгыздан булган затыма
Икесе бер тиңалмас.
Ике яман берекмәс,
Берексә дә ил алмас,
Индеге көн[286] Идегәй
Шаһ Тимергә би икән,
Аның да калган ялгызы —
Норадын дигән углы бар,
Ул угылын нитәем?
Ул араның эчендә
Үсә бирде Норадын,
Бүз угланнар янында
Йөрә бирде Норадын,
Токымы Чыңгыз угланнар
Норадынны күргәндә,
Буйларын басып буй үскән
Ир буласын белгәндә,
Ачуыннан агарып,
Көнчелектән күгәреп,
Йәникә ханәш сүз салды:
– Ханыбыздан баш тартып,
Казак киткән[287] Идегәй —
Аның углы Норадын
Арабызда көн итә:
Ханәкәгә кул сала,
Хан ыруын тиң итә;
Көнәкәгә кул сала,
Кыз-җуанга мәел итә;
Туктамыштай зур ханнан
Бабамның канын алсам дип,
Атамның үчен алсам дип,
Урнына хан булсам дип,
Үтенеп алып ут ягып,
Кан йөргәсен бәйге итәр.
Азамат ир Туктамыш
Норадынны чакыртты,
Чакыртып алып аны әйтте:
– Бай баласы байга охшар,
Би баласы бигә охшар,
Хан баласы ханга охшар,
Балабан[288] шоңкар кошка охшар;
Идегәй миннән баш тартып,
Шаһ Тимергә киткәндә,
Аннан калган Норадын, —
Аның көне кемгә охшар?
Анда әйтте Норадын:
– Әй ханиям, ханиям!
Бай баласы байга охшар,
Бәйләнми үскән тайга охшар;
Би баласы бигә охшар,
Биек-биек тауга охшар;
Хан баласы ханга охшар,
Ояда шоңкар кошка охшар;
Туктамыш хан барында
Җисер хатын, ятим ул,
Аксак, гарип, ярлы, кол —
Аларның көне кемгә охшар?
Йортны бозды йорт биең[289],
Илне бозды ил биең,
Бозгынлыкта калган ил —
Аның көне кемгә охшар?
Кичәге киткән атамның
Менгәне – кеше аты икән,
Сауганы – кеше биясе,